16+

Үзегез белән ярышудан туктагыз: 07-13 ноябрьгә йолдызнамә

Әйтергә теләгән сүзләрегез, хисләрегез өчен “туры килә торган” вакыт, мизгел эзләмәгез, хәзер үк әйтегез.

Үзегез белән ярышудан туктагыз: 07-13 ноябрьгә йолдызнамә

Әйтергә теләгән сүзләрегез, хисләрегез өчен “туры килә торган” вакыт, мизгел эзләмәгез, хәзер үк әйтегез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Үзегез белән ярышудан туктагыз, сезнең тормыш ул үзегезгә карата каршы булган көрәш түгел. Бернинди беренче яки икенче урыннар юк, шуңа күрә “җиңүчеләрне” эзләргә кирәкми.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Урамда яз булмаса да, үгезбозаулар йөрәге мәхәббәт көтә. Алтын яфраклар арасында йөгереп йөрисе, салкын җилдә кулларны җылытучы кешеләргә тансык алар. Кечкенә генә сер: ул кеше сезнең тормышка таба юлда.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Үзегезне сезне яратучы кешеләр белән әйләндереп алыгыз. Мәхәббәт ике яклы булырга тиеш. Сезнең йөрәгегез нихәтле зур һәм иркен булмасын, ул башка кеше өчен дә ярата алмый.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Тормыштагы вакыйгаларга, дусларыгыз белән мөнәсәбәтләргә бармак аша карамаска киңәш ителә. Бүген “ Әй, ярар, үтәр, онытылыр әле,”- дигән сүзләр, күпмедер вакыттан соң зур бәхәскә китерергә мөмкин.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Әйтергә теләгән сүзләрегез, хисләрегез өчен “туры килә торган” вакыт, мизгел эзләмәгез, хәзер үк әйтегез. Тормыш җиле бик көтелмәгәндә килеп чыгып, бөтен планнарыгызны боза ала, ә әйтелмәгән сүз озак еллар күңелегезне тырнап торырга мөмкин.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Кайчандыр кемгәдер әйткән вәгъдәгез турында искә төшерергә киңәш ителә. Тормышыгызда нәрсәдер бармый икән, шул вәгъдәнең тәэсире булу ихтималы зур. Әйткән сүз үтәлгәч, барысы да үз урынына басар.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Үзегезнең рухи һәм физик чикләрегезне төгәл билгеләргә курыкмагыз. Кирәк җирдә катгый “юк” дию, сездән начар кеше ясамый. Сезне хөрмәт иткән кешеләр бу чикләрне кабул итәр, калганнары иләк аша үтмәсләр.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Курку һәм билгесезлек сезнең кулларыгызны бәйләргә мөмкин. Әлеге хисләргә буйсынып, контрольне югалта аласыз, бу исә файдага түгел. Холкыгызның бу ягын шомартырга кирәк.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезнең уйларыгыздагы сюжетлар буенча кинолар төшереп була һәм әлеге фильм берничә бүләк җыяр иде. Ләкин кызганычка каршы әлеге сериалны бары тик сез генә карый аласыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Күңел йозакларыгызны берничә ачкычка бикләгез. Чөнки бик тиздән анда кат-кат шакылдаучылар булыр һәм аларның бөтенесе дә яхшы ният белән түгел.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

“Миңа барыбер,”- дия-дия, бик озак вакыт үзегездән җитди боз патшабикәсен килештерергә тырышсагыз да, күзләрегез алдарга бирмәс. Андагы янган утны, ялкынны, вулкан очкыннарын күрмәскә мөмкин түгел.

Балык (19 февраль – 20 март)

Рәхмәт әйтә белү көчен тикшерегез. Иртән исән-сау уянганыгыз өчен, ризык, йортыгыз булганы өчен рәхмәт әйтегез. Үзегез дә сизмәстән, дөнья сезнең бәхетегезне икеләтә арттырганын күрерсез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading