16+

Сезгә бик әйбәтләп ял итәргә кирәк: 24-31 июльгә йолдызнамә

Шау-шулы урыннарда йөрмәскә тырышыгыз. Кемдер дорфа сүз әйтеп, кәефегезне төшерергә мөмкин.

Сезгә бик әйбәтләп ял итәргә кирәк: 24-31 июльгә йолдызнамә

Шау-шулы урыннарда йөрмәскә тырышыгыз. Кемдер дорфа сүз әйтеп, кәефегезне төшерергә мөмкин.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Гаилә белән бәйле җитди һәм шул ук вакытта шатлык та китерә торган мәсьәләләрне хәл итәрләр. Карьера яратучылар өчен шәп форсат чыгарга тора. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Белемегезне күтәрү өстендә эшләгез. Аның бик тиз арада кирәге чыгарга мөмкин. Ял итү турында киләсе берничә атнада уйламагыз да хәтта, чөнки башыгыз белән эшкә чумарсыз. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Күңелегездәге серләрегезне теләсә кемгә сөйләмәгез, гайбәт объектына әверелүегез бар. Хыялыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз – ул бары тик сеезнең үзегездән тора.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Ат кебек җигелеп эшләгән Кыслалар ниһаять җиңел сулыш алырлар. Атнаны тынычлыкта үткәрергә, рәхәтләнеп ял итәргә кирәк. Эш тәкъдим итсәләр дә, җилкәгезгә өстәмә йөк алмаска тырышыгыз. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Күп акча таләп итми торган, озак вакытка сузылмаган ял булса да оештырыргыз әле үзегезгә. Сезгә бик әйбәтләп ял итәргә, көч тупларга кирәк. Хатын-кыз Арысланнарны яңа танышулар көтә. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Артык җаваплы, артык нәзберек Кызлар үзләренә авырлык китереп эшли-эшли дә, минем эшләгәнемне күрүче, бәяләүче юк, дип авызын турсайта. Үпкәләгәнче,  үз мәнфәгатьләрегезне беренче урынга куяр вакыт җиткәндер, бәлки? 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үлчәүләрнең кәефен белгән төсле, бәйрәм итәргә форсат чыгып кына торачак. Күптән күрешмәгән туганнар, дуслар белән очрашыр өчен менә дигән вакыт. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Йолдызлар буш вакытыгызны сөйгәнегез белән уздырырга киңәш итә.   Соңгы вакытларда башы белән эшкә чумган Чаяннарның “уянганын” алар зарыгып көтә. Гомүмән вак-төяк эшләргә кул селтәп, онытылып ял итеп алсагыз да, дөньягыз җимерелеп төшмәс. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бик җаваплы һәм күп көч таләп итә торган эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Авыр булса да, ерып чыгасыгызга шикләнмәгез, сез андый гына эшне эшләгән кеше. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Өстегезгә җаваплылык алудан курыкмагыз. Тырышлыгыгыз белән башкарып чыгарсыз. Романтик мөнәсәбәтләр өчен дә яхшы чор. Сөйгәнегезне көтелмәгән сюрпризлар белән сөендерегез. Ике арадагы мөнәсәбәтләр эш-гамәлләрегезгә бәйле булачак.   

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Шау-шулы урыннарда йөрмәскә тырышыгыз. Кемдер дорфа сүз әйтеп, кәефегезне төшерергә мөмкин. Аның каравы финанс мәсьәләсендә бик уңышлы атна – уйламаган җирдән акча керүе ихтималы зур.

Балык (19 февраль – 20 март)
Уйламаганда килеп кергән тәкъдимнән башта аптырап калган Балыклар ике дә уйламыйча, эш юнәлешен үзгәртергә мөмкин. Һәм дөрес эшлиләр дә!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading