16+

Аны күбрәк белгән саен сокланасың

Актаныш районы Теләкәй авылы кызы Резедә Вәгыйзованың тормышын яхшы белгәннәр аның тырышлыгына, сабырлыгына шакката.

Аны күбрәк белгән саен сокланасың

Актаныш районы Теләкәй авылы кызы Резедә Вәгыйзованың тормышын яхшы белгәннәр аның тырышлыгына, сабырлыгына шакката.

Аның турында күбрәк белгән саен, үзем дә аңа сокланам. Гөлзәйнә апа белән Васил абый гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән ул.
Җирле табиблар моңарчы мондый авыру белән очрашмаганга, әни кешегә баласының зәгыйфь булып тууы хакында бер ничек тә аңлата алмый. Соңрак кына ипләп аңлаталар. Яңа гына туган сабыйга «камилләшмәгән остеогенез» диагнозы куела, халык телендә аларны «бәллүр кешеләр» дип атап йөртәләр. Атама бәллүрнең тиз ватылучанлык, уалучанлык сыйфатларына ия булуына бәйле барлыкка килгән.

Белем алу юлы
Урта белемне Резедә өйдә ала. Кыз танышырга, аралашырга ярата.
— Мин һәрчак матур. Моңа һич кенә шикләнмим. Үземне беркайчан да ким итеп сизеп яшәгәнем юк, дусларым да күп, — ди Резедә үзе. — Алар мине беркайчан да инвалид итеп күрмәделләр.
Әти белән әнием мине мәктәпкә үзләре йөртте. Урта сыйныфларда исә авыл мәктәбе укытучылары өйгә килеп укыттылар.

Дуслык һәм аралашу
— Дусларым белән җәйләрен клубка да чыктым. Алар мине өйдән кереп алалар һәм кире китереп куялар иде, – ди Резедә. – Менә шундый бердәм, бер йодрык булып үстек без. Бернинди чарадан калганым булмады: дусларым кая барса, мин дә шунда булдым. Тулы канлы тормыш белән яшәдем. Тормыштан зарланып ятып булмый, алайса син киресенчә, яшең яшь булса да, читтән карт булып күренәчәксең.

Баскетболчы дус егетләр бар, алар белән 15 ел дус инде мин. Ел саен тернәкләндерү үзәгенә йөрим, анда да аралашам. «Абилимпикс» ярышларында катнаштым, анда да үземә бик күп яңа дуслар табып кайттым. 2010 елда заманча инвалид арбасы бирелгәннән соң гына тулы канлы тормыш белән яши генә башладым дисәм дә ялгыш булмас. Шуннан бирле үземне аяклы итеп хис итәм, кая телим – шунда барам. Җәйләрен авылда йөрүе бигрәк рәхәт.

Кул эшләрендә – күңел җылысы
Шунысын да әйтик, Резедә кул эшләре белән күптән мавыга. Оекбашлар, башмаклар бәйләү, бисер белән эшләү –аның кулыннан барысы да килә. Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана.
«Минем әбием кул эшләренә искиткеч оста булган. Нәселдән килә торгандыр, аның осталыгы миңа да күчкәндер. Кече яшьтән үк бәйләргә бик яраттым», – ди ул.
Баштарак кул эшләнмәләрен үзе, гаиләсе өчен генә бәйли, ясый. Аннан соң исә заказга да эшли башлый. Резедә бәйләгән бияләй-башмаклар, башка кул эшләре Актанышның һәр почмагында бардыр.

Бизнес – яшәү рәвеше

Хәзерге көндә Резедә онлайн-бизнес белән шөгыльләнә.
– Интернет заманында теләге булган кешегә мөмкинлекләр бик күп. Берничә компаниядә эшләп карадым, хәзер өченчесендә инде җиденче ел эшлим. Узган ел тагын бер баскычка үстем – бронза директор статусын алдым, Аллаһка шөкер, саклап киләм, – ди ул.
Аның сере гади: үзе ышанган, үзе кулланган продукт турында гына сөйли. Кешеләр белән матур, ихлас аралаша белә.
Резедә Вәгыйзованың тормыш девизы гади: бу дөньяга кеше юкка гына тумый бит, һәркемнең кайдадыр бер сәләте бар, табарга гына кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

34

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    0

    Чын кунелдэн сокланам

    Мөһим

    loading