Кучкар (21 март – 20 апрель) Бу арада кеше күп җирләрдә, зур чараларда катнашмавыгыз хәерле. Дөнья мәшәкатьләре белән мавыгып, рухи дөньягыз турында онытып җибәрәсез. Берүзегез генә берәр кайда ял итеп кайтыгыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Артык күп эшләргә дә, артык күп ял итәргә дә ярамый. Әмма сез алтын уртаклыкны таба белмисез: я хәлдән тайганчы эшлисез, я эшкә тотына алмыйча йөрисез. Бу серне барыбер чишәргә туры киләчәк.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Сез гел позитив булуыгыз белән аерыласыз һәм сезне шуның өчен яраталар да. Тик күктәге кояш та төнлә “ял итеп ала”. Кәеф булмау – нормаль күренеш. Мине онытырлар дип курыкмагыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль) Сезнең хисләрегез давылда югалып калган кораб сыман: бер секундтан кайда барып бәрелүе билгесез. Күңелдә давыл уйнаса да, тыштан җитди булырга тырышыгыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Матди ягыгыз тәртипләнеп китәр. Көтелмәгән җирдән акча керергә мөмкин. Күптән карап һәм алырга хыялланып йөргән әйберегезне ала аласыз. Ниһаять, сезнең урамда да бәйрәм.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Тотынган бөтен эшегез уңышлы барып чыгар, хәтта башта гаҗәпләнерсез дә. Шуңа бу уңышны юкка әрәм итмәгез. Үткәндә барып чыкмаган шөгылегезгә кире кайтып, аңа яңа сулыш биреп карагыз.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь ) Тормыш сездән имтихан алырга җыена. Куркып кала күрмәгез. Барлык авырлыкларда да уңай як күрә белүегез бу юлы да ярдәм итәр. Иң мөһиме – дөрес билет тартып чыгару.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Артык борчылып, барысын да бозып ташларга мөмкинсез. Язмышка ышаныгыз, ул, һичшиксез, сезгә дөрес юл күрсәтер. Барысын да контрольда тотып булмый, ничек язган шулай булачак. Нигә артык борчылырга?
Комментарийлар