Эчтән генә хатынны сүгү,аның белән күңелдән генә «әйткәләшү» озакка бармады, мин кул селтәдем дә урамга чыгып киттем.
Үз кәефемне үзем күтәрергә өйрәнгән инде мин. Урамга чыгуга, элеккеге сабакташым Үтәш әйткән яңалык искә төште. Беркөнне телефоннан шылтыратып: «Зөһрәне Казанда күрдем!» - дигән иде ул. Үзләре янындагы кибеттә аны беренче булып Үтәшнең хатыны Ләйлә ханым очраткан, - ул да безнең сабакташ, таный, - аннан соң, чыннан да шул микән дип, Үтәш үзе чыгып караган. «Шул иде! Кызы белән. Кызы үзенә охшаган. Суйган да каплаган инде менә! Күзләре дә әнисенеке кебек кара карлыган!» - дип, минем сөенечне уртаклашмакчы булды ул. «Алай бик сөенеч уртаклашасың килсә, шундук шылтырат идең, нигә дип ул күрешүдән соң ике-өч көн үткәнен көттең!» - Мин дустымны эчтән генә әрләп алдым. Зөһрә дигәнем яшьлектә үлеп гашыйк булган ярым иде. Һәй, бик гади генә әйтеп куйдым! Ярым гынамы соң? Бер күрүдә баш-аягым белән гашыйк булган идем ласа! Һәм менә ничәмә-ничә еллар узуга карамастан, аны уйламаган көнем булдымы икән? Үкенечле яр ул минем! Студент чакта күрдем мин аны беренче мәртәбә. Ул миннән берничә курс түбәнрәк укыса да, бәхеткә, икебез дә институтның Губкин урамындагы биш катлы тулай торагында торабыз. Беренче күрүдә үк башымны югалттым! Ул чактагы күп нәрсәләр хәзер онытылгандыр да инде, хәтер төпсез чиләк түгел, ләкин Зөһрәгә булган хисләр, еллар үтү белән, акрынлап томан артына күмелә барса да, минем аны уйламаган сәгатем юк диярлек. Мәхәббәт дигәнең йөрәктә мәңгелек утлы яра булып калды.
Баштарак, байтак ара, мин аңа сүз кушарга җай тапмый йөрдем, бәлки, капылт кына йөрәгемне ачып салсам, кире кагар дип курыкканмындыр; хәер, чыннан да, курыктым бугай, чөнки ул күңел түренә шулчаклы тирән үтеп керде ки, аның кире кагуы минем өчен үлемгә тиң булачак иде. Әле дә истә болар, әле дә күңел түрендә бу хатирәләр!..
Безнең төркем егетләре, чиратлашып, тулай торак вахтасында бераз сәмән хакына кизү тора иде. Зөһрә дә көн саен шуннан үтеп йөри бит инде. Ике дә уйламастан, мин дә «вахта»га эшкә кердем, дөресрәге, төркемдәшне алыштырдым бугай, бушка, акчасы да кирәкми, монда төнлә тыныч, минем укыйсы китапларым күп иде дип хәйләләдем. Шулай... эшләр җайланырга тора: мин көн саен вахтада утырам, Зөһрәм көн саен шуннан кереп-чыгып йөри, бик ягымлы исәнләшә, иң мөһиме, матур итеп елмая. Шул рәвешле миңа гына елмаядыр кебек!
Көн саен, бүген кинога чакырам, дип уйлыйм. Шулай йөри торгач, бер көн узды, өч көн, бер атна, һаман кыюлык җитми бит йөрәкне ачып салырга, һич югы кинога чакырырга. Югыйсә, Себер тракты урамындагы «Дружба» кинотеатры да бер тукталыш ара гына, анда көн саен шәп фильмнар әйләндерәләр. Вакыт уза торды, ә курку хисе көчәйгәнннән-көчәя генә бара. Аны күргәч, сүз әйтәм дип авыз ачылуга, йөрәк дөпелди башлый! Йөрәкнең шулчаклы чамасыз сикерүенә сүз түгел, ымлык та чыкмый авыздан. Ниһаять, бу «пожар»дан исән калып булмас, шул килеш кенә янып бетәрмен, ахры, дип уйлап йөргәндә, каяндыр күктән кыюлык иңде дә, бүген кич вахтадан узганда туктатып сүз кушу гына түгел, бүлмәсенә үк барып, кинога чакырырга дигән катгый карарга килдем.
Ниһаять, шакыдым ишеген. Ай кебек балкып Зөһрәм үзе чыкты, башта матур итеп... юк, юк, яратып елмайды, аннары, карлыгандай кара күзләрен мөлдерәтеп (яратып!), йөземә күтәрелеп карады һәм минем сүз башлавымны көтте. Әйттем сүземне, кинога чакырдым. Тик ул минем тәкъдимне кире какты, мин бүген кинога чакырулы инде, диде. Гафу үтенгәндәй, тагын елмайды. Шулай да тиз генә бүлмәсенең ишеген япмады әле, нәрсәдер көтте шикелле, бәлки, кыставымныдыр, бәлки, иртәгә чакырырсың дияргә теләгәндер? Ләкин бу вакытта мине «пожар» тәмам чорнап алган иде. Аяк буыннарым хәлсезләнеп, калтырана башладым, Зөһрә каршында такта идәнгә шапылдап егылырмын дип курыктым. Шүрләдем, кыскасы... Нидән, нәрсәдән - анысын инде хәтерләмим.
Шулай аек исерек килеш үзем яшәгән икенче катка төшеп киттем. Бәдрәф янында кемнәрдер кара канга батып сугышып ята иде, кайсыдыр мине туктатты да: «Царицыннар безнекеләрне кыйный!» - дип сөрән салды. «Кыйнасыннар», - дип мыгырдандым да бугай әле. Үзем уйлыйм икән: «Царицыннар түгел ич, «мед» (күрше торакта яшәүче медицина институты студентлары) малайлары белән сугышалар!» Аннан соң: «Самат кайда соң?» - дип, тирә-юньгә күз ташладым. Чөнки безнең тулай торакта Самат атлы сугыш чукмары бар, кушаматы да Әтәч иде аның, берүзе унбишләп «мед» малаена каршы тора һәм өеп кыйнап та чыгара иде. Берзаман бүлмәсеннән Самат күренде, ул күренүгә, «медлар» тараканнар кебек төрлесе төрле якка ташланды, кайсысы ишектән чыгып шылды, ишеккә сыешмаганы икенче кат тәрәзәсеннән урамга сикерде. Калганын хәтерләмим, мин ятагыма кереп аудым да, берүзем, бөтен барлыгым, гәүдәм, күңелем, йөрәгем белән, «янгын» эчендә калдым. Шул килеш иртәнгә чаклы урынымнан да тормадым. Таң атты, радиодан Советлар Союзы гимнын уйнаттылар. Ләкин миңа барыбер иде, минем кояшым инде сүнгән, гимн да матәм маршы кебек яңгырый иде. Мин үлгән идем, сүнгән идем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар