16+

93 яшьлек Ак бабай янгында һәлак булган: «Әти, әти!»— дип кычкырган килене

Яңа Ибрайның Ак бабае утта һәлак булган.

93 яшьлек Ак бабай янгында һәлак булган: «Әти, әти!»— дип кычкырган килене

Яңа Ибрайның Ак бабае утта һәлак булган.

Аксубай районы Яңа Ибрай авылында 93 яшьлек Яхья Зартдинов 3 октябрь көнне янгында һәлак булган. Гомеренең соңгы көненә кадәр мәчеткә йөргән, авыл тормышы белән кызыксынып яшәгән аксакалның үлеме авыл халкын тетрәндергән. Ә гаиләсе бер мизгелдә йортсыз, малсыз калган. Хәзер аларга яңадан аякка басарга туры килә.

3 октябрь иртәсендә Миләүшә Зартдинова каенатасы белән хушлашып: «Әти, мин киттем», — дип, эшкә чыгып китә. Өйдә 93 яшьлек Яхья бабай, алгы бүлмәдә йоклаган 5 яшьлек оныкчыгы Тамерлан белән кала.

— 7нче сыйныфта укучы улым да мәктәпкә китәргә җыенган иде, — ди хуҗабикә. 

Миләүшә, гадәттәгечә, терлекләрен карап, алларына салып, каенатасын ашатып-эчерткән дә эшенә киткән. Иртәнге сәгать 10 тирәсендә аңа күршесе Гөлчәчәк апа шалтыраткан.

— «Сеңлем, сездә пожар», — дигән ул.

Миләүшә бу сүзләрдән соң нәрсә эшләгәнен дә аңламаслык халәттә калган.

— Мин шок хәлендә идем. Ничек машинага утырганымны да, ничек кайтканымны да хәтерләмим. Тамерланны дәштем. Күрше: «Ул бездә», — диде. Әтине дәшеп кычкыра башладым. Аны алырга дип тәрәзәне ватып керергә тырыштым. Ләкин йорт эченә керү мөмкин булмады, төтен бик каты иде. Кием белән томанландым. Керә алмадым. «Әти, әти!» — дип кычкырып, үзем дә буыла башладым...- ди ул 

Янгын. фото видеодан скриншот

Янгын сүндерүчеләр Аксу авылыннан килгән. Ләкин сарай да, йорт та мизгел эчендә янып беткән. Ә Яхья бабай сөрем төтене белән агуланып, һәлак булган. Бу авыр хәбәр Иске Ибрай авылын нык тетрәндергән.

Чөнки Яхья Заретдинов гади генә авыл кешесе түгел, ул авылның иң өлкән ир-аты, аксакалы булган. Аны «Ак бабай» дип йөрткәннәр. Хәтта, кайберәүләр «Әлмәндәр бабай» дип тә атаган.

Аның өчен бу соңгы җомга булган

Яңа Ибрай авылы Ветераннар Советы рәисе Шәүкәт Кәбиров Яхья бабай белән соңгы очрашуын аеруча авырлык белән искә ала.

— Ул үләсенә бер көн кала мәчеткә җомга намазына килгән иде. Үз аягы белән йөреп, акылында булды, сөйләшеп утырдык. Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан җомгага килүчеләрне тәбрикләгәндә, иң өлкән яшьтәге ир-атыбыз, аксакалыбыз биредә катнаша дип, Яхья бабайны аеруча билгеләп үттем, — ди ул. 

Янгын. Фото с личного архива
Шәүкәт Кәбиров архивыннан

Яхья бабай бу сүзләрне шатланып тыңлаган.

— Бик шатланып утырды. Кем белгән инде, икенче көнгә шундый хәл килеп чыгасын... — ди Шәүкәт Кәбиров.

Аның өчен бу соңгы җомга булган. Яхья бабайның тормышы да гади авыл хезмәте белән үткән. Ул 1941 елда, Бөек Ватан сугышы башланган елны, беренче сыйныфка укырга кергән. Озак та үтмәгән, әтисен фронтка алганнар. Әнисе сигез бала белән ялгызы калган.

Янгын. Фото: https://aksubayevo.ru/news/news/aksakala-iz-novogo-ibraikino-pozdravili-s-90-letnim-iubileem
Фото: «Аксубаево новости» газетасыннан

Яхья кечкенәдән хезмәт белән үскән. Җиде сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлаган. Үгезләр җигеп урман ташыган, фермада, кырда хезмәт иткән.

Армиядә авиация гаскәрләрендә хезмәт иткән. Туган авылына кайткач та колхоз эшенә кергән. 1957 елда комбайнчылар курсын тәмамлап, башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, соңрак комбайнчы һәм тракторчы булган. Җәен — комбайнда, кышын фермада хезмәт куйган. 1993 елда лаеклы ялга чыккан. Әмма хезмәтен ташламаган, пенсиядә булуына карамастан, тагын ике ел эшләгән.

Аның бөтен гомере туган авылына хезмәт итеп үткән

Яхья бабай белән хатыны Наҗия апаның үз балалары булмаган. Ләкин алар балалар йортыннан ике сабыйны — ике яшь тә өч айлык кыз белән яшь тә өч айлык малайны тәрбиягә алып, Нәфисә һәм Рәфис исемнәре кушып, үз балаларыдай үстергәннәр. Яхья бабай 90 яшьлек юбилеенда бу хакта үзе дә сөйләгән.

— Без хатыным белән 64 ел бер тән, бер җан булып яшәдек. Гомер юлын татулыкта, бер-беребезгә хөрмәт белән үттек. Балаларыбызга күңел җылысын һәм наз бүләк иттек. Алар да әдәпле, игелекле, җаваплы булып үстеләр, — дигән ул.

Наҗия апа 2020 елда вафат булган. Яхья бабайны улы Рәфис белән килене Миләүшә караган. Миләүшә бу гаиләгә 1995 елның 17 ноябрендә килен булып төшкән.

— Ирем Рәфис белән бер мәктәптә укыдык. Кечкенәдән бергә булдык. Каенатам мине үз кызыннан да якын күрде. Гел «Миләүшә» дип кенә торды. Бик акыллы, бик сабыр кеше иде, — дип сөйләде ул безгә. — Авылда әтине «Ак бабай» дип йөртәләр иде. Җомгаларга, намазларга йөрде. Соңгы көненә кадәр үз аягында булды. 
 

Янгны. Фото: «Сельская новь» газетасыннан
Фото: «Аксубаево Новости» газетасы архивыннан

Яхья бабайның 90 яшьлек юбилее да авылдашлары хәтерендә калган. Район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре аны котларга килгән. Шул еллардагы район башлыгы Камил Гыйльманов юбилярга Котлау хаты укыган, бүләкләр тапшырган. Авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров:

— Сез авылыбызның хөрмәтле кешесе, аксакал. Гомер буе үрнәк булдыгыз. Бүген дә авыл тормышы, аның мәшәкатьләре белән кызыксынып яшисез, — дигән.

Ә юбилей табыны артында Яхья бабай кунакларны бакчасыннан үзе җыйган кура җиләге белән сыйлаган, Коръән сүрәләре укыган. Кунакларга рәхмәт әйткән.

Бу истәлекле мизгелләр хәзер инде бары тик якыннарының хәтерендә калачак.  Яхья бабайның авыл тормышында актив катнашуы 93 яшендә дә дәвам иткән.

— Берничә ел элек кызым аны авылдагы зур шомырт куагы янында фотога төшергән булган. Яхья бабай анда урындыкка утырып шомырт җыя. Гади авыл күренеше, гади генә бер мизгел. Ә бүген шул сурәт авыл тарихы өчен аеруча кадерле. Фотоларда — елмаеп торган Ак бабай, — ди Шәүкәт ага.

Чөнки авылдашлары әйтүенчә, ул һәрчак елмаеп сөйләшкән, тәмле сүзле булган, олысы-кечесе белән уртак тел таба белгән.

3 октябрьдә исә Заретдиновлар гаиләсе бер мизгелдә барын да югалткан.

— Йорт, сарай, терлекләр, фураж — барысы да янды. Яңа гына 10 бройлер чеби алган идем. Ике зур үгез бар иде. Ноябрь аенда суярга планлаштырган идек. Бер әйберне дә алып кала алмадык, — ди Миләүшә.

Өй, аның эчендәге җиһазлар иминиятләштерелгән булган. Хәзер гаилә вакытлыча әти-әниләренең йортында яши.

— Урамда калдык. Әни-әти йорты бар, шунда яшәп торабыз. Җыештырып, быел ничек тә булса фундамент салып калырга җыенабыз, — ди Миләүшә.

Аның сүзләрендә өмет тә, чарасызлык та ишетелә. Ләкин бу гаилә ялгыз калмаган.

— Бөтен халык булышты. Әле дә булышалар, барысына да Аллаһның рәхмәтләре булсын, — ди ул. –  5 октябрь — әтиебезнең туган көне иде. Быел аңа 93 яшь тулган булыр иде... Ә без аны нәкъ туган көнендә соңгы юлга озаттык. Кара гүрләргә кереп ятты әти...

Бик энергияле, тормышны яратучан, һәрвакыт хәрәкәттә булган кеше иде. Аның әле алда да күп еллары бар, 95 яшьлек юбилеен бергәләп үткәрербез дип хыялланган идек. Кызганыч, язмыш башкача хәл итте...

Урыннарың җәннәттә булсын, әти. Синең якты истәлегең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Авылдашлары кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән. Кемдер акчалата булышкан, кемдер кирәк-ярак алып килгән, кемдер төзелеш эшләрендә ярдәм вәгъдә иткән.  Дуслар, без дә әлеге чарасызлыкта калган гаиләгә ярдәм кулы суза алабыз.
Сынау алдында калган Заретдиновларга ярдәм итик. 

Пожар. видеодан скриншот

Бүгенге көндә бу гаилә авыр чор кичерә. Аларга тормышларын яңадан башлау, аякка басу һәм киләчәккә өмет белән карау өчен безнең ярдәм бик кирәк.

  • Бу җомгада аларга хәер-сәдака биреп, акчалата ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булса, түбәндәге номерларга күчерә аласыз:
  • 89178909489 — Зартдинова Миләүшә Минсәгыйтовна (Сбербанк)
  • 89870648064 — Зартдинов Рафис Яхъяевич (Сбербанк)

Кем күпме булдыра — һәр ярдәмнең кадере зур. Бер кешенең әз генә булышуы да икенче берәүнең тормышын яңадан башларга мөмкинлек бирә ала.

Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләрегезне кабул итсен, мал-мөлкәтегезгә бәрәкәт, гаиләләрегезгә тынычлык бирсен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading