16+

«Миллион ярым бирмәсәң, чыгып кит»

Тәрәзә йөзлекләре акка буялган, элек сап-сары булган такталар өстеннән заманча яңа сайдинг “күлмәк” киеп алган йорт каршына кыйммәтле машина килеп туктады.

«Миллион ярым бирмәсәң, чыгып кит»

Тәрәзә йөзлекләре акка буялган, элек сап-сары булган такталар өстеннән заманча яңа сайдинг “күлмәк” киеп алган йорт каршына кыйммәтле машина килеп туктады.

Саимә карчык аптырап китте: картының үзе исән чакта да ничә елга бер генә кайтып әйләнгән олы кызы Луиза иде бу. Кыска итеп кистерелгән аксыл төскә буялган чәчләре, сыланып торган тар чалбары аша сизелеп торган зифа буе теге юлы кайтудан хәтеренә сеңеп калган иде. Их, матур күлмәк кисә соң, карап күзең туймаслык чибәр буласы бу Рәшитнең олы кызы, дип уйлап куйган иде. Керпенең буялган энәләре кебек кыска ак чәчләрен матур яулык астына кертәсе иде, дип тә уйлаганы хәтердә әле. Соң, намазлы карчыкның шул булыр инде ул, бөтенесен әдәп-әхлак, шәригать кушканча эшләтәсе килә.

Гаҗәп, ни йомыш белән кайтты икән соң бу кыз? Үги ана дипме, нигәдер бер дә яратмаган кебек сизгән иде Саимә аны үзен: көзге көндә аяза алмый торган күк йөзе кебек иде соңгы күрүендә дә йөзкәйләре. Әй, атасына да әллә ни ачылмый иде инде. Онытыла башлаганда гына шалтыраткалап ала иде. Менә хәзер аталары үлгәнгә ярты ел булды, шул арада ник бер күңел өчен генә хәл белешсен...

Башта тимер капка тонык кына аваз биреп ачылды, аннары өй ишеге шыгырдап куйды. Кышкы суык һаваны да үзе белән ияртеп, бер кулына телефонын, икенче кулына кечкенә генә сумкасын тоткан Луиза күренде.

- Әйдүк-әйдүк, Луиза, нишләп алданрак хәбәр бирмәдең, берәр нәрсә пешереп торган булыр идем.
Карчык, бераз каушап, бераз кабаланып, тәрәзә каршындагы диваныннан торырга талпынды, кайчандыр йөгереп кенә йөргән аяклар тыңларга теләмичә азаплады; аякка басып алгач, үрдәк сыман як-якка авышкалап, ишеккә таба атлады. Күрешергә дип кулларын сузды. Луиза, сузылган кулларга орынмыйча, бер сүз дәшми өй түренә узды. Карчыкный йөрәге лепелдәп куйды: хәерлегә түгел иде бу.

- Хәбәрләр бирешеп йөри алмыйм мин. Бүген монда, иртәгә тегендә. А после завтра может быть на Гаваях, - яше кырыкларга таба барган чибәр хатын авыз чите белән генә көлемсерәп, өй эчен күздән кичерде.

Саимә карчык, үги кызының күзе артыннан ияреп, ян-якка карангалады. Әллә ни байлык булмаса да, бар да җитеш иде өендә. Моннан биш ел элек карты белән каладан күчеп кайткач, кулдан килгән кадәренчә матурладылар, төзекләндерделәр. Диван, шкафларны да яңаны алып куйдылар. Карты Себердә эшләгәч, биеккә үк сикерерлек булмаса да, хәлсез дә кайтмадылар. Картының туганы янәшәсендә буш торган бер йортны алып җибәрделәр. Искегә тимә, исең китәр, диләр иде элеккеләр. Кайбер нәрсәләргә исләре китә-китә сипләделәр, рәтләделәр – курчак өе иттеләр. Тигез картлыкка кинәнеп, суганын-кишерен, җиләк-җимешен үстереп, тату гына яшәп яткан көндә, Рәшите йөрәк белән китте дә барды менә. 

Саимә карчык көтте. Луизаның тикмәгә генә кайтмаганы бөтен тотышыннан сизелә. 
- Без йортны продавать будем, - диде яшь хатын ниһаять. – Йорт әти исемендә, мин документларны проверяла. Синең монда бер өлешең дә юк, Саимә апа. Миллион ярымга куярга җыенабыз. Кичә үк авитога куярга хотели инде, минем ир әйтте, давай, башта әбика белән поговори, дип. Әгәр миллион ярымны түли алсаң, пожалуйста, живи здесь. Ну если нет, на нет и суда нет.

Саимә карчык телсез калды. Ничек инде сатарга? Ничек инде бер өлешең дә юк? Алар Рәшит белән никахлы булып унбиш ел яшәделәр бит: бары бергә, югы уртак булды. Ничек инде бер өлешем дә булмасын ди минем монда? Ул, ишеткәннәрен башына сыйдырырга теләгәндәй Луизага текәлде: еллар төсен алган зәңгәр күзләрен яшь элпәсе каплады, күкрәк читлегендә әллә йөрәк, әллә нәрсә шунда, авырттырып-авырттырып кысып алды.
- Ни сөйлисең син, Луиза? Ничек инде өлешем булмасын? Әтиең белән бердәй тигез керде көчем бу йортка, беркайчан кул кушырып утырмадым. Бар тапканым шунда кереп барды.

- Ярар, мин все сказала. Судка бирергә уйламагыз да, барыбер минемчә булачак. Сезгә бер атна вакыт. Акча тапсаң, шалтыратырсың. Тапмасаң, бу өйне бушатырга тагын бер атна сиңа. До связи. - Луиза кырт кына борылды да чыгып та китте. Ул чыккан ишектән кабат ургылып суык һава керде.
- Ничек була соң инде бу? – Карчык ишек катындагы йомшак канәфигә утырды. – Шулай да була микәнни?
Күпме онытылып утыргандыр, аягына килеп сырпаланып торган Бикәнең мияулап куюына айнып китте. Ул янә авырлык белән генә аякланды; аяклары бераз языла төшкәч, арткы бүлмәгә чыгып, песи савытына сөт салды. Хәзер тирә-күршедә дә сыер-фәлән юк, сөтне урамның икенче башында ук яшәүче берәүләрдән алалар. Рәхмәт төшкере, миңа да калдыр әле, дип шалтыратуга, китереп үк китә, аяклары авыртканын беләләр. Үзләренең аяк-куллары сызлаусыз булсын, Раббым!

- Ул-бу булса, син нишләрсең икән соң, абау, җаным?

Саимә карчык дертләп китте. Олы килендә мәче йонына аллергия иде, монда кайткан арада да төчкеренә-пошкырына башлый, өйгә керсә, Бикәгә күзенең агы белән генә карый.
- И-и-и! Артык кашык булырга калдыкмы икән инде шулай?
Бикә, аңлаган сыман, ашаган җиреннән башын күтәреп аңа карап алды. 
Аннары Саимә карчык өстәл өстендә яткан телефонына үрелде. Таныш исемне җыйды:
- Улым, нихәл?

- Әйбәт, әни. Ни булды? Ничек бу вакытта шалтыратырга булдың әле? –
Телефоннан улы Өлфәтнең арыган тавышы ишетелде. – Чирләп киттеңме әллә? Ял итәргә тукталган идек әле, алайса ишетмәгән дә булыр идем.
Алар, гадәттә, кичләтеп сөйләшергә күнеккәннәр иде. Өлфәт заводтан эштән кайтып, бераз ял итеп алгач. 
- Хәлләрем ару гына үзе, улым. Ни бит әле... – Саимә карчык төртелеп калды, кабат бугазына төер утыргандай булды. – Луиза кайткан иде.
- Ни диде? – диде теге яктан шөбһәле тавыш. 
- Йортны сатабыз, ди ул. Миллион ярымга, ди. Я акчасын бирәсең, я чыгып кит, ди. Синең бу йортта өлешең юк ди.

Карчык улының теш арасыннан гына сүгенгәнен ишетеп алды. Өлфәт белән Луиза бер-берләрен баштан ук өнәмәделәр. Туймас тамак, ди улы үги сеңелесе турында.
- Кайчан нәфесе туяр икән инде бирәннең! 
Улының ачулы сүзләрен ишеткән Саимә карчык ни дияргә белми торды. Тумыштан юаш иде ул, каты сүзне дә бик авыр кичерә иде. Улы мәрхүм атасына охшаган, тоткан җирендә өзә торган. 
- Ярар, карарбыз әле, кемнең өлеше бар, кемнеке юктыр.
- Улым, Ходай хакы өчен, тавышланып йөри күрмә.
- Әни, ул туймас тамакны яхшылык белән җиңәрмен дип уйлыйсыңмы әллә син? Судка бирербез.
- Юу-ук, ю-у-ук, картаймыш көнемдә шулай тәмсезләнеп йөримме, Аллам сакласын!

- Соң, әни, ике коттеджы, берничә фатиры бар, кеше кертеп торалар, елына ничә тапкыр чит илгә барып кайталар. Сәүдәләре гөрләп бара. Ул синең илле-алтмыш еллык авыл өеңә калганмы?! Күзләрен акча томалаган.
Улының ярсуын тыңлап торган Саимә карчык югалып калды. Аның мәрхүм иренең балалары белән дә ямьсезләшәсе килми, бу йорттан колак кагасы да килми иде.
- Ярар, улым, бер җае чыгар әле, Аллаһка тапшырыйк.
- Кич кайткач сөйләшербез алайса, әни. Бик борчылмаска тырыш.
Борчылмаска тырыш... Борчылмаскадыр шул инде. Яшәгән кадәр яшәп булмас. Ике улы бар, сыендырырлар әле. Рәшит белән никах укытканчы да кече улы Ильяс гаиләсе белән торган иде ул: ике бүлмәле фатирда бишәү яшәделәр. Какмадылар-сукмадылар үзе... Сөмсез чырай да күрсәтмәделәр. Үсеп килүче ике малай белән бер бүлмәдә яшәү генә кыенрак иде. 

Өлфәтенең дә фатиры ике бүлмәле. Бер кызларын кияүгә бирделәр инде, бер-бер хәл булса, икенчесе белән бер бүлмәгә сыешыр әле, ин шә алла. Саимә карчыкның күзләреннән яшь сытылып чыкты. Ул үзен читлеккә кертеп утыртылган мәче сыман сизде – әллә ничек кенә һава җитмәгәндәй тоелып китте. Өстенә җылы пәлтәсен киеп, башына мамык шәлен каплады да ишегалдына юнәлде. Көнгә берничә тапкыр шулай йорт тирәсенә, капка төпләренә чыгып әйләнә ул. 
- Бик тиз тотты бу, - каршы яктан капка төбенә чыгып баскан Фәридә тавышы ишетелде. – Рәшит кызы иде ахры. 
- Шул.

- Керүеннән чыгуы тизрәк булды бит. – Ахирәте күзләрен кысып Саимә карчыкка карады.
- Ул мине түгел, өйне күрергә кайткан иде.
- Ә нәрсә булган өйгә? – Фәридә карчык сагаеп китте. – Өлеш даулап йөрмидер бит?
- Өлеш дауламый, синең өлеш юк, ди. – Карчык, сабыр булырга тырышып, ахирәтенә якынлашты. 
- Бу тагын ниткән тамаша инде? Куамыни? 
- Миллион ярым бирмәсәң, чыгып кит, ди. Шул хакка сатарга җыеналар.
- Аһ, оятсыз икән! Нинди миллион ярым? Бетеп барган авылда каян килгән миллион ярымлык йорт ул? Ни эше юк, ни мәктәбе юк. Ни фермасы, ни кантуры. Биш йөзгә дә сата алмый яталар әнә әллә нинди хан сарае кебек йортларны! – Фәридә карчык тел шартлатты. – Тукта-тукта, синең өлешең юк дип әйтте дисеңме әле? Синең өлешең булмый, аръяктагы Мәчтүрәнең өлеше булсынмыни анда? Рәшит белән бергә кайнаштыгыз бит инде. 

- Кәгазьләр буенча аныкы, ди. Без бит язылышмаган идек.
- Кара әле, әйдә, миңа кереп, чәй эчеп алыйкмы соң? Башыннан ук сөйләрсең. Минекеләр кайтмадылар әле, тыныч. - Фәридә карчыкның улы белән килене район үзәгенә йөреп эшлиләр иде, ике оныгы күрше авылда укуда.
- Аның башы белән ахыры шул инде, ни сөйлисең, - дисә дә, Саимә күршесе артыннан титаклады.

Чынаяк арты чынаяк бушатылды, күңеле генә ничек тулган булса, шул тулук көе калды да. Инде һәр карыш җире таныш булып беткән йортыннан китәсе килми иде аның.
- Китәсе булса дим... – Саимә карчык сүзләр эзләде. – Бикәне син алып калырсың микән, ахирәт?
- Тукта әле, китү турында уйлама әле син! Аның хәзер әллә нинди закун белүчеләре бар, улың сорашыр, җайлар.
- Шулай булсын да кана. Ни булмас дип кенә әйтүем инде. 
- Ярар, ярар. Алдан алы кабер казып куйган кеше кебек син, билләһи! Татар юрап китерер ди. Әйдә, тагын чәй өстим әле.

... Төне буе буран дулады бүген. Фәридә карчык тәрәзәдән генә урамны күзәтеп утыра. Кар көртләре яртылаш каплаган каршы яктагы яшел капкадан бер ай инде беркем чыкмый да, керми дә. Хуҗасы китүгә, моңаеп, җиргә сеңгәндәй кечерәеп, ятимләнеп калгандай булды күрше йорт. Сөйләшүләре телефоннан гына хәзер ахирәтләрнең. Олы улы Өлфәткә күченде Саимә. Шалтыраткан саен, сорарга теле кычыта инде, яхшысынмый гына: рәнҗеп китмәдеме икән ахирәте? Соңгы арада гел шул турыда уйлый. Адәм балалары бер дә рәнҗештән курыкмый микәнни соң ул? Адым саен гыйбрәт бит инде юкса. Кеше хакына кереп кемнең бәхетле булганы бар? Рәнҗегәндер инде бәгырькәем, олыгайган көннәреңдә тирең тамган җирдән таш арасына барып утыргач, бер генә дә рәхәт түгелдер. И-и язмыш!

Әнекәем! Тагын китте! Бикә-ә-ә! 
Карчык урыныннан кузгалып, җылы бишмәтен киде дә, ишеккә юнәлде. Улы белән килене өйдә мәче асрауга каршы булдылар: Бикәне үзләренеке янына мал абзарына керттеләр. Җылы өйнең хуҗабикәсе булып яшәгән Бикә көн туды исә Саимә карчык торган йортка таба тәпили иде... Ул да кемгәдер рәнҗиме икән?..Ябыкты әнә, йоннары да укмашып беткән. Тукта инде, ул көртне ерып ничек керим мин анда? Барып алмасаң, кайтмый да бит әле ул, Ходаның хикмәте. Пес-пес дим... Кайт!

Лилия Фаттахова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading