Я гүр картның христиан динендә иманы нык иде. Чиркәүдә службасын да калдырмады, муеныннан хачын да салмады. Дин кысылган елларда да балаларының муеннарына хатыны Нәчтүнәдән туган көннәрендә үк тәре астырып куйдыртты. Шуны белә торып, дусты Габделкәбир, әледән-әле:
- Әй син Адәм баласы, кайчан ислам диненә чыгасың, хак юлга басасың? - ди...
Я гүр картның христиан динендә иманы нык иде. Чиркәүдә службасын да калдырмады, муеныннан хачын да салмады. Дин кысылган елларда да балаларының муеннарына хатыны Нәчтүнәдән туган көннәрендә үк тәре астырып куйдыртты. Шуны белә торып, дусты Габделкәбир, әледән-әле:
- Әй син Адәм баласы, кайчан ислам диненә чыгасың, хак юлга басасың? - ди дә тора.
Әллә ничә тапкыр аңлатып та караганы бар, христиан дине минем өчен хак дин ул, ата-бабайлар дине дип. Юк, һич кенә дә колагына элмәс. Әле менә бу килгәнендә дә һаман шул сүз:
- Ата-бабаңнарыңны көчләп кенә чукындырганнар. Алар минем әтәйнең белешләре иде, бер дә чиркәүгә йөрмәделәр, тавык тәпиенә дә чукынып утырмадылар.
Имеш, синең болай ни татарга, ни урыска кирәгең юк; берсе, миннән баш тарткан икән - тартсын, дисә, икенчесе, төртенеп йөрсә дә, барыбер татар инде ул дип кешегә санамый.
Нишләп санамасын, саный, Ягүрнең урыс арасында да таныш-белеше бихисап. Берсе дә син татар дип тормый, эшенә дә яллый, юлы төшкәндә, бер чынаяк чәен түгел, мәен дә кызганмый. Шулай дисә дә, Габелкәбирдән дә якын иткән дусты юк аның. Язмыш икесен ике Аллага баш идергәч, нишләсен?! Алла бер дип әйтәләр дә әйтүен, алай да исемнәре төрле.
Ягүр - балта остасы. Габделкәбирне бу елда зәп-зәңгәр өйгә кертеп утыртты ул. Сап-сары бүрәнәләрне тышлап матурлыгын күмикмени дип тарткалашыбрак караган иде дә, тышлаган өй, буяп та җибәрсәң, авылның күрке була икән. Эш беткәч, урам уртасына чыгып, соңгы тапкыр күз ташлаганда, күңеле булып, авызына кадәр ерылды.
- Тәки кояш оясында яшәтәм бит мин сине,- диде.
- Миңа өйнең ниндие дә ярый, Мәйсәрә түтиеңне, - дигән булды Габделкәбир.
Ивангурыдта тышлаган өй бер Габделкәбирдә генә. Ул матур яшәргә ярата. Ул бай яшәргә ярата. Ягүрнең, балта остасы булса да, башкалардан аерылып тору уе ике ятып бер төшенә керми. Һаман шул атасыннан калган каралып беткән каралты, мич башы җимерелә башлаган мунча, ишекләре асылынган абзар.
Габделкәбир йортын вакытын кызганмыйча, бик җиренә җиткереп эшләде Ягүр. Тәрәзә өлгеләрен дә, кашларын да үзе ясамады, тагын да остарак икенче берәүдән эшләтеп алдырды. Буявын, кадагын табу Габделкәбиргә берни тормый. Аның да һәркайда танышы, һәркайда кирәкле кешесе бар. Яшь булса да, мулла дигән даны киткән, тегесенең баласына да исем кушкан, монысыныкына да. Ягүрнекенә генә куша алмаган да, шуңа эче бора торгандыр, бахырның.
Ягүр шулай дип көлсә дә, Габделкәбир иманының үзенекеннән дә ныклыгын белә иде. Сугышында да, өтермәнендә дә намазын калдырмаган, авызына аракының тамчысын алмаган бер адәм иде ахирие. Дин өчен бәхәснең дә әледән-әле чыгуы юкка түгел.
Кунаклар белән чәйләп алгач, хатын-кыз янында авыз күтәреп эчеп утыруны яхшысынмыйча, Ягүр алардан үзләрен генә аш бүлмәсендә калдыруларын үтенде. Нәчтүнәсе Мәйсәрәләр килеп кергәндә яңа гына мунчадан чыккан да, чәчен тарарга-үрергә өлгермичә, җыеп, яулык белән генә тасмалаган иде. Түр тәрәзәләрне ачып, уртадагысы каршында җырлый-җырлый йөзен, башын тәртипкә китерергә кереште. Мәйсәрә дә икенче ачык тәрәзә каршысына килеп утырды. Тавышы моңлы булса да, иптәш хатынына кушылмады. Мондый эшләрне дин дә кушмый, ире Габделкәбир дә өнәп бетерми иде. Ул ялгызы калганда гына, анда да тын гына, үзе өчен генә җырларга күнеккән.
Керәшен авылларының матурлыгы, дип уйлады Мәйсәрә, Нәчтүнәнең туган җир турындагы җырлары тәэсиренә бирелеп. Урман эчендә утыргач, үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең. Утыз йортлы гына хуҗалык булгач, Лукдун урамнарын трактор да бозмаган, мал да таптап бетермәгән. Бөтен җирләре чирәмле, албакчаларының барысы - чәчәктә.
Лукдунны Габделкәбир дә ярата. Әле хатыны Мәйсәрәгә юл буе әйтә килде. Их, безнең авыл да шушындый гүзәл бер җиргә утырса, ди. Печәнне дә урманга керәсе дә чабасы, чишмәсенә дә бакча узып кына төшәсе.
Габделкәбир дә уйларына батып, тәрәзәгә караган иде. Казлар чирәмләп йөргән ишегалдын күзәтә, ахрысы. Мәйсәрә ачык ишек аша гына картына карап алды. Габделкәбир салып арыган дустыннан ялыккан, шуның мәгънәсезләнә башлаган сүзләрен ишетмәс-тыңламас өчен, Нәчтүнә башлаган көйләргә изрәп утырганга салына иде булса кирәк.
Менә җыр да өзелде. Нәчтүнәгә үзенә генә җырлау кызык түгел санапмы, кунакларына Ягүр:
- Әй, нигә әле сез бер дә кушылмыйсыз, татарча җырлыйбыз бит, чукынып утырмыйбыз, - диде.
Ахирие бу сүзне артык дорфа күрде, югыйсә Ягүр бер шаяру белән генә әйткән иде. Җавап кайтармаганын күрсә дә, Ягүр аның саен дәртләнеп, үртәшергә үк тотынды:
- Ә-ә, Аллагыздан куркасыңмы? Менә мин курыкмыйм, безнеке бар эшне рөхсәт итә, - диде ул. - Җырларга да, биергә дә, и рәхәт яшәргә дә! Аракы да эчмәгәч, яшәүнең рәхәте нәрсәдә?
- Нәрсәдә булсын, тормыш муллыгында, саулыгыңда, балаларың барлыкта, - дип тезеп китте Габделкәбир. - Аракыны аны дуңгыз да эчә ала. Бәхетне аны чын кеше, иманлы кеше генә аңлый.
Инде:
- Син мине имансыз, димәкчеме? - дип бәйләнә башлаган Ягүргә түр яктан Нәчтүнә:
- Йә җитәр инде, папасы, юкка тарткалашма,- дип кычкырды.
Авызына капканчы, бер кәлимә авыр сүз әйтә алмаган Ягүр, бугазыннан кайнар су үттеме, әнә шулай гайрәтләнә торган иде.
- Йә, нәрсә, авызыңны йомып утырасың,- диде ул, әле һаман да гайрәтләнеп.- Иманыңның ныклыгын эчмәвең белән расламакчымы?
- Юк, ул бәхәскә алына торган нәрсә түгел, динебез хак, чын,- дип, бер кирәкмәгәнгә исерек белән сүз көрәштерә башлады Габделкәбир дә.- Тормыш аны кешегә аңламаган чагында бик ачык аңлатып куя. Таш кебек кенә китереп бәрә ул. Аңларга да өлгерми каласың.
- Аңлатмас. Син бисмиллаңны укыганчы, мин ун тапкыр чукынып өлгерәм, - диде Ягүр. - И миңа бернәрсә булмый да. Синекен әле әллә ишетәләр, әллә юк. Син бисмиллаңны укыганчы, ун тапкыр чукынам мин! - дип кабатлады тагын Ягүр. - Башка догаңны укыганчы - егерме. Миңа башкасы кирәкми дә. Чукынасың да вәссәлам! Мин башкасын белмим дә. Мин шуның белән яшим, шуның белән биш баламны бер дигән итеп үстерәм. Табагымда итем тора, өстәл астында - чәкүшкәм, баз өстендә - сөтем.
Бәхәс кирәкмәгән юл ала башлаганлыгын күргәч, башлап Габделкәбир туктарга булды.
- Йә, җитте, юктан гына күңелсезләнмик, син чукын, мин дога укыйм. Боларның берсе дә безнең дуслыкка мишәйт итми,- диде.
- Менә, менә, җиңелә башладыңмы, мулла бабай?! - дип көлде Ягүр, үзенең дине өскәрәк чыкканга инде тәмам ышана башлап.
- Мин бит җиңәр өчен сөйләшмим. Хакны-ялганны бер Алла гына белә,- диде аңа каршы Габделкәбир.
- Христос, диген! Христос! - дип тәкърарлады Ягүр.
- Гайсә пәйгамбәр дә белгән, - дип килеште аның белән кунак. - Пәйгамбәргә алдан күрүчәнлек бирелгән. Без бит аны кире какмыйбыз, әмма чын дин дип ышанганнан да баш тартмыйбыз. Мин үз кануннарыбызның дөрес юлда йөрткәненә, мөселман әхлагының, гадәтләренең тазалыгына иман китергән.
- Төкерәм мин синең ул иманыңа! Хатыныңның башын яулыктан чыгармагач, үзеңә бер тамчы аракы кабарга ярамагач! - дип ычкындырды Ягүр.
Монысы артыгракка киткән иде. Бәхәсне шул урында туктатыр өчен, күп салудан кызган дустын калдырып, Габделкәбир кайтып китәргә уйлады да һәм түр бүлмәгә ачылган ишеккә Мәйсәрәсенә дәшим дип барганда, тегесе:
- Әллааһүммә ләә тәкътүлнәә бигадабикә вә ләә түһликнәә би газәәбикә вә гаафинәә каблә зәәлик,- дип кычкырып җибәрмәсенме!
Габделкәбир хатыны дип яшеннән саклану догасын ни дип укыганына аптырау катыш ишектән караганда, чалт аяз көнне урта тәрәзәдән кергән яшен чәч тарап утырган Нәчтүнәне инде сугып та үтергән иде. Тәрәз төбендә чәч тарап утырган хатын чукынырга да өлгерә алмыйча калган иде.
Мәйсәрә һаман укуында булды:
- Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ. Ләә иләәһә илләллааһү мүхәммәдүр-расүүлүллааһ. Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү йүхьйии вә йүмиитү вә һүә хәййүн ләә йәмүүтү бийәдиһил-хайру вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир. Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил- әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр. Раббәнәгъфир лии вә ли вәәлидәййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкумүл-хисәәб. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.
Ягүр карт ни дияргә дә белмәде. Чукыныйм дисә, бармаклары дерелди, телим дисә, ирене тыңламый, барыбер догасын белми. Айнып килгән зиһене белән, мөселман иманында китү догасының эчтәлеген дә аңламыйча, ичмасам, изге сүз астында җан тәслим кылды, дип уйларга гына өлгерде.
Хатыны догаларны, гадәтләнгәне буенча, кирәк чакта аңсыздан да укыганын аңлаган Габделкәбир нишләргә дә белмәде, ике ут арасында иде. Христиан динендәге адәми затка бу эш ярармы дип борчылды. Ул җанын ярырдай булып ишек яңагына килеп терәлгән Ягүргә карады:
- Теләсәң, әйдә, динегез ни куша, шуны эшлик, теләмәсәң, инде үзебезчә ни дә булса кылырбыз.
Биш баласы белән тол калган Ягүрнең күзе тулы яшь иде. Анда ничек күмү кайгысы идемени?! Гомере буе хатын-кызның чәчен яулык астына яшерүенә каршы булган Ягүр, һаман саен:
- Башына яулык киеп утырган булсачы, яшенне күргәндер бит инде, - дип өзгәләнде.
Күктә ни күкрәү ишетелми, ни узгынчы яшеннәр юк бер көн иде. Кинәт ни дә буласын белсә, яулык ябу түгел, башына сырма ябып та утырыр иде ләбаса! Габделкәбир, дустын тынычландырыр өчен:
- Башта исәнме-юкмылыгын карыйк, - дисә дә, Нәсимәнең мизгел эчендә вафатлыгы курку катыш катып калган күзләренә үк чыккан иде. Габделкәбир хатынны салырга урын хәстәрли башлады, Ягүр Нәчтүнә янына килеп тезләнде:
- Ташлап та киттеңмени, мамасы-ы? Үлгәнмени соң ул, Габделкәбир?
- Шулайрак шикелле... Яшен суккан адәмнәрнең, коры җиргә күмеп торсаң, аңга килгәннәре турында укыганым бар барын, ярдәм итсә, шулай эшликме соң? Дөресен әйтим, инде файдасы юктыр кебек.
Ягүр, кулына тарак тотып егылып төшкән хатынына яшь аралаш карады да:
- Чукынырга да өлгермәгән - диде. - Чукынырга да өлгермәгән!
- Нинди иманда китсә дә, урыны җәннәттә булсын инде,- диде Габделкәбир, чын ихластан.
Яшен ташы вакытсыз, гөнаһлы җанны сайламыйча, дөньяның иң ачык күңелле саф бер затына китереп суккан иде. Алай дисәң, Ходай әмере булмаса, яфрак та селкенмәс.
Комментарийлар