“Яшәп тә куялар соң! Вәт мәхәббәт ичмасам... – дип көрсенеп куйды Сәйфи бакча ягыннан ишетелгән мәче тавышларын тыңлап. – Болар минем ише генә түгел инде”.
Кухня ягыннан хатыны Зәлидә тавыш бирде:
— Тәки тынычлана алмадың. Соң син үзең март ае мәчеләреннән кимме?! Юкка гына Мәче Сәйфи дип йөртмиләр бит сине...
— Ярар, ярар, көлмә. Какуй миңа аларга җитү. Читкә йөрү түгел, синең күңелне дә күреп бетерә алган юк әле.
— Ярты районны әйләнеп чыккач, миңа чамаң калмый шул инде!
— Юкка көнләшәсең, карчык. Эшем шундый бит минем – налугывый инспектор. Йә, әйт әле менә: ирләрнең күпме акча эшләвен мин каян белә алам? Белмәсәң, әйтмим: хатыннарыннан, билгеле.
— Нәрсә, мунчачы Гайфи дә эшмәкәрме?
— Кәнишне! Арканы аның кебек оста уучы, себеркене аннан да шәбрәк пешерүче юк. Шуңа кәттидежләрдәге мунчаларны Гайфидән генә яктыралар.
— Ә син хатыннарының аркасын уасыңмы?
— Юк ла инде. Мунча тәрәзәсе янына килеп, үзара сөйләшкәннәрен генә тыңлап торам. Йә, ярый, вакыт та соң, ятыйк булмаса.
Ул да түгел, аның тавышы бакча ягында ишетелә башлады: “Пөрәс, оятсызлар! Йокыны качырасыз. Барыгыз, аргы очка китеп мыраулагыз. Гайфинең барыбер хатыны юк!”
Утны сүндереп, Сәйфи юрган астына чумды. Бер-ике минут узуга, ачык тәрәзәдән аның хатыны белән күгәрченнәр кебек гөрләшкәне генә ишетелә иде.
Фирдәвес Зариф
Комментарийлар