Моннан тыш аның тагы бер тынгысыз эшчәнлеген бәяләп үтми мөмкин түгел. Фәрзәнә ханым Кулеева репрессия корбаннары булган кешеләргә, аларның балаларының язмышларына битараф түгел. Ул алар өчен кулыннан килгән кадәр күп яхшылыклар эшләп калырга тырыша. “Ташламалы путевкалар алып, Идел буйлап йөрттем. Волгоградта кадәр барып җиттек. Гармунчым Фәүзия Зиннәтовна белән җырлап, анда да ансамблемне җырлаттым. Анда безне нишләтергә белмәделәр. “Җидегән Чишмә”не җырлап озатып калдылар. Кочак-кочак пионнарга күмделәр. Без аларны һәлак булганнарны искә алып Иделгә сиптек”, – ди ул. Фәрзәнә ханымның күңеле әнә шулай гел талпынып яши.
Бу гамәлләре дә юктан түгел, гаиләсендә ике бабасы репрессия корбаны була. “Мөхәммәтшәрип һәм Фәтхулла бабам халык дошманнары буларак атылып үтерелгән. Мин дөньяга килгәнче әтиемне – Галләм Мөхәммәтшәрип улын 10 елга концлагерьга алып киткәннәр. Әтидән хат килә, шул хат турында хәбәр итмәгәне өчен әнине дә төрмәгә ябып куялар. Сугыш вакыты, әниемнең куллары алтын. Сугышка гимнастеркалар тегә. Сугыш вакытында кисүче, тегүче булмый. Әниемне көн-төн эшләткәннәр. “Кызганыч, 3 айга гына кердең, күбрәк утырырга иде”, дигәннәр. 1937-1938 елларда безнең Тара шәһәрендә 350 кеше атып үтерелә”, – дип сөйли ул. Шуңа да бу хәлләргә битараф кала алмый Фәрзәнә ханым. 1997 елдан башлап Казан шәһәрендәге Идел буе районы репрессия корбаннары оешмасын да җитәкли. “Репрессия корбаннарын җыеп, әтиләре рухына ашлар уздырдык. Хәтер китапларын тараттык. Таланган малларга ничек компенсация алырга кирәклеген өйрәтәбез, гаризалар язабыз, иганәчеләрдән алган акчаны, даруларны, әйберләрне ведомость буенча өләшәбез, концертларга, театрларга чакырабыз”, – дип сөйли ул үзләренең эш-гамәлләрен. Бу хезмәтләр артында нинди оештыру эшләре алып барылганын, суд юлларын күз алдына китерү кыен түгел.
Бер үк вакытта туган телне үстерергә ярдәм иткән китаплар, газетага мәкаләләр яза. Улы да әнисенең нинди зур эшләр алып баруын яхшы белә, шуңа да ул да бүген әнисенә китап чыгаруда ярдәм итә. Бергәләп балаларга татар теленә тәрҗемә әсәрләрен дә, әкиятләрне дә бастырып чыгарганнар. “Әни син миңа гомер буе татар тарихын сөйләдең. Әйдә бергәләп эшлик бу эшне”, – ди аңа улы Айдар Сафин.
Комментарийлар