5нче октябрь көнне көндезге 12ләр тирәсендә Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында күршеләре Рамил Шаһиев хуҗалыгында янгын чыгып, ут Нәкыя Кәримуллинаның йортына да зыян сала.
Скопировать ссылку
5нче октябрь көнне көндезге 12ләр тирәсендә Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында күршеләре Рамил Шаһиев хуҗалыгында янгын чыгып, ут Нәкыя Кәримуллинаның йортына да зыян сала.
Бу вакытта хуҗабикә үзе өйдә булмый. Бәхеткә, ди аның улы Фәрит.
– Туган йортыбыз, нигезебез ул, – дип сүзен башлады әңгәмәдәшем. – Гаиләм белән Балык Бистәсе район үзәгендә яшим. Бирегә җаебыз булган саен кайтабыз. Әниебез Нәкыя биредә яши иде, әле шул көннәрдә генә авыртып торгач үзебезгә алып киткән идек. Аңа 77 яшь. Шул нигездән яшьли чыгып киттек. Әтиебез мәрхүм, аның арабыздан китеп баруына да 7 ел булды. Энем 35 яшендә урманда агач басудан һәлак булды. Тагын бер сеңлем бар, ул кияүдә, гаиләсе белән Балык Бистәсенең үзендә яши.
Комментарийлар