ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль хуҗаларына машина номерларын ешрак сөртеп торырга киңәш итә. Россия административ кодексы буенча, машина номеры укылмаса яки дәүләт таләпләренә туры китерелеп урнаштырылмаса, 500 сум күләмендә штраф каралган.
* * *
Хәзер телефон аша кешенең автомобилен эзләп табып булачак. Россия белгечләре кесә телефонына урамдагы машиналарның номерын видеокамерага төшереп, аларның хуҗаларын ачыкларга мөмкинлек бирә торган мобиль программа уйлап тапкан. Бу суд приставларына бурычлы кешеләрне ачыкларга ярдәм итәчәк. Суд приставы машина хуҗасының кем икәнен белгәч, бурычларын түләттерүне таләп итәргә яки милкенә, шул исәптән машинасына арест салырга мөмкин.
Комментарийлар