16+

Рульдә кеше булмаса, авария өчен кем җавап бирәчәк?

Россия Хөкүмәте пилотсыз автомобильләр хәрәкәтен җайга салучы закон проектын Дәүләт Думасына тапшырды.

Россия Хөкүмәте пилотсыз автомобильләр хәрәкәтен җайга салучы закон проектын Дәүләт Думасына тапшырды.

Документта мондый машиналарны куллану тәртибе, алар өчен җаваплылык һәм куркынычсызлык таләпләре билгеләнә.

Закон проекты буенча, пилотсыз автомобильләрне автоматлаштыру дәрәҗәсе биш баскычка бүленә. Беренче ике дәрәҗәдә машина йөртүче идарә итүне тулысынча үз өстендә тота. Өченче дәрәҗәдә автомобиль үзе хәрәкәт итә ала, әмма йөртүче теләсә кайсы вакытта рульгә утырырга әзер булырга тиеш. Дүртенче дәрәҗәдә исә машина йөртүче булмаса да мөмкин, кирәк чакта идарәне дистанцион оператор үз өстенә ала. Бишенче дәрәҗә — тулы автономлык: автомобиль теләсә нинди шартларда кеше катнашыннан башка хәрәкәт итә.

Яңа кагыйдәләр буенча, җитештерүчеләр машиналарның техник торышын күзәтергә һәм программаларын яңартып торырга тиеш булачак. Пилотсыз автомобильләр җыйган мәгълүматлар Россиядә сакланырга тиеш. Машиналарны иминиятләштерү, шулай ук «ГЛОНАСС» яки «ГЛОНАСС/GPS» навигациясе белән җиһазлау да мәҗбүри булачак.

Әгәр пилотсыз автомобиль юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, кешеләргә яки аларның мөлкәтенә зыян китерсә, җаваплылык машина хуҗасына йөкләнәчәк. Автоматлаштыру дәрәҗәсенә карап, авария вакытында идарәне контрольдә тоткан кеше дә җавап бирергә мөмкин.

Моннан тыш, пилотсыз машиналар өчен ОСАГО бәясен исәпләүнең аерым тәртибе тәкъдим ителә. Тариф автомобильнең үзенчәлекләренә һәм аны куллану белән бәйле куркынычларга карап билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 31 мартында М12 «Восток» трассасында пилотсыз йөк машиналары хәрәкәте башланды. Мәскәү – Казан маршруты буенча «Яндекс», Navio һәм КАМАЗ җитештергән машиналар йөри. 2028 елга Россия юлларында меңгә якын, ә 2030 ел ахырына дүрт меңнән артык пилотсыз йөк машинасы булдыру планлаштырыла.

беспилит. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading