Менә дигән бер майор...
Коридорга чабата тузаны аркылы көлтә-көлтә булып кояш нурлары сузылган иде. Менә дөньяның рәхәте кайда икән! Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре -...
Менә дигән бер майор...
Коридорга чабата тузаны аркылы көлтә-көлтә булып кояш нурлары сузылган иде. Менә дөньяның рәхәте кайда икән! Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре - кичәге тормышның истәлеге әнә шулар. Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай. Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе - сугыш, канкойгыч сугыш турында. Фронтка икмәк кирәк. Без, атасыз калган тәртипсез малайлар, әнә шул икмәкне кырдан җыеп заготзернога озатырга тиешбез. Без инде һәр җәйне шулай эшлибез. Мидә икенче сыр - ашау турында. Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез. Ә йотарлык әйбер һәр җирдә бар. Көлтә йөгендә утырып кайтасың - бодай башы уып ашыйсың. Урман буенда күшә, су буенда кыр суганы, җир җиләге очрый. Амбар тирәсеннән узганда кесәгә борчак тутырып китәсең. Алабута, кычыткан, чөгендер, яшь бәрәңге яфрагы - болары ашка китә. Табигать бай - үз баласын ул ничек тә саклый. Мидә өченче сыр...
Өченчесе - юк. Кичә юк иде...
Бүген беренче октябрь. Без, аркага капчыкларыбызны асып, кемнеңдер теләге буенча укырга килдек. Үгезләрдән, дегет, камыл исеннән, күксел урманнардан, зәңгәр төтенле, көйгән бәрәңге исе килеп торган басулардан безне кем аерды? Ник аердылар? Моны беребез дә белми иде.
Җәй буе борчак, яңа бәрәңге, әвендә киптерелгән, төтен тәме сеңгән яңа арыш умачы ашап, капчык күтәреп тән ныгып беткән - бүген әнә шул көчне кая куярга белгән юк. Кичә кичен генә мунча кергәнне сылтау итеп, бүген битен дә юмаган унбиш-уналты яшьлек малайлар училище коридорында колхоз тузанын кагалар. Менә коридорның бу почмагында Түбән Кенәр малайлары. Барысы да чиста ыштырдан, яңа чабатадан. Менә зәңгәр сырма кигән Карадуган малайлары - һәммәсе кишер ашый. Мөрәле малайлары кесәләрен әйләндереп бер төрерлек тәмәке эзлиләр, шул арада ду килеп бәргәләшеп алалар. Чабыш атлары кебек барысының да борын тишекләре киңәйгән. Беренче кыңгырау чылтыраса да, класска керергә уйлап та караган кеше юк.
Кинәт өлкән курс малайларыннан берәү:
- Завуч!.. - дигән бер генә сүз кычкырды да класска кереп юк булды. Аның артыннан коридорның яртысы бушап калды. Коридор буйлап электр тогы узгандай булды, һәм без туң миләребезне кыймылдатып өлгергәнче, тузан болыты эченнән ялтыравыклы күзлек пыялалары күренде. Миләр кыймылдады. «Әһә, шул ике пыяла - завуч икән», - дип уйлап алдык. Ике пыяла безне гипнозлагандай итте. Аяклар класска өстерәделәр. Коточкыч тынлык урнашты. Мин класска күз төшердем. Бүреген салырга акылы җиткән Мөрәле малайларының чәч төпләренә хәтле кызарган башларыннан пар күтәрелә. Нәкъ шул секундта ишек ачылып, аннан ике түгәрәк пыяла күренде. Миләр кызу-кызу эшләделәр. Нигә алай? Нәрсә, безнең кеше күргәнебез юкмы әллә? Безме? Без бит фронтка икмәк үстергән малайлар...
- Шапки снять!
Тәрәзә пыялалары зыңгылдап китте. Кемнеңдер парта астындагы сөт салган чирек литрлы шешәсе идәнгә тәгәрәде.
Завуч рус теле укытучысы икән.
Тынлык урнашты. Тәрәзәдән ерактагы сары басу күренә, аның күк белән тоташкан урынында тук кибәннәр өем-өем булып утыралар, биектә-биектә тилгәнме, ниндидер кош тирбәлә. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Көлтә йөге өстендә үгез көенә баруы нинди рәхәт иде! Ә монда кыймылдарга да шикләнеп утырасың... Күзлекле кеше кесәсеннән саплы зур тарак алып озын чәчләрен рәтләде. Аннары күзлеген салып аны ап-ак кулъяулык белән озаклап сөртте. Күзлеген салгач бу кеше бөтенләй хәтәр булып тоелды. Гел йөгән белән күреп ияләнгән ат янына йөгәнен салгач барырга куркасың. Ул әллә нинди талый торган ат күк тоела...
- Мин сезгә рус теле укытырмын, ребятки, - дип, күзлекле сүз башлады. - Мин бүгенгә сезнең белән татарча сөйләшәм. Ләкин без акрынлап дәрестә русча сөйләшүгә күчәрбез...
һи, безнең өчен бу яңалык түгел! Без моны инде бишенче класстан бирле ишетеп киләбез. Барыбер бернәрсә дә чыкмаячак. Бик әллә кем булып кылансаң, үзеңне сугышка да алып куярлар әле. Гәүдәң бик төз, тавышың -таза күренә. Менә дигән бер майор чыгар үзеңнән...
- Миңа алтмыш яшь, - дип дәвам итте күзлекле, калын көр тавыш белән, классның нәрсә уйлаганын сизгәндәй. - Минем сезне культуралы, белемле кешеләр итеп күрәсем килә. Укып бетергәнче миндә рус теле өйрәнсәгез - үкенмәссез. Мин үзем Мәскәү татары. Поездларда йөргәндә сезнең як халкының рус сүзләрен сытып сөйләшүенә минем йөрәгем әрни. «Брач баренье белән чәй эчә» дип сөйләгәннәрен ишеткәндә мин бөгелеп төшәм, оялуымнан кая керергә белмим. Беренче дәресне без шуңа күрә бик җиңел бер эштән башларбыз. Сез миңа ике баганага бишәр сүз языгыз. Беренче баганага «б» авазына, икенче баганага «в» авазына башланган сүзләр булсын. Мин шул сүзләрдән чыгып кемнең кем икәнен үзем чамалармын...
Борыннар тартылды, каләмнәр кыштырдый башлады. «Җиңел» генә дигән эш шактый авыр булып чыкты. Парта араларыннан кайнар дулкын күтәрелгәндәй булды, кемнеңдер каләме сынды, берәүнең карасы түгелеп, кемнеңдер чалбарын буяды, кайсыдыр язуын бозды...
Зур газаплар белән унар сүз язылып бетте. Күзлекле парта арасында йөри бантлады. Ул һәр кешенең дәфтәрен алып күз йөртеп чыга. Нәр дәфтәрнең үзенә аерым чырае. Бертөрле дәфтәрләрне алгач, «әһә-әһә» дип тиз генә карап ала да:
- Кайсы мәктәптән? Укытучың кем иде? - дип сорый. Кайбер дәфтәрне почмагыннан чеметеп җирәнеп кенә кулына ала, авызы кыйшаеп китә, йөзе сытыла. Үзе бер сүз дәшми, теге малай да моның чытык йөзен күреп кып-кызыл булып утыра, бантын аска ия.
- Фамилия?
Тәрәзә пыяласы тагын зыңгылдап китте. Тез башлары ямаулы күксел чалбар кигән Мөрәле малае, үлем җәзасы алган кешедәй, башын түбән иде, партаны шыгырдатып басты. Ун минут элек кенә бу малай коридорда бөтенебезне чалып егып, изеп йөргән иде.
- Зарифуллин, - диде ул, ияген бишмәт якасына яшереп. Күзлекле исә башкача бер сорау да бирмәде. Ул Зарифуллинның пычранган дәфтәрен парта өстенә төшереп җибәрде. Аннары кесәсеннән дүрткә бөкләнгән ап-ак кулъяулык алды да бармак очларын сөртте. Моны ул шулкадәр чын итеп эшләде, бу вакытта бөтен классның күзе шунда гына булды. Әйтерсең Зарифуллинның дәфтәр битендә микроблар өелеп яталар икән, әйтерсең ул микроблар күзлекленең кулына да үрмәлиләр икән. Бу микроблар керсә кешене чирләтәчәк икән...
...Мәскәү татары шулай итеп бу дәрестә безне җиңде. Ормады, сукмады, хәтта бер генә тапкыр ачулы сүз дә әйтмәде, шулай да җиңде.
Без авыл мәктәбендә иркенлектән тулысынча файдаланган идек. Ир укытучылар юк, хатын-кызлар гына... Укытучылар да безнең кебек үк ачлар, утыннары юк. «Бәлки, безне дә сугышка алырлар әле», - дип җибәрергә дә күп сорамый идек. Шунлыктан күбебез тәмәке тарта, теләгән дәресенә керә, теләмәгәненнән кайтып китә иде. Әнә шундый иркенлектән соң Мәскәү татарының безнең өстән ниндидер власть урнаштыруына, әлбәттә, риза булмадык. Тәнәфескә чыккач әле тел шомартып маташтык:
- Һи-и, исегез киткән икән, мондыйларны гына бөккән бар инде!
- Ә бездә, ә бездә... Моннан да усал иде, химиядән укытты берәү. Рогаткадан шалт тегенең күзлегенә бер малай. Шуннан соң майлагандай булды...
- Ә безнең авылда... Ә безнең авылда... Малайлар шаулаштылар, ләкин барысы да моның болай гына, бүрәнә аша бүре куу гына икәнен беләләр иде. Моны Зарифуллин да бик яхшы аңлаган һәм ул, сүзгә катнашмыйча гына, офыктагы кибәннәргә таба карап, тәрәзә янында тора иде...
Йокы килә
Авылдан училищега кадәр нәкъ унике чакрым. Тулай торакка кичтән барып кунасы килми. Ял көнне анда салкын, шыксыз була. Болай, ичмасам, атна кыскара: биш кич кунсаң, атна тәмамлана. Ләкин дүшәмбе көн иртән торып дәрескә баруы - әҗәл. Кемдер: «Дүшәмбе - авыр көн», - дип әйткән, имеш. Ул кеше моны инде дүшәмбе көн иртән йокыдан торуны искә алып әйткәндер.
Тышта әле караңгы. Утлар алынмаган. Буран себереп тора. Менә Рәдифләр тәрәзәсе. Ут юк. Рәдиф сигезенчене бетергәч прицепщик булып эшли башлады да менә кышкы төндә рәхәтләнеп йоклый. Алар өендә йокы аеруча тәмле. Менә киң чиста идән. Анда тәгәрәшеп Рәдифнең энеләре йоклый. Аска толып, тун җәйгәннәр. Чәбәләнеп беткәннәр. Бер энесенең аягы икенче бер энесенең муенына салынган. Ә иң кечкенәсе, ике яшьтәгесе, мүкәләгән килеш капланып яткан. Аларда һәр төнне шулай. Их, нигә генә укып йөрергә, нигә прицепка гына утырылмаган соң?
Авыл артта калды. Алда кара-кучкыл урман. Анда буран юк, бүрекнең колакларын ычкындырасың. Тып-тын, җылы. Менә аланда печән кибәннәре. Ул кибәннең астында бик рәхәттер. Анда берәр җәнлекнең оясы бардыр. Алар әтисе, әнисе, балалары бергә җыелышып җир җиләге исе килеп торган печәндә рәхәтләнеп йоклыйлардыр. Их, нигә безнең заманда могҗиза булмый икән? Булсын иде менә шулай: синең каршыңа бер кеше килеп чыга. Ул сине таный. Болай ди:
- Энекәш, бүген уку төштән соң бит...
Менә шуннан, нәкъ шушы турыдан печән кибәннәре янына кереп китәр идең дә астына ук кереп йоклар идең. Озак итеп, рәхәтләнеп йокларга иде. Ләкин теге кеше чыкмый... Кибәннәр инде артта калдылар.
Яктыра башлады. Урман да бетте. Кырда салкынча, себерә торган буран. Иртәнге сорылыкта урман кырындагы училище бинасы күренә. Бер катлы агач йорт, урман буена сыя алмыйча, кырдагы кар диңгезенә таба сузылып таралып ята.
Класста җылы. Морҗа исе, башка тия торган зәңгәр ис. Бөтен буыннар талып кала, тар парта арасында тик утыруы шундый рәхәт... Ләкин күзгә нәрсәдер өелә, нәрсәдер укытучы өстәле яныннан очып килә, туп-туры синең күзеңне каплый, баш аска төшеп китә... Юк, бу әйбер бинокль икән. Әнә шуның ике трубасы эченә йокы тутырылган. Тыгызлап. Шул бинокль кара тактадан ычкына да, салмак кына тирбәлеп, синең күзеңә килеп терәлә. Менә труба эчендәге төтен сыман әйбер чыгып синең күзләреңне каплый. Баш кисәк кенә аска сыгылып китүгә, бинокль юк була.
Әллә каян укытучы тавышы ишетелә:
- Баш килеш: Буран Иялек килеш: Буранның Юнәлеш килеш: Буранга, -
дип нәрсәдер сөйли. Шул арада бу сүзләр барысы да вак кисәкләр булып оча башлыйлар. Ал арның һәрберсе бер кисәк йокы икән. Алар күзгә килеп керәләр, башны авырайталар. Баш тула. «Буран, буранның, буранга... Буран, буранның, буранга...» Өстәл янында басып торган апа да һич тә укытучы түгел. Ул теге, печән кибәннәре янында очрарга тиешле кеше икән. Ул кеше дә түгел, әллә нинди мамык сыман төтеннән оешкан бер гәүдә икән. Ул үзе йокы икән. Менә ул аз-азлап йокы очырта икән.
- Буран, буранның, буранга... Буран, буранның, буранга...
Мамык сыман гәүдә бөтенләй таралып беткәч, барлык укучыларга башларын өстәлгә салып теләгәнчә йокларга рөхсәт ителәчәк икән... Юк, алай түгел, монда парталар юк, бу - печән кибәне төбендә икән. Менә хуш исле печәнне тишеп кергәннәр дә йомшак тәпиләренә башларын салып ике куян йоклап ята. Ул куяннарның берсе - баш килеш:, икенчесе иялек килеш икән. Ә кибәннең бу ягын өстән зур итеп казыганнар. Анда Рәдиф үзенең энеләре белән йоклап ята. Кечкенә энесенең аяк бармагы Рәдифнең авызына ук тиеп тора, барысы да күкрәкләрен селкетә-селкетә мышныйлар. Шунда ук кибән төбендә бер патефон әйләнеп утыра. Пластинкадан бию такмагы ишетелә:
- Буран, буранның, буранга...
Шул көйгә кибән арасында бер олы апа бии. Үзе бии, үзенең күзләре йомык, рәхәтләнеп йоклый. Әһә, ул таныш кеше татар теле укытучысы Рабига апа икән. Куяннар да, Рәдиф тә, аның энеләре дә, Рабига апа да рәхәт чигәләр... Тик сине генә ниндидер ачы тавыш бүлдерә. Ул кыңгырау тавышы икән.
Грамматика дәресе тәмам.
Өйгә эш: «Чиләк» сүзен һәр ике санда төрләндереп дәфтәргә язып килергә...
Рабига апа җәнлек тиресеннән теккән соры тунының җиңеннән кулларын чыгара. Аның дәресе дүшәмбедә беренче сәгать булганлыктан, соңга калучылар да, йоклап утыручылар да була. Йоклаган укучыларга ул ачуланмый. Тик дәресеңне генә белеп кил.
- Сезнең каныгыз азайган, - ди ул. - Менә сугыш бетәр, теләгәнчә шикәр, яшелчә, җиләк-җимеш ашарсыз. Йоклау - кан азлыктан ул...
Шулай да йокы - рәхәт эш.
Комментарийлар