16+

Алсу Сабирова улы Радик турында йөрәк өзгеч истәлекләре: «Беркайчан да авырлык китермәде»

Беренче балам, улым Радик... Ул безгә беркайчан авырлык китермәде. Искә алмаган көнем юк.

Алсу Сабирова улы Радик турында йөрәк өзгеч истәлекләре: «Беркайчан да авырлык китермәде»

Беренче балам, улым Радик... Ул безгә беркайчан авырлык китермәде. Искә алмаган көнем юк.

Ул җаваплы булырга өйрәнеп туган иде. Өйрәтмәгән, әйтмәгән әйберләрне дә аңлый иде бит ул. Әле дә хәтерлим, 4 яшьтә аның кинәт кенә аллергия чыкты. Укол кадатырга йөртә идем. Мин бала-лар бакчасы мөдире булгач, районга еш йөрдем. Эш буенча киткән арада, Радик медпунктка үзе бара торган иде.

Тәрбиячесенә килеп: «Апа, минем укол кадатырга барасым бар», – дип әйтә икән. Балалар уколдан курка бит. 4 яшьлек кенә бала булса да, аның кирәклеген аңлаган. Әби-бабайларына кунакка кайткач та, өстәлдәге кәнфитләрне ашамаган. «Миңа ярамый, аллергия», – дип әйткән. Шундый аңлы бала иде.

Тагын бер хатирә искә төште әле. Бер танышыбыз электр хисаплагычына пленка куярга киңәш итте. Имеш, түләү азрак була. Куеп карадык. Мин суга киткән арада, өйгә тикшерүчеләр кергән. Кайтып керсәм, өстәл янында өч ир-ат утыра. Аптырап калдым, нишләргә дә белмим. Бу йөземә чыккандыр инде, Радик, яныма килеп: «Әни мин пленканы алып куйдым», – дип әйтте. Тикшерүчеләрнең ишектән керүен күреп, өстәлгә басып, пленканы алып куйган. Шуннан егылып төшкән булса... Ул вакытта яшьлегебез белән уйламаганбыз инде. Ә бит Радик әле укырга да кермәгән иде.

Балачактан бик тырыш иде. Әйткән эшне һәрвакыт җиренә җиткереп эшләде. Радик эшләгәч, артыннан киредән эшләүнең кирәге дә булмады. Без дә аңа таяндык.

Элек һәркемгә чөгендер җире бүлеп бирәләр иде. Радикка 12-13 яшьләр булгандыр, әтисе белән кунакка китүебезне генә көтеп торган, чөгендер эшләргә чыккан. Тын да алмыйча, кичкә кадәр эшләгән. Икенче көнне чөгендер басуына килдем. Күршедә әнисенә булышучы егет: «Алсу апа, бер оятың да юк икән. Баланы көне буе чөгендер эшләттең», – ди. Без бит аңа: «Өйдә генә бул», – дип әйтеп чыгып киткән идек югыйсә.

Аны ачуланганым да булмады диярлек. Әле үзе: «Буяуны түккән өчен, кычыткан белән «эләктергән» идең», – дип шаярып искә төшерде. Бу – кытлык заманында булган хәл инде. Шулай да: «Рәнҗеп калмадымы икән», – дип борчылам.

Вафаты алдыннан авылга бик еш кайтты. Хәзер инде: «Китәсен сизгәнме икән әллә?» – дип тә уйлап куям. Радик белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыра идек. 2-3 сәгать мунча керде. Аның мунчадан чыгуын көтеп тә, борчылып бетә идем. Бик тыныч, сабыр булды. Беркайчан авыр сүз әйтмәде. Әле миңа да, дулкынлансам: «Әни, басыл инде әзрәк кенә», – диде.

Баш баланың иңенә күп әйбер төшә. Энесе һәм сеңлесе өчен дә ул үрнәк булды. Хәзер дә мәктәптәге көндәлекләрен ачып карыйм. Гел «5»кә укыды бит. Татар теле, әдәбият, тарихны бик яратты. Хуҗалык эшендә дә кулыннан килмәгән эше булмады. Идән дә, кер дә юды. Ашарга пешерергә яратты.

Беркайчан зарланмады. Кан басымы югары икәнен белә идем, ләкин болай җитди булыр дип уйламадык. Табиблар белән дә киңәшләште. Тик... Тормышыннан бер дә зарланмады. Авырлык килсә дә, әйтмәде. Ана күңеле барыбер сизә инде. Сиздем, үземчә ярдәм итәргә тырыштым. «Хәлең ничек?» – дигәч: «Нормально», – дип кенә җавап бирде.

Хәзер аның белән хатирәләр еш искә төшә. Юксынуны сүзләр белән аңлатып бетереп булмый. Бер анага да мондый кайгы килмәсен. Кадерләп үстергән баламны югалттым. Бар киңәшем, бар уйларым аңа булды. Әни кеше балаларны аермый, әмма Радикны барыбер үземчә яраттым. Аллаһка шөкер, бар балаларыбыз да тәртипле, тәрбияле булды. Исән-сау булсыннар, ә Радик улымның рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын иде.



 

Алсу Сабирова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading