Балалар хастаханәсенә дус хатын белән аның улының хәлен белергә кердем. 40 яше тулганда бала тапты Эльвира.
Илдә барган кризис аркасында ирле-хатынлы икәүләп эшсез калып, ипотекаларын түли алмый башлагач, шушы котылу юлын тапканнар иде. Ана капиталы бурычларын тулысы белән каплады. Олы уллары Армиягә киткән көннәрдә кечесе туу – зур юаныч та булды гаиләгә. Путин малае дибез без аны. Әтисе урыс булгач, исемен дә Володя дип куштылар. Әнисе яшәреп, матурланып китте. Ни дисәң дә, ана булу килешә хатын-кызга. Әнә ничек күзләре яна Эльвираның Вовочкасын сөйгәндә...
– Йокла инде, чучка! Нигә акырасың соң син? Ах, бәреп атасы нәрсә... – дип, палата ишегеннән килеп кергән, беренче карашка 16-17 яшьлек кызый баласын сүгенә-сүгенә караватка тотып атты. Мин аның бу кыланмышына аптырап, Эльвирага карадым. Ул, авыр сулап, кул гына селтәде.
Кызый туктаусыз елаган баласына усал итеп карый. Стенага терәлгән дә, каядыр үз эченә, үз уйларына баткан. Әйтерсең баласының чырылдап кычкырганын ишетми дә. Кызның йөзе таныш кебек тоелды. Чынлап та, берничә ел элек мин оештырган бәйләү түгәрәгенә йөрде ул. Кыюсыз гына, үз-үзен яклый белми торган, җебек кенә бер бала иде. Менә үзе әни булган, ахры. Тик иртәләгәнгә охшый. Алай дисәң, хәзерге заман өчен искитәрлек нәрсә түгел инде, әйдә, үзе беләдер ни эшләгәнен. Ул да мине танып алды. Оялгандай кызарып китте. Үкереп елаган баласына карап алды да, баш иеп исәнләште. Катя атлы иде, онытмасам...
Эльвира белән Вовочкага тизрәк сәламәтләнүләрен теләп китәргә җыендым. Чыгып баруымны күреп, Катя миңа эндәште:
– Апа, авыр булмаса, колясканы аскы катка төшерергә булышыгыз әле. Безне бүген чыгаралар. Мин хәзер тиз генә әйберләрне җыям.
Көзге кояшлы көн. Катяның коляскасын этеп аллея буйлап атлыйбыз. Аяк астына сарылы-көрәнле яфраклар коела. Ике яклап куелган эскәмияләрдә яшь балалы аналар шактый күренә.
– Көне бигрәк матур. Бу да тыныч йоклый урамда. Утырып торыйк, ашыкмасагыз. Минем өйгә бик кайтасым килеп тормый, – дип, Катя буш эскәмия турында туктап калды.
Һава торышы әңгәмә корып утырыр өчен менә дигән. Риза булдым.
– Кызың бик матур. Тик үзең кебек ак йөзле түгел, күзләре дә кап-кара. Әтисенә охшагандыр, әйеме?
Катяның йөзенә шомлану чыкты. Күзләре усалланды.
– Миңа димәгәе, хет җенгә охшасын. Чирләп больницага салгач та, терелү теләмәдем мин аңа. Роддомда ук калдыра идем. Әни алып чыкты. Акча өчен. Һаман шул кәбахәт ирен кайгырта. Аның бизнесы өчен акча кирәк, имеш. Ә миңа менә бу имгәк белән җәфаланасы хәзер. Ни мәктәпне бетерә алмадым. Бер һөнәрем юк. Беркемгә кирәгем дә юк, – дип, әрнеп сөйләп китте кыз. Битеннән керфек буявы белән кушылып юл-юл кара күз яшьләре сузылды.
– Я-я, Катя, елама! Бәлки мин дөрес тә әйтмимдер, ләкин ирсез бала таптым дип елап утыра торган заман түгел бит инде хәзер. Унбиш яшьтә иртәрәк тә инде, тик туган бит инде ул. Әтисе дә өйләнерлек яшьтә түгелдер. Егетеңне әйтәм. Шулай булгач, әниең ярдәменә генә таянырга кала. Аны сүкмә инде син, баланы алып чыкты дип. Соңыннан үкенмәсен дигәндер, акча түгелдер сәбәбе. Балаңа да алай каты булма. Аның гаебе юк бит. Тудыргач үстерәсе инде хәзер. Кем ялгышмый соң бу дөньяда?
– Юк! Барыбер ташлыйм мин аны. Баксыннар үзләре. Теләп тудырмадым. Минем бит унбиш яшькә җитеп кичен урамга да чыкканым булмады. Нинди егетем булсын минем? Әни бик кырыс. Гел үз ихтыярына гына буйсындырды. Иптәшләрем дә юк бит. Килгәннәрен куа, мине алар янына чыгармый иде. Алты яшьтән җенем сөймәгән, хәтта тавышын да яратмаган скрипкага өйрәнергә бирде. Уйныйсым килми скрипкада, рәсем ясыйсым килә, дидем. ”Әниең үзе белә” булды җавабы. Классташ кызлар турында да: “Якынаясы юк аларга, уйларында егетләр дә, хихи-михи гына”, – дип кырт кисте. Ә үзе! Әти үлгәннән соң бер ел да үтмәде, кияүгә чыкты. Күралмыйм ул бәндәне, дөмеккере! Ул безнең өйгә килгәч, минем тормыш мәхшәргә әйләнде. Әни дә, ул да алыпсатарлар. Әни сата, тегесе товар ташый. Коля миңа беренче күрүдә үк ошамады. Ә әни, җаным да, бәгърем дип, бөтен сүзен раслап, аңа мөкиббән китеп тора... Мин мәктәптән кайтканда Коля еш кына өйдә туры килә башлады. Бүлмәмә кереп әле кочаклый, әле берәр җиремнән тоткалый. Мин моны шундук әнигә сөйләдем. Әни аңлар, гел дөрес юлга гына өйрәткәч, үз өемдә мине чит ирдән мыскыл иттерергә юл куймас, куып чыгарыр дип уйладым. Ә ул мин сөйләгәннәргә ышанмады:
– Нәрсә уйлап чыгарасың? Ни җитми сиңа? Анаңның бәхетле булуы эчеңә тияме әллә? Бәйләндең шул Коляга. Үлгән атаң артыннан китеп булмый бит. Яшәргә кирәк. Базарда ир-атсыз булмый. Ул бит үлеп тора безнең өчен. Уйдырмаларың көнләшкәнгә күрә генә синең. Җенемне чыгарма, бар, укуыңны укы, – дип бүлмәмә куып кертте.
14 яшь иде миңа. Иң якын кешем дә якламагач, ни эшли ала идем соң? Туганнар да, дусларым да юк. Чит кешегә сөйләп булмый. Ә теге, кабахәт, бәйләнүен дәвам итте. Әнинең барыбер ышанмасына иманы камил булып, җәзасызлыгыннан файдаланып, мине теләсә ничек мәсхәрәләде. Үземнең тәнемнән чиркана, үземне гаепле сизә башладым. Билгеләрем түбән тәгәрәде. Өйгә кайткач үземне шул хәшәрәтнең тагын бимазаласын белә торып, нинди уку кайгысы булсын миндә. Әнинең минем кичерешләремдә эше булмады. Иртән кичкә кадәр базарында ул. Җитмәсә, укуда артта калган өчен, әни көн дә сүгә башлады. Мин, бу кадәр изелүгә түзалмыйча, аңа Коляның мине даими көчләвен әйттем.
“Куып чыгар аны. Жәллә мине, әни!” – дип ялвардым. Ә әни бар көче белән минем йөземә сугып җибәрде. “Тагын бер яла яксаң, үзеңне куып чыгарам мин синең!” – дип кычкырды. Аңа Колясының үз кызы белән хыянәт итүенә ышануга караганда, мине ялганда гаепләү кулайрак иде шул...
Бармакларында болай да чәйнәлеп беткән тырнакларын кимереп, ярсып, Катя сүзен дәвам итте.
– Менә бу да үги ата баласы. Авырга узганымны әнигә әйтергә куркып йөри торгач, абортка да соңга калдым. “Бөтен кеше алдында оятка калдырдың, кайсы маңка малай ясады, әйт!”– дип, әни типкәләп кыйнады. Тик оныгының атасы үз ире булуга барыбер ышанмады. Шул хәсис ире каршында мине әллә нинди әшәке сүзләр әйтеп сүгә. Тегесе әнине җөпләп, гаепсез кыланып йөрүен белә. Йә, ничек шулар белән яшәргә тиеш мин? Менә бу балага ничек елмаеп карарга тиеш? Аңа караган саен җанымның ничек тапталганы, тәнемнең никадәр пычранганы исемә төшә бит...
Күпме гомер үги атасының җәберенә түзгән кызны жәлләүдән, шул хәшәрәтнең гамәленә чиксез чирканудан чәчләрем чымырдады. Никадәр гасабилану, чарасызлык иде бу баланың күзләрендә. Гарьлек, акыл сатып, анаңны хөрмәт ит, балаңа каты булма дип тордым бит, ичмасам. Кем белгән бу баланың күңелендә күпме ачу, рәнҗү, ачыну булганын. Нәсыйхәт бирә торган очракмыни бу! Бу балага, күпмедер вакытка булса да, низаглы мохиттан тулы изоляция һәм психолог ярдәме кирәк бит. Ашыгыч кирәк!
Тик Катяга моны күпме аңлатырга тырышсам да, ул үз фаҗигасен яклау органнарына сөйләргә теләмәде.
– Юк, апа, шәһәр кечкенә. Бөтен кеше беләчәк бит. Ә миңа монда яшисе. Әнидән дә куркам. Ирен утырткан өчен ул миңа барыбер көн күрсәтмәс. Уйнаштан бала табу, үзегез әйттегез, була торган хәл. Ә чынын белүләрен, бармак белән төртүләрен теләмим. Сезгә дә ник ачылдым, аңламыйм. Эчемдә саклап арыгангадыр инде... Кешегә әйтә күрмәгез, яме, апа, кирәкми! – дип, үзе сөйләгәннәргә үкенде дә кебек.
Тагын ни әйтә ала идем соң бу балага? Полициягә барырга мәҗбүр итә алмыйм бит. Шалтырат, тартынма, дип, үземнең һәм таныш психологның телефон номерларын язып бирдем. Тик үз өендә, иң якын булырга тиешле кешеләр тарафыннан тапталган, хәтта үз анасына ышанычын югалткан кыз, кайчан да булса, бездән – чит кешеләрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тәвәккәлләрме – билгесез...
Чулпан Насырова.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар