16+

"Сәламәт булыйм дисәгез...": йолдызнамә (11-18 май)

Кияүгә чыкмаганнар, өйләнмәгәннәр гаилә корырга, ә гаиләлеләр - бәби алып кайту бәхетенә ирешергә мөмкиннәр. Юлыгызда матди ягыгызны яхшыртырга, хыялыгызны тормышка ашырырга ярдәм итүче мәрхәмәтле бәндә килеп чыгар. 

"Сәламәт булыйм дисәгез...": йолдызнамә (11-18 май)

Кияүгә чыкмаганнар, өйләнмәгәннәр гаилә корырга, ә гаиләлеләр - бәби алып кайту бәхетенә ирешергә мөмкиннәр. Юлыгызда матди ягыгызны яхшыртырга, хыялыгызны тормышка ашырырга ярдәм итүче мәрхәмәтле бәндә килеп чыгар. 

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кучкарларны сюрпризлар көтә. Йолдызлар сезгә хәерхаклы, курыкмыйча теләсә кайсы эшкә алына аласыз, сезгә, һичшиксез, бәхет елмаячак. Ялгыз Кучкарлар үз парларын табарга мөмкин. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән Үгезбозаулар гаилә корырга, ә гаиләлеләр - бәби алып кайту бәхетенә ирешергә мөмкиннәр. Юлыгызда матди ягыгызны яхшыртырга, хыялыгызны тормышка ашырырга ярдәм итүче мәрхәмәтле бәндә килеп чыгар. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләрнең бөтен эшләре дә җырлап барыр, акча мәсьәләсе уңай якка хәл ителер, дип ышандыра йолдызлар. Балаларыгыз уңышлары белән, ә сөйгән ярларыгыз сюрпризлар белән сөендерер. 

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларның шәхси тормышында күңелле яңалыклар булачак. Бәлки яшәү урыныгызны да алмаштырырга, яңа һөнәр үзләштерергә туры килер. Йолдызлар сезгә, бер нәрсәдән дә курыкмагыз, үткәннәр белән яшәмәгез, дигән киңәш бирә. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Арысланнарны яңа танышулар, мавыктыргыч эш көтә. Төшенкелеккә бирелеп бәхетегезне куркытмагыз, башыгызда гел матур уйлар гына булсын. Йолдызлар сезгә онытылмаслык очрашу әзерли. 

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)
Кызларны шәхси тормышта, эштә зур уңышлар көтә. Үз эчегезгә бикләнмәгез. Сезгә көч һәм күңел күтәренкелеге бирә торган кешеләр белән аралашырга тырышыгыз. Максатларыгызның һичшиксез тормышка ашачагына чын күңелегездән ышаныгыз. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Үлчәүләрнең ял итәргә дә вакытлары булмаячак. Эшегезне алмаштыру ихтималы зур. Ләкин куркып калмагыз. Йолдызлар, барысы да яхшы булачак, дип ышандыра. Ләкин, эшнең асылына төшенми торып, артка чигенү турында уйламагыз да. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Йолдызлар Чаяннарга мәхәббәт вәгъдә итә. Гашыйк булдым дип, башыгызны югалтмагыз, чөнки башта сезгә карьера турында уйларга кирәк. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Атна сөенечләргә бай булуы белән истә калачак. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Һәрбер адымыгызны уйлап эшләргә тырышыгыз. Уйланылмаган эшләрнең күңелсезлекләргә китерерүе мөмкин. Әмма төшенкелеккә бирелергә кирәкми, озакламый сезнең урамда да бәйрәм булыр! 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең тырышлыгыгы бушка итмәячәк, аларны якын көннәрдә саллы гына табыш көтә. Сәламәт булыйм дисәгез, саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз. Тәмәке белән мавыгучы Кәҗәмөгезләргә тартуны ташларга киңәш ителә.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Уңышлар атнасы. Тормышларын төптән үзгәртү теләге белән яшәүче Сукоярларны күңелле яңалыклар һәм хәбәрләр көтә. Сукоярларның дәрте ташып тора, шуңа күрә, курыкмыйча алга атлагыз!

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Куйган максатларга ирешү өчен бик уңай вакыт. Уйламаган җирдә яңа кешеләр белән танышуыгыз мөмкин. Бу сезнең тормышыгызны бөтенләй икенче юнәлешкә алып кереп китүе ихтимал. Карышмагыз, агым буена йөзегез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading