16+

Низаг тудырмас өчен сүзегезне  уйлап сөйләгез: йолдызнамә (2-9 июнь)

Җитәкчелек яки гаилә әгъзалары белән җитди ачуланышудан качу өчен сезгә бөтен дипломатлык сәләтегезне эшкә җигәргә кирәк булачак.

Низаг тудырмас өчен сүзегезне  уйлап сөйләгез: йолдызнамә (2-9 июнь)

Җитәкчелек яки гаилә әгъзалары белән җитди ачуланышудан качу өчен сезгә бөтен дипломатлык сәләтегезне эшкә җигәргә кирәк булачак.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Чираттагы карьера түбәсенә үрмәли башлыйсыз. Ләкин ял итү турында онытмагыз, бер атна ял алып, диңгезгә яки берәр җиргә барыгыз. Бу көч һәм фикер тупларга ярдәм итәчәк. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Низаг тудырмас өчен сүзегезне  уйлап сөйләгез. Шимбә сезне борчыган бер ситуация көтелмәгән рәвештә ачыкланачак. Карабрак: сөенечтән башыгыз түшәмгә тимәсен.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Хәзер нәрсәне дә булса үзгәртергә тырышуның мәгънәсе юк. Агым уңаена йөзүегез яхшырак. Шулай итеп көчегезне һәм вакытыгызны янга калдырырсыз. Тиздән барысы да сезнең файдага хәл ителер. Әле зур табыш та килер.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Уйланмаган эшләрдән һәм кискен сүзләрдән сакланыгыз. Сез аралаша торган кешеләр турында дөрес күзаллау булсын өчен, аларны игътибар белән күзәтегез. Яшәү мәгънәсе турында уйлагыз: сезгә гадәти әйберләрнең яңа мәгънәсе ачылырга мөмкин.

Арыслан (23 июль – 23 август) Атна башында кыска сәфәр яки командировка булырга мөмкин. Пәнҗешәмбе җитәкчелек белән күзгә-күз очрашудан качарга тырышыгыз, чөнки сезнең уйламый әйткән сүзегез конфликтка китерергә мөмкин.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Атна артык мәшәкатьле һәм ыгы-зыгылы булырга мөмкин. Пәнҗешәмбе көнне дусларча киңәшләрне колагыгызга киртләп куегыз. Иң мөһиме – беркемне дә рәнҗетмәскә. Якшәмбе - атнаның иң уңайлы көннәренең берсе, бөтен эшләр уңышлы булачак.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Намуслы хезмәтегез мактауга яки эштә күтәрелүгә шанс бирер. Дусларыгызның ял итәргә чакыруыннан баш тартмагыз. Анда яңа кызыклы кешеләр белән танышырсыз. Ул исә, үз чиратында, сезне шәп идеяләргә этәрер.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Үзегезгә тәнкыйть күзлегеннән караучыларны игътибарыгыз һәм яхшы мөнәсәбәтегез белән җиңел коралсызландыра аласыз. Күп нәрсә эшләргә өлгерерсез. Эшегездә һәм шәхси мөнәсәбәтләрегездә аңлашылмаучылыклардан сакланыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Атна капма-каршы ике өлешкә бүленә: аның башы озакка сузылган эшләрегезне тәмамлау өчен яхшы булачак, ахыры - яңа башлангычларда уңыш китерәчәк. Чәршәмбегә эшлекле очрашулар билгеләргә кирәкми.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Карьерагыз нисбәтендәге планнарыгызга ачыклык керергә мөмкин. Бәлки, сез карар кабул итәр өчен кирәкле мәгълүмат ишетерсез. "Дуслар" киңәшенә колак салырга кирәкми,  интуицияләрегезгә ышаныгыз. Теләгегегез йөз процентка тормышка ашарга мөмкин.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Әлегә идея һәм тәкъдимнәр белән чыгыш ясамаска тырышыгыз. Шул рәвешле аерылып чыгарга теләсәгез, бу барып чыкмаячак: сезне дөрес аңламаулары мөмкин. Әлегә тыныч кына эшләвегез хәерлерәк. Хәзер, гомумән, нәрсәне дә булса үзгәртер вакыт түгел. 

Балык (19 февраль – 20 март) Җитәкчелек яки гаилә әгъзалары белән җитди ачуланышудан качу өчен сезгә бөтен дипломатлык сәләтегезне эшкә җигәргә кирәк булачак. Үз проблемаларыгызның гадәти булмаган чишелешен таба аласыз.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading