16+

Йөрәгегез кушканны тыңлагыз: 31 июль – 6 августка йолдызнамә

Күбрәк рәхмәт әйтергә һәм тормышның матур мизгелләрен күрергә тырышыгыз.

Йөрәгегез кушканны тыңлагыз: 31 июль – 6 августка йолдызнамә

Күбрәк рәхмәт әйтергә һәм тормышның матур мизгелләрен күрергә тырышыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель
Күңелегездәге шикләр тарала башлар. Озак уйлап йөргән эшкә беренче адымны ясар өчен вакыт җитә. Кемнеңдер хуплавын көтеп тормагыз, үзегезгә ышаныгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Тормыш вак-төяк шатлыкларны ешрак бүләк итәр. Аларны күрергә генә өйрәнегез. Атна азагында күңелле хәбәр ишетүегез ихтимал.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Күптән күрешмәгән кешеләр белән юлларыгыз кабат кисешергә мөмкин. Бу очрашу сезгә яңа фикерләр дә, яхшы хатирәләр дә алып килер. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Йөрәгегез кушканны тыңлагыз. Башкаларның киңәше файдалы булса да, соңгы карарны үзегез кабул итегез. Кечкенә генә уңыш зур эшләргә дәрт өстәр.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Бу көннәрдә кешеләр сезнең фикергә ешрак колак салыр. Шуңа күрә сүзләрегезне уйлап әйтергә тырышыгыз. Җылы мөнәсәбәт һәм елмаю күп кенә ишекләрне ачар.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Өегездә яки эш урынында нидер үзгәртәсе килү теләге туар. Кечкенә генә яңалык та күңелне күтәрергә мөмкин. Иске әйберләрдән арыну өчен дә уңай вакыт.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Һәр эшне ашыкмыйча башкарсагыз, көткәннән дә яхшырак нәтиҗәгә ирешерсез. Кемдер сезнең ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Изгелекнең әйләнеп кайтуын озак көтәргә туры килмәс.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Кызыклы тәкъдимнәрдән куркып баш тартмагыз. Алар арасында киләчәгегез өчен мөһим булган мөмкинлек яшеренергә мөмкин. Үз көчегезгә ышаныгыз, йолдызлар сезнең якта.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Юлга чыгасыгыз яки яңа урыннар күрәсегез килсә, бу теләкне кичектермәгез. Атна ахырында гаилә белән бәйле күңелле мәшәкатьләр көтелә.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Хезмәтегезнең нәтиҗәсен күрергә озак калмады. Сабырлык күрсәткән өчен язмыш сезне бүләкләргә әзер. Үзегезгә артык эш йөкләмәгез, ял итәргә дә вакыт табыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Көннәрегез гадәттәгедән җанлырак үтәр. Яңа танышлар, кызыклы сөйләшүләр сезгә илһам бирер. Бер уй күңелегезгә кереп калса, аны гамәлгә ашырырга курыкмагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Кайчак бәхетне ерактан эзлибез, ә ул янәшәдә генә була. Бу көннәрдә якын кешеләрнең җылы сүзләре күңелегезне күтәрер. Күбрәк рәхмәт әйтергә һәм тормышның матур мизгелләрен күрергә тырышыгыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading