Көтелмәгән күңелле вакыйгалар көтә. Үзегезне төрле өлкәдә сынап карарга курыкмагыз, сезгә һичшиксез, бәхет елмаячак. Юлларда сак булыгыз.
Кучкар (21 март - 20 апрель)
Кучкарларны көтелмәгән күңелле вакыйгалар көтә. Үзегезне төрле өлкәдә сынап карарга курыкмагыз, сезгә һичшиксез, бәхет елмаячак. Юлларда сак булыгыз.
Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Ялгыз Үгезбозауларның үзләренә насыйп ярларын табу ихтималы зур, ә гаиләле Үгезбозаулар бәби алып кайту бәхетенә ирешергә мөмкиннәр. Матди хәлегез дә яхшырып китәчәк.
Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Һәрчак уңай фикер йөртергә тырышыгыз. Шул чагында эшләрегез дә җырлап барыр, акча белән бәйле мәсьәләләрегез дә уңай якка хәл ителер. Игезәкләрне сюрприз һәм бүләкләр белән сөендерерләр.
Кысла (22 июнь - 22 июль)
Кыслаларның тормышында күңелле яңалыклар көтелә. Кайберәүләр яшәү урынынарын алмаштырырга, хәтта бүтән җиргә күчеп китәргә дә мөмкин. Иң мөһиме: бу күңелле, шатлыклы мәшәкатьләр булачак.
Арыслан (23 июль - 23 август)
Арысланнырның бөтен планнары да тормышка ашарга мөмкин. Аларны яңа танышулар, акчалы эш көтә. Бәхеттән исереп йөрисе көннәрегез алда әле. Бу атнада сезне онытылмаслык очрашу көтә.
Кыз 24 август - 23 сентябрь
Кызларга үз эченә бикләнмәскә киңәш ителә. Сезне чынлап торып яратучы кешеләр барлыгын онытмагыз: ул сезгә көч-дәрман бирер. Яңа һөнәр үзләштерү өчен яхшы вакыт. Максатыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз.
Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Бу атна бик тыгыз, ыгы-зыгылы булырга охшап тора. Эш мәсьәләсендә яңалыклар көтелә, бәлки эшегезне дә алмаштырырга туры килер. Борчылмагыз, барысы да яхшы булачак. Кайбер Үлчәүләр гомерлек ярын очратырга мөмкин.
Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Чаяннарга башларын югалтып гашыйк булырга мөмкин. Нәрсә генә булса да, аек акыл сакларга тырышыгыз, чөнки сезне әле карьера баскычы буйлап күтәрелү дә көтә. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!
Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Нәрсә эшләсәгез дә, төптән уйлап эшләргә тырышыгыз. Төшенкелеккә бирелмәгез, хыялларыгызның тормышка ашуына өметегезне өзмәгез. Менә күрерсез: озакламый сезнең урамда да бәйрәм булачак!
Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)
Көне-төне эшләвегезнең ниһаять әҗерен күрерсез. Сезне якын көннәрдә бик яхшы табыш көтә. Энергиягез ташып торсын, сау-сәламәт булыйм дисәгез, күбрәк саф һавада йөрергә, дөрес тукланырга тырышыгыз.
Сукояр (21 январь - 18 февраль)
Сукоярларның дәрте ташып тора. Аларны мавыктыргыч һәм кызыклы кыска сәяхәт көтә. Һаман эш-эш, дип чаба торган гадәтегезне бетерегез, якыннарыгызга игътибар күрсәтергә онытмагыз, буш вакытыгызны күбрәк алар янында уздырыгыз.
Балык (19 февраль - 20 март)
Балыклар башлары белән эшкә чумган. Эшләгез, әмма үзегезне кайгыртырга да онытмагыз. Озакламый күпчелек Балыкларның тормышында күңелле үзгәрешләр булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар