Балачагы рәхәттә узмый аның. Кыз парлы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә.
«Ачлы-туклы үскән ятим балага Аллаһы Тәгалә шулкадәрле озын гомер биргәненә мең рәхмәт укып яшим, — ди Азнакай районының Мәсгут авылында гомер итүче Даймә апа Гарипова. — Газаплы тормыш юлларын узганда, бу кадәр гомер итәрмен, рәхәт тормышны күрермен дип башыма да китермәгән идем».
Балачакның ачы сагышы
Балачагы рәхәттә узмый аның. Кыз парлы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. 10 яше тулганда Бөек Ватан сугышы башлана, башка ир-егетләр белән бергә аның әтисе Гарифны да сугышка алалар. Бер елдан әтисенең югалуы турында хәбәр килә. Өмет белән күпме генә көтсәләр дә, гаилә күңел юатырлык сүзләр ишетә алмый, әтиләре кайтмый. Дүрт ятим бала әниләре белән бергә тормыш йөген тарта.
- Даймә апага укырга мөмкинлек калмый, бары башлангыч белем генә алырга өлгерә. Башка яшьтәшләре белән рәттән аны да колхоз кырына эшкә чыгаралар. Карусыз кызга сугышка дигән колхоз атларын Бөгелмәгә кадәр илтергә туры килә. Ничәмә-ничә чакрымнарны җәяүләп кайтулар... Берсендә адашып, авылларына көчкә кайтып керәләр...
Колхоз басуында җир сөрүләр, трактор белән комбайннар тарттырулар, соңгы көчләр белән фермада эшләүләр... Сугыштан соңгы газаплы тормыш әле дә аның күз алдында. Башлардан ниләр генә узмады да, ниләр генә кичмәдек, дип авыр язмышына язылган мизгелләрне көрсенеп искә ала.
«Нинди газаплы тормышта, ятимлектә үстек. Авыр эшләрдә эшләдек. Аллаһ гомеремне дә биргән. Хәлләр бетеп кайтып керер идек тә, өйдәгесен караганнан соң чигүләр чиктек. Үзем чиккән күпме мендәр тышларым саклана», — ди Даймә апа.

Даймә апа тумышы белән Кызыл Яр авылыннан. Бер-берсенә терәк булып үскән дүрт баладан Даймә апа үзе генә калган. Бүген ул хатирәләр белән яши. Замана шаукымы аркасында авыллары тарала. Туып үскән нигезләрен калдырып, ике чакрым ераклыктагы Мәсгут авылына килеп төпләнергә мәҗбүр булалар. Бәхете аны шушы авылда көтеп торган була, Җәүдәт Мәрданов белән гаилә кора. Тормышка чыкканнан соң да фермада эшли, колхоз, мәктәп ашханәсендә пешекче була. Яше өлкәнәйгәч, клубка җыештыручы булып урнаша.
— Лаеклы ялга чыкканнан соң да тик утыра белмәде, — ди улы Азат Мәрданов. — Язга чыккач, чәчү вакытында колхоз амбарына чыгып ашлык агулады. Әни, картаеп беткәч нигә кирәк ул сиңа, үз сәламәтлегеңне уйла, дидек. Тыңламады, авылдагы берничә дус хатыны белән 3-4 ел тирәсе чәчүдә катнашты, эшләмәгән эше калмады.

Әни хакы
Даймә апа ике балага гомер биргән ана. Ике улы — Илтөзәр белән Азат Чаллы каласына китеп, үз гаиләләрен корганнар. Баштарак әти-әниләренең хәлләрен белү, эшләрендә ярдәм итү өчен кайтып йөриләр. Тик, ни кызганыч, әтиләре Җәүдәтнең генә гомере кыска була. 1994 елда мәңгелеккә китә. Даймә апа йортта ялгызы кала. Әмма уллары, киленнәре, оныклары аңа моңаерга ирек бирми, гаиләләре белән атна саен кайта башлыйлар. Әниләренең яше олыгая төшкәч, үзләренә торырга чакыралар.
Баштарак Даймә апа бик карыша, нигеземне ташлап бер җиргә дә китмим, ди. Ашарына пешереп, бөтен нәрсәне рәтләп куеп китсәләр дә, улларының күңеле тыныч булмый, үгетли торгач, ана күнә, кышкы чорга гына дип уллары янына калага китә. Тик авылда гомер иткән өлкән кешенең генә шәһәр фатирында яшисе килми, үз нигезен сагына. Җәйләрен аны кабат авылга алып кайталар.
— Эшләгән вакытта атна саен кайтып йөрдек. Китәбез генә, дүшәмбе көнне безне юксынып шалтырата, кайчан кайтасыз, көтәм, ди. Әни, атна ахырында кайтабыз, эшлибез бит, дим. Шул вакытта йөрәк әрни иде, — ди Азат абый.
Әниләренең шәһәр тормышын үз итә алмавын күреп, килене Резеда белән улы Азат, әниләре хакын хаклап, лаеклы ялга чыкканнан соң авылга кайталар. Бүген ул аларның тәрбиясендә. «Әни, бәлкем быел тагын кышка Чаллыга китәрбез», — ди Азат абый. Даймә апа серле генә елмая. Аның нигезен ташлап калаларга кышларга китәсе килми шул.
«Балалардан башка булмый»
— Мин бит инде ничә еллар Чаллыга китеп кыш уздырам. Балаларыма рәхмәт, нигеземне карап торалар. Эштә эшләгәндә ялларда кайтып хәлләремне белеп киттеләр. Юкса икесенең дә үз тормышлары да бар, яшьләре дә бара, әмма мине тәрбияләргә авырсынмыйлар.
Даймә апаның бүгенге көндә дүрт оныгы, алты оныкчыгы бар.
— Үзем сугыш ачысын күргәнгә күп бала табарга курыктым. Ул балаларны үстерергә, кеше итәргә кирәк бит. Бичара әниебезгә авыр елларда балалар үстерү бер дә җиңел булмады. Менә шуларны уйлап, ике бала гына алып кайттым, — ди Даймә апа. — Хәзер әтиегез дә юк инде, бала алып кайтырга уйласам да булмый инде, — дип шул арада көлдереп тә алды.

Бу яшендә дә җор телен югалтмаган ул. Әле дә ара-тирә шулай шаян сүзләрен кыстырып куя. Улларына да, оныкларына да, киленнәренә дә аның янында күңелсез түгел. Хәл белергә кергән кешеләрне дә шулай көлдереп алырга җаен таба, сүзгә тапкырлыгы көчле.
— Хәтере элеккеге кебек түгел инде, — ди килене Резеда. — Кайбер көннәрдә туктатып булмый, элекеләрне сөйли. Кайвакыт сорасак та әйтә алмый. Авылда иң өлкән кешеләрнең берсе ул. Бу авылда100 яшенә җиткән кеше юк дип беләм. Аның белән ялыкмыйсың, уен-көлкене әле дә аңлый.
— Безнең әни бик «боевой» иде, хәзер дә ара-тирә безне кулга ала, — дип көлә Азат абый.
— Картайдым шул инде, элеккеге егәр калмады, — ди Даймә апа улына җавап итеп. — Элек менә зәһәр идем. Беркемгә дә махы бирмәдем. Эшләп кеше үлми икән ул. Эшләдек тә, яшәдек тә.
— 100 яшькә җитәргә язсын, Даймә апа, — дим.
— Әле мин ул яшькә җитмәдеммени? — дип көлә әби. — Кайвакыт озак яшәдем, инде үләргә вакыт дим дә, балалар ачулана. Нинди көфер сүзләр сөйлисең, Аллаһ биргән гомереңне куанып яшә, диләр. Авылга кайткач башка сулыш ачыла миндә, монда бик рәхәт. Картайдым гына. Балалар торгызса торам, алар яткырса ятам. Шулайрак яшәп ятыш менә. Гел ятып кына торма, хәрәкәтлән, диләр. Ятсам, дөрестән дә, билләр авырта. Хәзер капка төбеннән ары авыл урамнары буйлап йөри алмыйм инде.
Аллага шөкер, кеше күзләренә карап ятмыйм, үз балаларым карый. Ашарыма пешкән, йортым җылы, керләрем юылган. Киленем тәмле ризыклар пешереп, сыйлап кына тора. Балаларым янымда булмаса ярты көн дә тора алмыйм. Кайвакыт туйдырып та бетерәмдер, бер сүзне 90 тапкыр да сорыйм. Аннан бергәләп көлешәбез. Аллаһ үзләренә дә минеке кебек бәхетле картлык бирсен.
Без яшьлектә күргән ачлыкларны күрмәсеннәр. Малайларым бик әйбәт булып үсте. Кечкенәдән сүземне тыңладылар, әйткәннәремне беркайчан да аяк астына салып таптамадылар. Элеккеге усаллыгымнан хәзер дә куркып торалар, — дип көлә Даймә апа. — Безгә киленнәрнең дә яхшылары килде, мин аларны үз кызларым кебек яратам.
Заманында җир җимертеп эшләп йөргән Даймә апаның элеккеге кебек баскан өстенә басып йөрисе килсә дә, яшь үзенекен итә. Шулай булса да ул ишегалларына, урамга үз аягы белән чыгып йөри, табигатьне күрә ала, мунчага да үзе бара. Килене белән бергәләп мунча керәләр.

«Хөкүмәткә рәхмәт әйтегез»
Бәйрәмнәр җиткән саен аны авыл советы килеп котлап китә. Чаллыда булганда шәһәрга барып, Җиңү бәйрәме белән котлаганнар, күчтәнәчләр биргәннәр. «Мине хөкүмәт бер ел да котламыйча калмый, мең рәхмәт. Олылауларын күреп, тагын күңел күтәрелә, яшисе килү теләге арта. Медальләрем дә әллә ничә инде», — ди Даймә апа.
Азнакай районының Мәсгут авыл җирлеге башлыгы Илнур Габдрахмановның килүен Даймә апа үзе дә көтеп тора. Авыл җирлегендә 80 яшьтән узган 16 кеше бар икән. Шуларның иң өлкәне Даймә апа. «100 яшьлек рекордны Даймә апа бирер, дип көтәбез, — ди авыл җирлеге башлыгы Илнур Әнвәр улы. — Ул авылның иң актив өлкән кешесе. Әле дә үзеннән яшьрәк күрше-тирә әбиләрнең хәлләрен белеп чыга. Моңа кадәр авыл бәйрәмнәренә үзе килә иде. Соңгы бер-ике елда гына машина белән алып килә башладык. Якындарак булса, үзе дә килер иде, кызганыч, аларга клуб ераграк».
Яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан авыл җирлеге бәйрәмнәрдә мәктәп укучылары белән бергәләп килеп, өлкәннәрне бәйрәмнәр белән котлап китәләр. Менә шул вакытта да ул балаларның кем баласы, оныгы икәнен кызыксынып, әби-бабайларына сәламнәр әйтеп җибәрә.
— Даймә апага кайчан килеп кермә, аның күңеле һәрвакыт күтәренке, боеккан йөзен беркайчан да күрсәтми. Шушы яшендә дә ул тормыштан чыккан мәзәкләрне сөйләп, безне дә көлдерергә җаен таба белә. Авылыбызның акъәбисе балалары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, — ди Илнур Габдрахманов.
Даймә апа белән аралашканда, безгә дә изге теләкләрен юллап, матур сүзләрен җиткерде.
— Мине шулай олылаганыгыз, дөньяга күрсәткәнегез өчен мең рәхмәт сезгә. Аллаһы Тәгалә сәламәтлегегезне, акылыгызны, гомерегезне бирсен, миннән теләк сезгә шул, — диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар