16+

Йолдызнамә (29 апрель – 6 май)

Атна начар узмый, әмма ниндидер зур җиңүләр, баш әйләндергеч уңышлар да көтелми. Күңелегезгә бик үк ошап бетмәгән эшләр белән шөгыльләнү күп энергиягезне ала...

Йолдызнамә (29 апрель – 6 май)

Атна начар узмый, әмма ниндидер зур җиңүләр, баш әйләндергеч уңышлар да көтелми. Күңелегезгә бик үк ошап бетмәгән эшләр белән шөгыльләнү күп энергиягезне ала...

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Сез бар нәрсәгә җитди карыйсыз, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырышасыз. Көчегез юкка китми: тиздән алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылачак һәм сез аларны кулдан ычкындырмаячаксыз. Атна ахырына кадәр якыннарыгыз белән берничә мөһим мәсьәлә турында фикер алышырга туры киләчәк.

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Бернинди гайбәт һәм аяк чалулар да сезнең планнаргызны боза алмас. Күпләр сезнең ярдәмгә мохтаҗ булачак. Иң якыннарыгызга ярдәм кирәк булуы да ихтимал - планнарыгызны үзгәртергә әзер булыгыз. Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшергә ашыкмагыз. Уңай вакытны көтегез.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Үзеңне кулда тоту һәм провокацияләргә бирешмәү мөһим. Сезне тынгысыз атна көтә, ләкин аны начар дип тә атап булмый. Сезнең бурыч - килеп туган шартлардан мөмкин кадәр күбрәк файда алырга тырышу. Профессиональ өлкәдә яңа мөмкинлекләр ачыла.

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Сабыр булыгыз. Бу атнада сез уйлаганнарның барысын да эшли алмыйсыз: көтелмәгән вакыйгалар планнарыгызны бутарга мөмкин. Күпчелек Кыслалар хәзер киләчәктә кирәк булачак нәрсәгә өйрәнә. Бик тиздән керемнәрен сизелерлек арттыру ысулын табачаклар.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Абруегыз арта. Сез эшләгән күп нәрсәләр тирә-юньдәгеләрнең кызыксынуын уята. Кыскасы, һөнәри өлкәдә зур уңышлар көтә. Бу атна Арысланнарга күптәнге аңлашылмаучылыкларны ачыкларга, соңгы вакыттагы киеренке мөнәсәбәтләрне үзгәртергә дә мөмкинлек бирә.

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Авыр атна. Сезгә тырышырга, катлаулы карарлар кабул итәргә, башкалар өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алырга туры килер. Тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табуы җиңел булмас. Сезгә шаярту һәм тәнкыйть сүзләре ошамый. Провокацияләргә бирелмәсәгез, конфликтларны булдырмый калырга мөмкин.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Яхшы атна. Максатларны никадәр иртәрәк билгеләсәгез, шулкадәр зуррак уңышка ирешерсез. Хезмәттәшлек һәм уртак эш башта дуслыкка, аннан җитди мөнәсәбәтләргә әверелергә мөмкин. Бюджетны планлаштырганда сак һәм игътибарлы булыгыз. Җиңел акыллылык бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Тынычлыкны саклап калу кыен. Ачуланырлык сәбәпләр бик күп булачак. Сез аек акыллы һәм ышанычлы дип санаган кешеләр үзләрен сәер тота. Ачуланмаска тырышыгыз, мөнәсәбәтләрне саклагыз. Атна ахырында көтелмәгән сюрприздан ачуыгыз басылыр.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Укчылар тәҗрибәләр уздыра, стандарт булмаган карарлар эзли. Укчыларда илһам уянган мәл, алар рәхәтләнеп иҗат белән шөгыльләнә, яңа нәрсәләргә өйрәнә. Яңа романтик танышу аларга тагын да дәрт, көч өсти. Гаиләдә гармония, бер-береңә ышаныч хөкем сөрә. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Бу атнада киеренке мизгелләр хәйран булыр. Мәсәлән, күп кенә Кәҗәмөгезләргә якыннары белән уртак тел табу кыен булачак. Әллә кайчангы үпкәләр, ниндидер акланмаган өметләре исләренә төшәргә мөмкин. Низаг чыгудан сак булыгыз, сүзләрегезне уйлап сөйләгез. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Кыенлыклар чыгып кына тора. Алар сезнең импульсив эш итүегезгә бәйле: сүзләрегезне уйлап әйтмисез. Өстәвенә,  башкарып чыга алмавыгызны белә торып, вәгъдәләр бирәсез. Атна ахырында тынычлык хөкем сөрер. Җаныгызга тынычлык бирмәгән финанс проблемалары да сезнең өчен уңышлы хәл ителергә мөмкин.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Атна начар узмый, әмма ниндидер зур җиңүләр, баш әйләндергеч уңышлар да көтелми. Күңелегезгә бик үк ошап бетмәгән эшләр белән шөгыльләнү күп энергиягезне ала. Сезнең даирәдә кызыклы кешеләр барлыкка килә. Киләчәктә әлеге дуслык җитди мөнәсәбәтләр башлангычы булырга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading