Дуслар белән күңелле аралашуга вакыт табыгыз. Атна ахырында планлаштырылмаган чыгымнар булуы ихтимал. Тормышыгызга яңалык кертү теләге туарга мөмкин.
Кучкар (21 март-20 апрель)
Кинәт кызып китә торган гадәтегез мөнәсәбәтләрдә “янгын”га китерергә мөмкин. Активрак булыгыз: ул сезгә карьера үсешендә ярдәм итәчәк. Әмма артыгын кыланмаска тырышыгыз, субординация турында исегездән чыгармагыз.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Атнаның төп темасы – чит илдә укуга бәйле партнерлык темасы булачак. Атна уртасы кәгазь эшләрен төгәлләү өчен уңышлы. Йолдызлар сезгә диетага утырырга, сәламәтлегез турында кайгыртырга киңәш итә.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Шәхси тормышта бик үк уңышлы чор түгел. Кызган баштан эш итмәскә һәм авыр сүзләр әйтмәскә тырышыгыз. Эшлекле өлкәдә көчегезне кызганмагыз һәм эшегезне күрсәтергә оялмагыз. Кызыклы танышу көтелә.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Атна уртасында командировкага чыгып китү ихтималы бар. Сезнең бөтен игътибарыгызны эш “йотачак”. Әмма ул күп көчегезне алмаячак, барысын да вакытында һәм уңышлы башкарып чыгачаксыз. Кайвакыт көтү ыгы-зыгылы гамәлләргә караганда күпкә нәтиҗәлерәк, дигән киңәш бирә сезгә йолдызлар.
Арыслан (23 июль-23 август)
Бу атнада кирәккәнгә дә, кирәкмәгәнгә дә бик күп көч сарыф итәрсез. Бәлки, кайбер планнарыгызны тормышка ашыруны кичектереп торырга да туры килер. Ял көннәрендә мөмкин булганча яхшы итеп ял итәргә тырышыгыз. Арысланнар гаилә тормышында тынычлану табарлар.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Сәфәрләр, дуслар белән күңелле очрашулар булырга мөмкин. Зур чыгымнар сорый торган эшләрне башламый торсагыз яхшырак булыр. Акчагызны ераграк саклагыз, югалту куркынычы зур.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Сүзегезне уйлап әйтегез: конфликт үзәгендә калу куркынычы зур. Һәрвакыт үз мәнфәгатьләрегезне генә якларга тырышу кайвакыт күңелсезлекләргә китерә, шуңа күрә, акыллырак булыгыз. Атна ахырында яхшы яңалыклар көтә аласыз. Алар сез уйламаган җирдән киләчәк.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Авыр атна. Җитди бурычларны хәл итү өчен энергия һәм көч җитмәячәк. Берьюлы берничә эшкә алынмаска тырышыгыз, ялгышлыклар эшләп ташлау ихтималы зур. Сезгә әйтелгән үтенеч, боерык кебек яңгыраса да, игътибар итмәскә тырышыгыз. Эт эрә, бүре йөри, принцибыннан чыгып эш итегез.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Йолдызлар өй эшләре белән шөгыльләнергә һәм конфликтлардан качарга киңәш итә. Тискәре хис-кичерешләргә ирек бирмәгез һәм ял турында уйлагыз. Физик күнегүләр белән шөгыльләнү дә комачауламас. Алдан күрелмәгән чыгымнар булуы мөмкин.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Алдагы җиде көн яңа һөнәр үзләштерү, курсларда белем алу өчен уңышлы булачак. Бу атнада сез хәл итәсе төп мәсьәләләр – ир яки хатыныгыз белән уртак максатлар кую һәм тормышка карашыгызны үзгәртү. Дәлилсез фаразлар нигезендә нәтиҗәләр ясамагыз.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Үзеңне иҗади яктан күрсәтү өчен яхшы атна. Эштә аңлашылмаучанлык һәм конфликтлар булырга мөмкин. Әлегә яңа проектларга алынырга кирәкми. Сезгә кемнедер нәрсәгәдер мотивацияләргә, чит кеше аңына һәм планнарына йогынты ясарга, әйләнә-тирәдәгеләрнең гамәлләре өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алырга туры килер, ахрысы.
Балык (19 февраль - 20 март )
Дуслар белән күңелле аралашуга вакыт табыгыз. Атна ахырында планлаштырылмаган чыгымнар булуы ихтимал. Тормышыгызга яңалык кертү теләге туарга мөмкин. Мәхәббәт сезгә яңа үрләр яуларга ярдәм итәр.
Комментарийлар