16+

100 яшьлек Мәүҗүдә әби: «Гомере буе эшләдем, йокы күрмәдем»

Бу кадәрле гомерне ничекләр яшимдер, үзем дә шаккатам, гасыр белән тиңләшим әле, дип, Аллаһыдан да сорамаган идем югыйсә, ди Мәүҗүдә әби Галимҗанова.

100 яшьлек Мәүҗүдә әби: «Гомере буе эшләдем, йокы күрмәдем»

Бу кадәрле гомерне ничекләр яшимдер, үзем дә шаккатам, гасыр белән тиңләшим әле, дип, Аллаһыдан да сорамаган идем югыйсә, ди Мәүҗүдә әби Галимҗанова.

Бәхетле вә бәрәкәтле гомер иясе булуына балалары, онык-оныкчыклары белән бергә үзе дә сөенә, әлбәттә.

“Йокы күрмәдем...”

Арча шәһәрендә гомер итә ул. 15 май көнне 100 яшен тутырса да, үзе белән күрешкәч, телгә бер генә сүз килә – сөбханалла! Камил акылында, хәтере аяз – айлар түгел, 30-40 ел элек кайсы көнне ниләр булганын ноктасы, өтеренә кадәр төгәл белә, балалары-оныклары сөйләшкәндә ялгышып куйсалар да, җәһәт кенә төзәтә. Күбәләк кебек кенә кечкенә үзе, җиңел гәүдәле, әле дә таяксыз йөри.  

– Кеше күрмәгәндә бакчага чыгып, чүпләр дә йолкыштырам әле, өйдәгеләр эшләмә инде, кеше көлдермә диләр. Нишләтим соң җаным түзми, бакчабыз да тәртиптә, гаеп эзләп йөрүем дә түгел, менә хәрәкәтләнгәч рәхәт бит, гомере буе эшләп яшәдем – гадәттерме инде, чирдерме, кәефем булганда тик утырасым килми. Бакчадан йөреп керсәм, сулышларым киңәя, – ди Мәүҗүдә әби. – Гомергә йокысыз булдым. Артык күп ашамадым. Гомерем буе сөтсез кара чәй эчтем, кара ипи белән ак май ашадым. Тагын ит яратам әле. Хәзер телевизордан да еш итәм, газеталарга да гел язалар – организм таушалмасын өчен имеш, режим белән яшәргә  кирәк. Яшәгән, ди! Кулдан авыр хезмәт китмәде, үзем йокы күрмәдем. Ирем Мөхәммәтне дә гел әйдәләп торырга кирәк иде, минсез эш бармады, сеңлем. Өйдәгеләр белә – чуар йөрәкле, тынгысыз, кызу холыклы мин, кыскасы, ут идем.

Тормышны артык яратканга да ут холыклыдыр ул миңа калса. Гомере буе янындагылар өчен балкып, янып яшәмәсә, иманым камил, гасыр дилбегәсен моның нык кысып та тота алмас иде. Әле бит әнә бүген дә, нәсел башы буларак, төп сүзне йортта Мәүҗүдә әби әйтә, урыны түрдә, иң мөһиме, кадерле тәрбиядә. Карап-карап торам да өйдәгеләр әле дә һич карусыз аның көенә генә бииләр, рәхмәт, сүзләренә каршы килмиләр, йөзьяшәр әйтте икән – үтиләр!

“Хәсрәт кискәндә”

Озын гомерләрдән тиенү өчен патшалар тәхете кирәк түгел икән. Ачлык елларында туып, күтәргесез михнәтләр, сансыз мәшәкатьләр кичеп яшәсә дә, Мәүҗүдә әби зарланмый. Күргәннәрен гыйбрәт итеп сөйли.

– Балачагымны бик сагынам мин. Әти белән әни тигез булгач, күпләрне тилмерткән ачлык урап үтте, рәхәт үстек без. Бишәү идек, ниндидер яман чир таралып, март аенда Рәшидә апам 7 яшендә үлеп китте. Сузып салдылар мәрхүмкәемне. Шул мәлдә әни төпчек энебез Гыйлемханны тапты. Йөрәген хәсрәт кискәндә, җанын тулгак ачылары газапланган бит аның... Елаганбыздыр инде, менә бәби күчтәнәче дип, әти белән әнинең май белән бал ягылган бер кисәк ипи китереп бирүе хәтердә.

Дәү абыйның да, әни, минем дә ят җирем шешенә башлады ич инде, мин дә үләмме, дип елаганы исемдә. Шөкер, гомере бетмәгәч, ул исән калды. Әти белән әни бик тырыш, эшчән, тәрбиягә кырыс кешеләр иде мәрхүмкәйләрем. Ашаганда колагыгыз гына селкенеп торсын, тиз генә кенә  капкалагыз да эшегезкә керешегез, дип әйтә иде әти. Авыл җирендә эш бетәмени! – ди әбекәй. – Балакайлар, печән генә урыштыргалап кайтыгыз әле, йомырка пешереп куям, дигәч, йөгерә-йөгерә чыгып чаба идек. Бер олау алып кайтабыз – әле йомырка пешмәгән, ул пешкәнче дип тагын китәбез, кайтсак – кайнар, суынсын дип өченчегә кузгалабыз. Бер йомырка хакына алдалап та эшкә җигә белгән безне әти-әни! Берсендә иртән уянсам, әни елый, әти көрсенә.

Аптырап калдым. “Ярар, карчык, Аллаһы язган эштән котылып булмый”, – диде дә ишектән чыгып китте. Тәрәзәдән карап торабыз, әти атны җигеп, арбасына сука белән тырманы салды да, әйдә, малкай, дип дилбегәсе белән йомшак кына кагып куйды. Олы капкадан чыгып барганда өебезнең тәрәзәләренә карап атыбыз шулкадәр әрнеп кешнәде ки, әни гөрселдәп идәнгә ауды – колхозга кергәнбез икән, әти сыер белән атыбызны илтеп биргән. Әтине гел җаваплы эшләргә тарттылар. Алдагы сугышларда катнашкан кеше буларак

“Бер чынаяк үлек”

Бер кулыннан китап төшмәгән, икенчесеннән эш китмәгән кыз, сугыш башланган елны 7 еллык мәктәпне тәмамлый да, укуын дәвам итәсе килгәнгә туган авылы Бирәзәбаштан Субаш Атына төшеп китә. Ике арадагы юлда яңгыр коя. Туңып кайтып кергән кызына әтисе ныгытып бер генә сүз әйтә – кылны кырыкка ярыр чак, уку кайгысын кайгылап йөрмә, урак бетмәгән, урылганы көлтәләргә бәйләнмәгән, бөртекләр җирдә тилмерә, кеше җитми, иртәгәдән кырга чыгасың, эшкә!

– Күрше авыллар инде бәрәңге алалар иде, әти дә нишләсен. Әле бит исәпләү эшенә дә кеше кирәк, кырдан кәнсәләргә кайтардылар. Тартма өстенә басып счет салам – буем кечкенә... Күп тә үтмәде кибеткә күчерделәр, кибетчене сугышка алып киткәннәр. Тозын, керосинын үзеңә ат табып алып кайтасы, аны талон ясап кына, кәнсәләрдән бирелгән исемлек буенча гына сатасы... Хәтеремдә, әти белән тозга киттек. Ат арбасына хәл барынча төядек инде, кайтканда ат менә егылам, менә авам дип кенә тарта, бичара, тау менгәндә әти төшеп, арбаны этә... – ди Мәүҗүдә апа.

Эшчән кызны 24 яшен тутырып килгәндә, әти-әнисе зар елатып, үз гомерендә бер күрмәгән, белмәгән егеткә кияүгә бирәләр. Карыша, әлбәттә, әмма язмышы җиңә – Казанга күченеп китә.

– Кайнанам бик усал иде, ирем Вәсих якламады. Әлфиям тугач, ике айдан эшкә чыктым, ә ул көннәр буе бишектә елый икән. Эштән кайтып керүгә акыртма балаңны, диләр, елаганын да яратмадылар. Салкын кыйнап күпме йөрдем мин Казан тыкрыклары буйлап... Кызымның авызына чуан чыкты. Үлек җыйганга да елаган инде ул. Берсендә әйтми, нитми генә әти килеп керде. Бездәге хәлләрне күреп исе китте. Кызым, авызыңны чайка да, суыр кызың иренендәге чуанны, тишелә ул, диде. Шулай иттем дә. Бер чынаяк үлек аккандыр... Әти ул төнне утырып чыкты, үз кулларым белән бәхетсез иткәнмен, кайтсаң, калдырмыйм, диде. Бер сәгать эчендә җыенып, юлга чыктык, язмышлар шулай икегә аерылды, – ди әңгәмәдәшем.

“Миннән калышты...”

Яңа тормышны да эштән башлый кыз. 6 еллап артельдә тегү тегә. Язмышына язылган никах булыптыр, Мөхәммәт исемле егет белән танышып, кияүгә чыга.

– Ятим егет, читтә эшләп кайткан иде, кушылдык. Арчага килеп бер апада фатирда тордык, аннары шушы нигез урынын алып, үз көчебез белән йорт күтәрдек. Уртак балабыз – Әхәт туды. Рәхмәт, Мөхәммәт Әлфияне дә үз баласыдай күрде, башта йөртүче булып эшләде ул, аннары автотранспорт оешмасында җаваплырак эшкә йөкләнде. Берәр җиргә барырга уйласак, Әлфияне миннән алда машинага чыгарып утырта иде, – ди Мәүҗүдә әби. – Мөхәммәт белән тигез олыгаерга сүз бирешсәк тә, биреште бит, миннән калышты, сиксәнен үткәч, бакыйлыкка күченде..

Әлфия ханым – югары белемле укытучы, 12 ел гади укытучы, ә 25 ел гомерен завуч булып эшләгән, абруйлы остаз. Тормышы ипле. Әхәтнең генә гомере кыска булып чыккан. Алма кебек хатыны – Рәмзия белән, ике баласы – Алия белән Айдарны ярты итеп, 33 яшендә бакыйлыкка ашыккан.

– Боздылар аны, сеңлем, сихер дигәне шулай итте. Без тавышланып йөрмәдек, үсәр балалар бар, аларның гомеренә дә зыян сала күрмәсеннәр, дип дәшмәдек. Рәхмәт, Рәмзия киленем ташлап китмәде мине. Кода-кодагыйлар күрше урамда гына яшиләр, тормышлары нык, бер сүзләре җитә иде, рәхмәт, Рәмзиягә коткы бирмәделәр. Ул бик сабыр булды, хәзер дә әнкәй дигән сүзе теленнән төшми, нәрсә ашыйсым килә – атап пешерә, мактый-мактый ашыйм, рәхмәтемне әйтәм, намаз саен дога кылам – үзенә кайгысыз көннәр, бәхет сорыйм, минем кебек ул да балаларыннан рәхәт күрсен. 42 ел яшибез бергә, шуның 7 елы гына Әхәтле иде, ике күңелгә бер сагыш белән гомер иттек менә, – ди Мәүҗүдә әби. – Безнең йортта бик кызык – ике килен, ике кайнана! Рәмзиянең улы Айдар өйләнде, аның хатыны Алинә дә йомшак телле, бик әйбәт булып чыкты. Киленнәрем әйбәт булмасалар яшәр идеммени бу кадәр?! Йөзьяшәр дигән дәрәҗәмнән дә олы бәхетем бар – 4 онык, 9 оныкчыгымның яраткан дәү әбиләре мин! Раббыма шунысы өчен дә бик рәхмәтлемен!     

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading