16+

Эзләгез – табарсыз: йолдызнамә (19-26 апрель)

Сезгә бар булдыклылыкны эшкә багышларга киңәш ителә. Эш белән әвәрә килү ахмак адымнар ясаудан саклап калыр.

Эзләгез – табарсыз: йолдызнамә (19-26 апрель)

Сезгә бар булдыклылыкны эшкә багышларга киңәш ителә. Эш белән әвәрә килү ахмак адымнар ясаудан саклап калыр.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Җитәкче урындагыларга хезмәткәрләренең проблемалары белән күбрәк кызыксынынырга, коллективта дустанә шартлар булдырырга тырышырга кирәк. Эшен алыштырырга теләүчеләр өчен уңайлы вакыт. Эзләгез – табарсыз. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Административ мәсьәләләрне хәл итү өчен уңайлы вакыт. Игътибарыгызны төп проблеманы хәл итүгә юнәлтсәгез, вак-төяк күңелсезлекләр максатларыгызны тормышка ашыруга комачауламас. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Хыялыгызны тормышка ашырам дип ашыкмагыз-кабаланмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез. Сез дөрес юлда. Үз көчегезгә ышаныгыз. Озакламый шәхси тормышыгызда сөенечле үзгәрешләр булыр сыман. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Күтәренке кәеф сезгә каршылыкларны җиңәргә һәм теләсә нинди хәлдән җиңүче булып чыгарга ярдәм итәр. Тик барасы җирегезгә соңга калмаска тырышыгыз, шуның аркасында саллы тәкъдимнән колак кагуыгыз ихтимал. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Алдыгызда яңа перспективалар ачылырга тора, кулдан ычкындырмагыз. Сезне борчыган аңлашылмаучылыклар үткәндә калачак. Якын кешегез белән мөнәсәбәтләрегез җайга салыначак. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Киләчәк турында кайгырып башыгызны кайгыга салганчы, бүгенге проблемаларыгызны хәл итүгә күбрәк көч куйсагыз, киләчәк өчен курку дигән нәрсә эреп юкка чыгар. Мин беркемгә дә кирәкмим, дигән ялган тойгыдан арыныгыз. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Эштә һич уйламаганда вазифагызны күтәреп куюлары ихтимал. Эш күрсәтәм дип, артык көчәнмәвегез хәерлерәк, чөнки кайберәүләрнең көнчелеге уянырга мөмкин. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бөтенесе сүз куешкан кебек сезгә эш өюләре ачуыгызны китерсә дә, канәгатьсезлегегезне йөзегезгә чыгармагыз. Шәхси тормышыгыздагы күңелле вакыйгалар бу вак-төяк мәшәкатьләрне онытырга ярдәм итәр.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Җитәкчелекнең эшегезне югары бәяләвеннән һәм мактау сүзләреннән үзегезнең алыштыргысыз хезмәткәр икәнегезне аңларсыз. Эш сәфәре көтә. Юлда бик кызык әңгәмәдәшче белән туры килерсез һәм ул ике арада дуслыкка әверелергә мөмкин.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сезне тәнкыйтьләсәләр, кабынып китәргә ашыкмагыз, дипломатлык сәләтегезне эшкә җигегез. Ул сезгә конфликтны читләтеп узарга ярдәм итәр. Азрак сөйләшергә һәм күбрәк эшләргә тырышыгыз. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Актив, вакыйгаларга бай атна. Гаиләдәгеләрнең сезне кайгыртуын тою һәм туганнарыгыз белән очрашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыру иңнәрегезгә канатлар куяр, күңелегезгә тынычлык иңдерер. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Сезгә бар булдыклылыкны эшкә багышларга киңәш ителә. Эш белән әвәрә килү ахмак адымнар ясаудан саклап калыр. Кемгәдер бер сәбәпсез бәйләнеп, аның да, үзегезнең дә кәефен төшергәнче, арып-талып эшләвегез хәерлерәк булыр. 


Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading