— Сәгатьләр буе зарланырлык чирем юк, ләкин төн йокыларымны урлаган кул эшен читкә куя алмавымны гына «чир» дип атар идем инде. Тик торса, бармак буыннарым ката, ә болай хәрәкәттә — аларга да файда. Эрлим дә, бәйлим дә, чигәм дә. Хәзер кызык өчен генә эшлим. Ә яшь чакта шуның белән тормыш иттек: бирнәгә чигүләр әзерләдек, бәйләп киендек, — ди Талия апа.
Аның өенә аяк баскан һәркем белә: бу йорт — чын кунак өе. Күпләр иске шкафларны сарайга чыгарып ташлаганда, Әхмәтҗановлар аларны матурлык хөкеменә тапшырган.
— Ирем Нурислам белән ике бала үстердек: Чулпан белән Алмаз. Улым әтисе кебек тимер-томыр, агач эшенә оста. Ә кызым мине дә уздыра. Шкафларны да әле акка, әле алсуга ул буяды, чит ил стилендәге чәчәкләрен дә үзе ясады. Кайтса, бер минут та тик тормый. Аның кулы тигән җирдә кояш нуры эленеп кала — өй эче яктырып китә. Сәләтенә сокланам, — ди Талия апа.
Чулпан 18 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, соңгы елларда мәктәпкә укытучы булып күчкән. Аның кул эшләренә осталыгы — әни тәрбиясе һәм нәселдән килгән сәләт, дип уйлый Талия апа.
Гомерлек хат ташучы
— Гаиләдә без биш бала үстек, мин — олысы. Әтием ат җикте, әни хат ташучы иде. Олы балага эш күп эләгә: әни эштә чакта сеңел-энеләргә күз-колак булдым, ә ул кайткач, газеталарны бүлеп бирә дә таратырга чыгарып җибәрә иде. Җиде ел әнигә ярдәм иттем, шул чакларны кушсаң, гомерлек хат ташучы мин! — ди ул елмаеп.
Кияүгә чыккач та Талия апа 23 ел хат ташучы булып эшли.
— Ул чакта газета-журналлар күп иде. Алты көн эшлибез, бер көн ял. Әмма газеталарны таратып өлгермәсәң, ялда да авыл өстенә чыгып китә идек. Хәзергеләр атнасына өч көн эшләп, дүрт көн ял итә. Элек тә хезмәт хакы зур түгел иде, әмма зарланмадык, — ди әңгәмәдәшем.
Комментарийлар