16+

“Беренче мәхәббәтемне уйлап утырам. Очрашуга җай эзлим...”

Ярата белгәннәр бәхетле, диләр. Яшь барган саен Илдар күбрәк уйлана. Чыннан да ярату аңа бәхет алып килдеме соң? Бүген дә яратып, газапланып яшәү кирәкме аңа? Бәлки... Ярата белмәгәннәргә тынычрактыр... 

“Беренче мәхәббәтемне уйлап утырам. Очрашуга җай эзлим...”

Ярата белгәннәр бәхетле, диләр. Яшь барган саен Илдар күбрәк уйлана. Чыннан да ярату аңа бәхет алып килдеме соң? Бүген дә яратып, газапланып яшәү кирәкме аңа? Бәлки... Ярата белмәгәннәргә тынычрактыр... 

Әй, ул тынычсыз көннәр, газаплы төннәр. Кайвакыт вакыт агышын да онытып, уйларга бирелә ир. Өйгә кайтырга кирәклеге дә тәнгә суык үтә башлагач кына исенә төшә. Бу тормыш бигрәк кызыклы да, серле, дә, газаплы да инде. 

Менә бүген Илдар тагын уйларга бирелде. Кеше хәтере шундый бит инде. Анда берни дә онытылмый. Бары тик еллар узу белән тоныклана, азрак төсен югалта да, берәр сәбәп булу белән яңадан калкып чыга. Баш калкытып кына калмый, тармак-тармак чәчәк ата. Бүлешергә кешең булса, рәхәт тә бит. Кем беләндер уртаклашсаң, күңел дә бушап калган кебек булыр иде. Ләкин барлык хисләрне дә сөйләп бетереп булмый, аңламаслар, көлерләр кебек. 

Илдар эштән кайтып, бераз буш вакыты булган арада газета-журналлар караштырып утырды. Кайберләреннән өстән-өстән күз йөгертте. Тиз генә ахыргы биттәге кроссвордларны чишеп алды. Инде аш бүлмәсенә чыгам дигәндә генә таныш авторның хикәясенә күз салды. Бу мәхәббәт турындагы язма бөтен күңелен актарды, хәтер диңгезен айкап-чайкап ярга бәрде. Җитмәсә, сөйгән ярын мәңгелеккә югалткан ханымның исеме дә Дания иде. “Минем мәхәббәт тарихым, минем Даниям бит бу, минем үткән юлым. Ничек кадерле ул миңа! Шулкадәр якын ул миңа. Хәтта исеме дә ни тора!” – диде ул.

Кара әле син, язмышлар ничек кабатлана икән. Гаҗәп! Гүя синең үткәнеңне кырыйдан күзәтеп торганнар да, ак кәгазь битенә язганнар. Даниясен сагыну хисе тагын да артты. Янәшәсендә аның барлыгын, аңлавын тоясы килде. Ни өчен шулай бу? Өйдә җитәрлек җылы булмагангамы? Тормыш ярын Данияне алмаштыра алырдай кеше дип санамагангамы? Юкса, үзе теләп, үзе кулын сорап алды бит.

...Илдар белән Данияне мәктәп еллары таныштырды. Икесе дә уку алдынгысы, икесе дә бик актив иде алар. Аерма тик шунда гына: алар районның ике башындагы мәктәпләрдә укыйлар. Бары тик ярышларда, слетларда гына очрашалар. Очрашканда да сүз мәктәп, дәресләр, олимпиадага хәзерлек хакында сөйләшүдән узмый иде. Ә шулай да Данияне күргән көнне өенә очып-очып кайтуын хәтерли Илдар. Мәхәббәтнең, гашыйк булуның башы шушы булуын ул бүген генә аңлый шул. Яшьлеге, кыюсызлыгы белән бу татлы хисләрне аңламаган булган икән ул. Мөгаен, заманасы шундый булгандыр. Гадилек белән ихласлык, беркатлылык тантана иткән замана булган. 

Әнә бит хәзер интернет дөньясында казынып, чит ил киноларын карап үскән күрше малае Марат балалар бакчасыннан ук Әдиләне яратам дип кайта. Кечкенәдән үк Әдилә ярата дип иң матур күлмәкләрен киеп китә. Илдар үскәндә башкача иде. Кызларга тутырып сүз әйтү, бит уртасыннан пәп итеп китү түгел, йөзенә туры күтәрелеп карарга да курка иде ул. Нәни Марат кебек балалар бакчасыннан ук кызлар күзләгәне дә никтер хәтерендә сакланмаган. Бу хакта әниләре дә бер дә сөйләмиләр иде. Ә менә Данияне югалтуы өчен әтисе гомеренең соңгы көненә кадәр шелтәләде. Хәтта туйны кичектерү тәкъдимен дә җиткереп караган иде. Күрәсең, беренче өзелеп сөйгән ярларның онытылмавын чамалаган инде дөнья күргән әтисе.

Шулай уйлана торгач, әллә нишләп, җитдиләнеп калды ул. Хикәяне дә азагына кадәр укып бетерә алмады. Газетаның әлеге бите ачылган килеш өстәлдә калды. Аны алып куярлык та вакыты юк кебек иде. Хатирәләр бөтен тәненә таралып, атлап түгел, йөгереп узды. Ир тиз генә китап шкафына барып, истәлек дәфтәрләрен, блокнотларын барларга кереште. Дания белән бәйле бер генә булса да истәлек табасы иде бит, мәхәббәтенә алып барып та, ярты юлда өзелеп калган юлның башын табасы иде. Онытмады ул аны, онытмады. Шуңа күрә яшьлеге белән бәйләгән хатирәләр тулы кәгазьләрен, хатларын, истәлекләрен еллар узса да ташларга ашыкмады һәм башкалар кагылуын да яратмый иде. Аның еракта калган, бары тик хыялдагы якты йолдыз булып янган яшьлек мәхәббәте турында хатыны да, улы белән кызы да белә иде. Ләкин беркайчан да йортта бу хакта сүз кузгатмадылар, ярасына кагылмадылар, сорашмадылар, үзенә сиздермәделәр.

Илдар тиз-тиз актарып, шкафтан яшел тышлы блокнотын эзләп тапты. Суга сусаган юлаучы кебек сулыш алырга да онытып, аның битләрен актара башлады. Һәр бите якын, һәр бите аны хәтерләтә, әйтерсең лә 30 ел вакыт узмаган да, әйтерсең лә еллар чәчләргә чаллар сипмәгән, ул көннәргә кул сузымы ара гына кебек, барысы да истә, хәтердә бит. 

Менә таныш язу... “Онытма мине, онытмам сине”. “Яшьлек дустым, бул үземә!” Даниянең тавышы колагында яңгырагандай булды. Яңгыравыклы тавышы белән шушы сүзләрне кабатлап, бар дөньясын онытып чаркылдап көлеп җибәргән иде ул. Көлүендәге самимилек, аның йөзендәге мөлаемлек бүгенгедәй күз алдыннан узды Илдарның. Нишләде ул? Ник соң саф сөюне сакламады? Ник ашыкты? Кире борылырга мөмкинлеге булганда да, горурлыгы белән оттырды. Нәкъ җырдагыча: берсенә ашыгырга да, ә берсенә көтәргә генә кирәк булган да бит. Блокнотның һәр бите саен чәчәк ясап, чатына яратам дим язылган. Тик Илдар ул сүзләрне бергә чакта язганмы, әллә аралар өзелгәчме, анысын ачык хәтерләми. Мөгаен, әйтергә өлгермичә калган сүзләрдер ул, юкса көн саен язылмаган булыр иде. 

Мәктәп елларындагы гыйшык уты бәлки дөрләп китмәгән, сүрелгән дә булыр иде. Язмыш эшедер инде. Аларны укуны тәмамлап, студент тормышы белән яши башлаган көннәрдә кабат тулай торак баскычы очраштырды. Икесе өчен дә көтелмәгән хәл булды ул. Сөйләшеп куйсаң да шулай килеп чыкмас иде. Алар бер үк тулай торакка урнашкан булып чыкты. Бары тик берсе – икенче, икенчесе – бишенче катта гына. Дания авылдан килеп, авыр сумкалары белән баскыч буйлап көч-хәл белән шуышкан вакытта, Илдар арттан куып җитеп, тиз генә ярдәмгә ашыккан иде. Кызның адресын сорыйсы да, дуслык тәкъдим итәсе дә булмады. Чит шәһәрдә, туган йортны сагынып йөдәгәндә кызга Илдар бик кирәк иде. Алар юллары кушылганны сизми дә калды. Сары яфрак бураннарын ерып башланган көзне, карлы Казан урамнары алмаштырды, аннан кояшлы яз килде, чәчәкле җәй җитте. Ә бер-берсенә үлеп гашыйк җаннарга кышы да чәчәкле, көзе дә ягымлы иде. 

Өч курс укыгач, Илдарның әтисе авырып китте һәм аңа тиз генә читтән торып уку бүлегенә күчеп, авылга кайтырга туры килде. Әнисенең ялгызы калуыннан курыкты ул. Әтисенең тереләсенә табиблар бераз гына да өмет бирмәгән иде. Тормышта әллә ни авырлыклар, югалтулар белән очрашмаган Илдар югалып, каушап калды. Әнисенең сулып калган йөзе аны тагын да борчылырга һәм ашыгып карарлар кабул итәргә мәҗбүр ите. Әллә шушы адым, икесе ике җирдә үткәргән ике ел аерды аларны. Әллә бу бер сәбәп кенә булды микән? Тормышка буталчыклар килеп керде... 
Бүген инде язмыш эшедер дип тынычланудан башка чара юк. Үкенечләргә каршы дару да кулланылмый. 

Илдар кабаттан диванга барып утырды да, башка Даниясез түзә алмаячагын аңлап, кулларын йодрыклады. Исән бит аның Даниясе, исән, район үзәгеннән ерак та түгел бер авылда яшәп ята. Тик менә ул кайдадыр һаман да гыйшык утында янучы тиле бер Мәҗнүне барын хәтерли микән инде? Ничек итеп бер генә булса да сөйләшеп торырга, ничек итеп кырыйдан гына булса да бер күз ташларга? Таныр иде микән ул яшьлек мәхәббәтен. Олыгая баруны йөрәк кабул итмәсә дә, көзгегә карап та, арттан куып тоткан балаларга карап та чамалап була инде. Очраклык белән дә юллары кисешмәгән, ялгышлык белән дә бер генә сәлам дә юлланмаган шул. Мөгаен, яраткан кешесенең тормышын бозудан курыккандыр Илдар.

Тып-тын бүлмәдә гомеренең кыл уртасына җиткән ир һәм тиз генә тынычланырга охшамаган уйлар... Бу яшьтә: “Беренче мәхәббәтемне уйлап утырам. Очрашуга җай эзлим”, – диюче булса, бәлки Илдар, беренче үзе кычкырып көлгән булыр иде. Ләкин бу хакта кешегә дә сөйли алмый, көлерлек хәлдә дә түгел әле ул бүген. 
Ир-атлар еламый диләр. Илдар да күз яшен кешегә күрсәтә торганнардан түгел. Тик гомерендә өч мәртәбә елаганын хәтерли ул: берсе – әтисен мәңгелеккә югалткан көнне. Чөнки әтисенә хөрмәте дә, ихтирамы да, бурычы да мәңгелек иде. Әтисенең бер кул күтәргәнен, хыялларына каршы килгәнен хәтерләми ул, гомеренең ахыргы көненә кадәр киңәшче, терәк булды. Иң дөрес киңәшне гел ул бирә иде. Илдар аны берсүзсез тыңлады. Тик бер генә тапкыр тыңламыйча ялгышты. Бусы иң зур ялгышы – гомерлек хатасы булды. Ашыгып яр сайлады ул. Ә бәлки Даниягә үч итептер... Акыллы нәселдән, дип булачак хатынын үтереп мактаган туганнары аның гомер дәвамында үкенеп яшәвен хәзер дә белмидер әле. 

Икенче елавы – Данияне югалткан, өченчесе – кулына балдак кигән көнне. Чарасызлыктан, йөрәге әрнеп, беркемгә дә әйтә алмаган серләрнең ургылып тышка чыгуы иде бу. Ялгызы калып, җирне төя-төя елаулары әле дә истә. Әлеге дә, баягы: “Кеше нәрсә әйтер“, “Кеше теленә кермик“, “Рәнҗешне кая куярмын”, – дип канга сеңеп калган тәрбия эше иде бу. Авыл кешесенең халык алдында сер бирмәве, беренче чиратка үзен куя белмәве. 

Авылга кайтып, эшкә урнашу белән сала белән кала арасы ерагая. Чөнки, эш ташлап һаман-һаман шәһәргә чаба алмый, ә кыз шулай ук шимбә көнне укыган атналарда ялгызы гына юлга чыгарга теләми. Юкса, янында Илдар булганда атна саен кайтып йөрсәләр дә. Аннан Даниягә Илдарның авылда кызы барлыгы хакында хәбәр килеп ишетелә. 
– Төс-кыяфәте белән сиңа охшаган. Кызлары да очрап тора бит. Авылда күңелсезләнеп ятмый егет, – диделәр аңа. 
Дания йөрәгенә бу сүзләр пычак булып барып кадалды. Кичә генә егет башкача сайраган иде түгелме соң?

Шуңа үч итеп Дания дә үзеннән бер курс түбән укучы Казан егете белән дуслаша. Ике гашыйк эчтән генә газап утында яна-яна чит ярларны сөя. Ләкин горурлык дигән нәрсә икесенең берсенә дә артка борылып карарга ирек бирми. Матур сүзләр чит-ятларга сөйләнә. Яңа вәгъдәләр, яңа уй-хыяллар бөреләнә. 
Мәхәббәт җепләре чуалып, бөтенләй буталып, сүтеп алып булмаслык хәлгә җитә. Читләр аларны дөрес юлга бастырырга омтылып, бар көчләренә тырышып, бер-берсеннән башка бәхетле була алмаячакларын аңлатып карасалар да, нәтиҗәсе булмый. Яшьләр әле бу вакытта бәхет төшенчәсенең төбендә ни ятуын, беренче мәхәббәтнең сүнмәс-сүрелмәс булуын аңламый шул. 

Дөрес, Дания берникадәр вакыттан соң, дуслашырга омтылыш ясап карый. Тик бу вакытта инде Илдарның балдаклар алынган, туй көне билгеләнгән була.
...Диплом яклап, йокысыз, тынгысыз, борчулы көннәр, төннәрдән соң, күңеленә ниндидер бер җиңеллек алып, Дания кич җиткәнне дә көтмичә йокларга ятты. Арган, талчыккан иде кыз. Йокысын туйдырып, ял итү иде теләге. Тик бик озак вакыт йоклап китә алмый ятты. Үткәннәрен дә уйлады, киләчәген дә... Ни генә дисәң дә, бик рәхәт тә, тыныч та иде бит аңа Илдар янәшәсендә. Артык яратты бугай аны Илдар. Бер сүзеннән дә чыкмады, каршы да килмәде, күзенә генә карап торды. Дания һәрчак игътибар үзәгендә иде, яклау тойды. Менә шушы артык яратуы белән масайтты да бугай инде ул аны. Горурлык кына озакка бармады... 

Бу көнне күргән төш Данияне айнытып җибәрде. Илдарны озын чәчле бер кыз кып-кызыл чәчкәле бакчага таба өстери иде. Егет һаман да артына борыла-борыла нидер эзли, үзе кемнәрдәндер автобусның кайчан авылга кайтып җитүен сорый. Кыз уянып китте дә, группадашлары белән саубуллашу кичәсенә баруны да онытып, авылга кайтырга карар кылды. Кайтачак та, бүген үк Илдары белән дуслашачак ул. Ә кичкә әле саубуллашу мәҗлесенә дә килеп җитәчәк! Азагына булса да өлгерәчәк. Илдар ул кайтуны ишетү белән, элеккечә, шунда ук авылга очып килеп җитәчәк! Хыяллар зурдан, ышаныч көчле иде кызда. 

Ләкин... Илдар ул көнне дә, икенче көнне дә авылга килмәде. Хәтта Дания чыгарылышка дип алган иң матур киемнәрен киеп ике көн рәттән клубка чыкса да. Бу вакытта да Даниядә ышаныч бетмәгән иде әле. Егетнең ялындыруы гынадыр дип уйлады. Үзеннән баш тарта алыр дип уена да китермәде. 
Егетнең үзен ихластан яратканына ышанган Дания әле һаман да өметләнә иде. Икенче көнне иптәш кызы аша үзе Илдарга сәлам җиткерүен, аның авылда булуын әйтүне үтенеп җибәрде. Көне буе кич җиткәнне көтте. Бу көн аның өчен бигрәк озак үтте. 

Килде Илдар. Тик бер минутка. Бары тик саубуллашыр һәм аңа соңгы тапкыр: “Яратам!” – дип әйтер өчен. Соңга калуын әйтеп, бит очыннан үпте дә, мотоциклына утырып китеп тә барды. “Хуш!” – дигән сүзе кайтаваз булып Даниянең колагына ишетелеп торды. Үз колакларына үзе ышанмады. Аларның икесенә дә бик авыр иде бу вакытта. Дания таштай катып калды, күңелендә ниндидер бер үкенеч хасил булды. Илдар исә юл буе күз яшьләрен тыеп кайтып, авыл башындагы чишмә буена төшеп елаган иде. Бик озак ялгызы чишмә тавышын тыңлап, ялгызы утырды-утырды да, егет сүзе бер була дип, кабул иткән карарының нык булуын исбатларга булды. Бу вакытта кыз сорарга бармаган булсалар да, ике йортта да туй мәшәкатьләре башланган иде инде. 

Менә бит Даниянең төшләре ни юраган. Илдары аңардан башка гына мәхәббәт бакчасына аяк атламакчы икән бит. Кызның да тынычлыгы югалды. “Гаеплене эзләргә соң. Хисләрне йөгәнләп эш эзләргә кирәк. Казанда калыргамы? Авылга кайтыргамы?” – дигән уйларга Дания җавап таба алмады. Хәер, хәзер аңа барыбер иде инде. 

Илдар уйларын һич кенә дә йөгәнли алмады. Алар актарылды да, актарылды. Дөресрәге, ул алардан арынырга теләмәде дә. Хыял гына, уй гына булса да шундый татлы, тәмле иде алар. Хәер, Дания белән бәйле һәр вакыйга аның өчен тормыш бәясе тора һәм һаман-һаман аны эзләп табарга, еллар узгач булса да, күзләренә карап: “һаман яратам, оныта алмадым”, – дияргә әйди. Хәтта, кызы, улы үсеп җитүен, гыйшык-мыйшык чоры узып баруын, мондый уйлар алар алдында оят булуын аңласа да, белсә дә...

Шкафта яшьлек исе аңкып торган әйберләр күп. Менә кипкән умырзаялар... Алар инде истәлек дәфтәре арасында ятып тарала ук башлаган. Ләкин, күкрәк тутырып сулаганчы ук Дания исе килеп бәрелде үзләреннән.
Җыр кызы иде Дания. Хыялланырга яратты. Илдар исә аның хыялларын тормышка ашыручы бер тылсымчы кебек иде. 
– Минем умырзаялар кыры күрәсем килә, – диде Дания берсендә иркәләнеп кенә. 
– Ә мин сиңа әлеге чәчәкләрнең болынын бүләк итәрмен, – диде Илдар уенын-чынын бергә кушып. 

Чыннан да, иртә язда умырзаялар үскән урман аланлыгын табып, алып барды ул мәхәббәтен. Биредәге чәчәк исе, баш калкыткан ак, сары, зәңгәр умырзаялардан кызның аңнары томаланган иде. Шул чәчәкләрне таптаудан куркып, Илдарның кулларында гына күтәреп йөргәне дә истә. Хәзер ул тагын да зуррак аланлыклар табарга да риза. Дания генә аның белән барсын, хатын татлы хыялларын гына аңарга җиткерсен. Бар теләген дә үтәргә күптән риза бит ул. 
Таныш-белешләр күп тә бит, тик аның кайсына ышанып сер сөйләргә соң? Күңеленең иң яшерен бер җиренә урнашкан уйларын кемгә ачып салырга? Ә Дания ничек кабул итәр? Ул аның белән сөйләшергә теләмәсә? Бәлки очрашырбыз дигән өметләр дә юкка чыгачак димәк?!

Тормыш иптәшенең эштән кайтып керүе дә уйларыннан тиз генә айнытмады аны. Тимерне кызуында сугарга теләп, телефон кенәгәсеннән таныш номерлар эзләде. Бүген көндәлек яңалыкларны, эштәге хәлләрне сөйләшергә дә онытып, күңеленнән яшьлектәге ышанычлы дусларны эзләп китте. Хатыны Равия сөйләде дә, сөйләде. Ә ишетүче югын гадәттәгечә сизмәде. Аның назга сусаган җаны бу юлы да салкын караш белән очрашты. 

Баштарак хатыны күрше карчыгы янына кереп, хәлен белеп, яңалыклар белән уртаклашып чыкты. Кич кабат икесе ике бүлмәдә телевизор карау белән төгәлләнде. Кыенлык күрмәсә дә, юклыкны белмәсә дә, Равиягә иренең гомер буе кемнедер юксынып яшәвен сизеп яшәве җиңел булмагандыр. Ләкин ул тигез гаилә, балалар бәхете хакына моны артык куертмады, зурга җибәрмәде. Чөнки тавыш чыгарып кына йөрәккә әмер биреп булмаячагын аңлый иде. Ир һәм хатын балаларына беренче мәхәббәтне сакларга, югалтмаска киңәш биреп үстерде. 

Сәгатьләрне көннәр алмаштырды, атналарны айлар. Ничек итсә итте, Илдар Данияне эзләп тапты. Аның әле яңа гына фаҗигале рәвештә тормыш иптәше вафат булуын белде. Өч кызының инде гаиләләре белән калада яшәвен ишетте. Ләкин беренче адымны ясарга бик озак кыймый йөрде. Бары тик үзләренең беренче танышкан, җиргә пышын-пышын яфраклар коелган сентябрьнең соңгы көнендә Илдар кыюсыз гына Даниянең капкасын шакыды. Йөрәге чыгарлык булып типсә дә түзде. Дания нинди генә җавап бирсә дә, ни генә әйтсә дә, ул барына да әзер иде. 

Бу көнне Илдарның кабат күңеле тулды. Карашларын читкә төбәп, үткәреп җибәрергә тырышса да, Дания керфегендә ялтыраган яшь бөртекләре күзләрне кабат чылатты. Ә ул яшьләргә барысы да сыйган иде. Ике гашыйкның гомер буе сагынып яшәве дә, меңнәр арасыннан бер-берләрен эзләү дә, онытырга тырышу да, бәхетле кыяфәт чыгарып уздырган гомер дә... 

Бик озак сөйләшеп утырды алар. Яшьлек бакчасын кабат-кабат урадылар. Берсе хәтерләмәгәнне икенчесе исенә төшерде, икенчесе оныткан берсенең хәтерендә иде. Татлы да, газаплы да истәлекләр мәңге бетмәс кебек тоелды. Ләкин Илдарны гаиләсе көтә иде. Аерылырга бер дә теләмәсә дә, саубуллашып китүдән башка чарасы калмады. 

Равия күнеккән иде инде. Ул иренең соң кайтуына да, күңелсезләнеп яки очынып йөрүенә дә әллә ни игътибар бирмәде. Бары тик авыл хәлләрен сөйләп, балаларының сәламнәрен генә җиткерде. Аннан ятар алдыннан чәй эчәргә чакырды. Илдар да тыныч кына өстәл янында үз урынын алды. Ир бүген язмышка ул кадәр үпкәле түгел иде. Гомерлек мәхәббәтенең күзенә генә булса да карый алды бит. Дания дә алар бәхетсезлегендә хатыны гаепле түгел икәнне кат-кат аңлатырга тырышты. Аннан соң, Дания белән яшьлектәге кебек тормыштагы һәр вакыйгага җиңелрәк карарга, катлауландырмаска да сүз куешканнар иде. Тормыш үз агымына шулай акрын гына дәвам итәр. Иң мөһиме – Даниясе исән булсын, аны кабат югалтырга язмасын! 

Ләйлә Искәндәрова.
Фото: https://www.freepik.com/

 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу эсэрне укыгач башыма шундый уй килде, кем сагынмый икэн ул яшьлекне, сойгэн ярны. Э бит без аларны белмибез тормыш иткэндэ без ул сойгэн яр белэн ничек яшэячэгебезне, эййе безнен белэн яшэп, сабыр итеп, барсына тузгэн хатыныма рэхмэт дияр идем ир кеше булсам, гафу сорар идем шул салкын карашка тузеп, сабыр итеп, тормышны саклап калган хатынымнан. Эле кем белгэн алда нэрсэ буласын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе,бик дорес фикер,килешэм сезнен белэн.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Яшьлек мэхэбэте,саф,чиста шунын очен ул гомер буе безне озатып бара,чын союне куреп конлэшучелэр,кара кузлэр,торле гайбэтлэр уйлап аеручылар,арага керучелэр дэ куп,мин яшьлэргэ шуны эйтер идем Ильдар кебек гомер буе бер курешергэ тилмереп гомерегезне уткэрмэгез,гайбэт,ялган сузлэрне тынламагыз,яраткан кешегез белэн яшэгез,гомер тиз утэ,укенеп яшэргэ калмасын иде,бэхетле булуга ни житэ.

        Мөһим

        loading