16+

Әфган юллары: «Ирле хатын булып бары тугыз ай яшәп калдым»

Әфган сугышында шәфкать туташы булып хезмәт куйган Гүзәл Юдина-Нәҗметдинова хатирәләре

Әфган юллары: «Ирле хатын булып бары тугыз ай яшәп калдым»

Әфган сугышында шәфкать туташы булып хезмәт куйган Гүзәл Юдина-Нәҗметдинова хатирәләре

Башы  Әфганстанда эшләгән шәфкать туташы: «Бәреп төшерелгән вертолетта бер кыз да булган, толымы гына табылган»

Әфган юллары: «Барыгызга да окопларга!»

Дәвамы

Меңнәрчә чакрым ераклыктагы Әфганстанга килеп, хатын-кызлардан гына диярлек торган коллективында менә дигән егетне очраттым. Өстәвенә – офицер да. Үзем дә гашыйк булдым һәм аны да гашыйк иттем! Мин иртәрәк киттем, ул калды – хезмәт срогы тәмамланмаган иде, офицерларны да җибәрмәделәр, чөнки Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга әзерләнделәр.

Көн саен аңа хат яза идем, кайчакта икешәрне. Аннан соң озак вакыт хатлар көтү, почта тартмасы – минем шәхси тормышымның төп өлеше диярлек булды. Игорь язган һәр хатны саклыйм, ләкин ахыргача бер тапкыр да укып бетермәдем. 1988 елның апрель азагында Союзга ялга кайтты ул. Казанга очып килде. Беренче көнне үк үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. 4 майда ЗАГСка гариза бирдек.
Ә бит барысы да аның белән комсомол туенда танышудан башланды. Безнең шәфкать туташы – грузин кызы икенче часть офицерына кияүгә чыкты. Кияүнең шаһиты минем Игорек иде. Мин биегәндә, кияү шаһитының миңа күзен дә алмыйча карап торуын сиздем. Мин тоттым да үзем аны биергә чакырдым, исемен сорадым. Ул Юдин Игорь диде. Аның фамилиясе безнең алдагы сөйләшүләр өчен тема булды, шулай, танышып та киттек. Мин әйттем, безнең шәһәрдә шундый бистә һәм тимер юл станциясе бар, дидем. 

Соңрак ул мине өйгә озатырга рөхсәт сорады.
Хәзер көннәр тизрәк бара, бу тормышка күнектем. Эш җитәрлек, алай ук арымыйм, шулай эшләргә күнеккәнмендер, мөгаен. Җәй көне эш бик күп булачак, диләр. Һава эссе, алҗыта. Тузан бик күп, бигрәк тә көчле җилләр булганда (сулыш алып та булмый). Яхшы ашаталар. Мин үзем кайчакта берәр таба ризыгы әзерлим, складтан азык-төлек табабыз. Мин өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, бәлеш пешердем, барысына да бик ошады.

Без берьюлы 15 кыз киттек, әмма төрле көннәрдә. Шуңа күрә комбат хушлашу кичәсе оештырды, Тантаналы рәвештә безгә грамоталар тапшырды, калган кызлар берничә концерт номеры әзерләделәр.

1988 елның 4 июнендә без Игорь белән өйләнештек, һәм мин аның хатыны Юдина Гүзәл булдым. Әмма 1989 елның 12 мартында, 9 айдан соң тол калдым. 28 елга якын вакыт үтте инде, мин һаман да шул ук Юдина, әмма Гүзәл Нургаязовна дип ешрак мөрәҗәгать итәләр. Язмышка сугыштан тәмам кайтып җитмәгән килеш, ашыгыч рәвештә өйләнеп тә рәхәтләнеп безне нигә берләштерергә кирәк иде? Мөгаен, озак еллар аның турындагы истәлекләрне күңел түрендә йөртсен өчен кирәк булгандыр. 

Безнең медсанбатның Әфганстаннан «чыгуын» белгәч, мин ашыгыч рәвештә Ташкентка очып килдем, Термезга барып җитәргә кирәк иде. Ләкин бу шәһәр бөтен кеше өчен ябык булды. Әфганстан белән бу кечкенә чик буе шәһәренә бары тик җирле авиалинияләр өчен аэропорттан самолетта гына барып җитәргә мөмкин иде. Минем проблеманы бер ир-ат хәл итте. Җиргә утыргач, аңа күз карашы белән генә рәхмәт әйттем. Әгәр сәгатьләр буе чиратта торучылар тиз арада миңа бер билет сатканнарын белсәләр, мине дә теге ирне дә «ботарлап ташларлар иде».

Очу кырына чыккач, уенчык кебек кечкенә самолет һәм утырырга бер өем халык күрдем. Гаҗәп, самолет кечкенә булса да, утыру урыннары күп, тик алар бик кечкенә һәм бер-бер артлы якын урнаштырылган. 

Термезга килеп җиттем, кунакханәдәге номерга урнаштым, көндез кафе кебек эшләгән кунакханә ресторанына ашарга киттек. Анда мин медсанбат турында кешеләрдән сорашуымны дәвам иттем, ләкин безнең частьның кайда урнашканын беркем дә белми иде. Китәргә җыенганда, ресторанга медицина значогы тоткан офицер килеп кергәнен күрдем. Мин аның янына килдем дә, Баграмов медсанбатының кайда урнашканын белмисезме, дип сорадым. Җавап урынына ул миннән: «Сез Юдин янына килдегезме? Хатыным килер, дип, көтә ул сезне!», дип сорады. 

Баксаң, безнең медсанбат шәһәр читендә урнашкан булган. Кайсы юнәлештә барырга икәнен белә идем инде, таксига утырып тиз барып җиттем. Якынлаша башлагач, кизүдә торган солдат кемлегемне сорашты, аннары кирәкле урынга озатты.

Барысы да әкияттәгечә иде кебек, ирем белән очраштык. Командир аңа бер атна ял бирде, Термездан Барнаулга аның әти-әнисе янына киттек, Новосибирскида саубуллаштык, ул кире Ташкентка очып китте. Ә мин  Казанга юл тоттым. Соңгы тапкыр иремне самолет трапы буенча күтәрелгәндә күрдем. Дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше юк кебек иде. Ләкин язмыш үзенчә хәл итте. Берничә көннән ул Ташкентта һәлак булган, Әфганстаннан китерелгән кыйммәтле медсанбат җиһазларын Термездан Ташкенттагы медицина складына тапшырырга барганда гомере өзелгән… Гомерем буе яраттым мин аны, көттем... Аерылышуыбызга бер ай да үтмәде, үлүен хәбәр иттеләр. Ничек үлүе хакында әлегә кадәр белмим һәм белә дә алмаячакмын. Соңгы тапкыр шалтыратканда: «Ташкентта калмаска иде, монда – мафия», – дигән иде Игорь. 

Шуңа да Әфганстан сугышы шәхси фаҗигам инде. Ирле хатын булып бары тугыз ай яшәп калдым, башка кияүгә чыкмадым. Югыйсә гаилә корыр кешеләр дә очрады. Күрәсең, мине Юдин җибәрмәгәндер. Барнаулга каберенә барып йөрим. Быел да абыйсы белән икесенең каберләрен тәртипкә китереп кайттым. Юдин артымда гел елмаеп басып торды кебек. Кызганыч, балабыз булырга өлгермәде. Җиңелрәк булган булыр иде. 
Үз аңыма килгәч бар көчемне йодрыкка җыеп, тормышымны медицина өлкәсенә багышларга булдым. Университетны тәмамладым. 

Әфган хәрәкәтләрен оештыручыларга һәм киләчәктә башка локаль сугышчыларда катнашучыларны үзләренең аталарча кайгыртуларына рәхмәт. Кабыш Евгений Григорьевичка, Татарстан Республикасының Әфганстандагы сугышчылар иҗтимагый оешмасы (ТРООИВА) идарәсе рәисенә һәм «Хәтер бурычы», «медик-социаль тернәкләндерү» һ.б. оешмаларның максатчан программаларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда, Әфганстанда һәлак булган якташларга республика һәйкәлен төзүдә актив катнашкан башка кешеләр алдында баш иям. 

Әфганстан сугышында булуым турында элек сөйләмәдем. Мине барыбер аңламаслар иде. Ишетеп кенә күз алдына китерү – бер нәрсә, ә үз күзләрең белән күрү – бөтенләй башка. Беренче мәлдә күпләр онытырга теләде шул аны. Кайберләре аракы белән дуслашты. Аларны да аңлыйм. Анда булучылар үзләренә бикләнде. Гомумән, сугыш үз эзен калдырмый гына үтми инде ул. Күпме гомер узган, әмма берсе дә онытылмый. Сугыш аша үткән кешенең тормышы сугышка кадәр һәм сугыштан соңга бүленә. Хәзер телевизордан хәрби бәрелешләр турында репортажлар карыйм да, кабат үткәнгә кайтам. Бүгенгеләр белән безнең хәтта йөзләребез бертөрле – хис-кичерешләр бөтенләй юк кебек. Елмаябыз да кебек, әмма ул башка елмаю...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading