16+

«Бер чүмеч аш салып бирсәләр, шуны ике кашыктан ашап куярбыз»

Төнге сәгать икедә үк торырга гадәтләнгән ул. Иртә яткангамы, таң атмастан уй борчый, ди. Анысы да юк түгелдер.

«Бер чүмеч аш салып бирсәләр, шуны ике кашыктан ашап куярбыз»

Төнге сәгать икедә үк торырга гадәтләнгән ул. Иртә яткангамы, таң атмастан уй борчый, ди. Анысы да юк түгелдер.

Табигать сәгате белән яшәргә җайлашкан күңелендә әле дә иҗат илһамы бөтерелә, хәер, тормыш юлында кичергән кайгы-хәсрәтләре дә җитәрлек аның.

"Минем җиһаз белән көн итте"

Буа районының Кишер Аксуы авылында яшәүче Хәмзә Зиннәтулинның иң оста җиһаз ясаучы икәнлеген күпләр белә. Даны еракларга таралган.

– Иртүк торам да, цехка чыгып китәм, кулыма ни эләгә шуны эшлим: буйыйм, ясыйм, лаклыйм, дигәндәй. Яңа бизәкләр уйлыйм. Кул эше тотмасам җаным кыргаксый башлый. Минем әти дә бит балта остасы, тәрәзәләргә рамнар, пыялалы ишекләр, лаканнар ясарга бик һәвәс иде. Сыерларга элек саламны пешекләп, өстенә көрпә сибеп, ягъни безнеңчә әйткәндә, изеп бирәләр иде, ә аның өчен зур агач савыт – лакан кирәк. Шуңа да аны имән агачлардан гына җыеп, сү үткәрмәслек итеп эшлисе! 100 литрлысы да, 200 литр литрлысы да була, кем кайсысын сорый инде. Аннары безнең якта күп итеп кишер үстерәләр, кишер юар өчен дә лакан кирәк, әти кыштан ук йорт саен икешәрне ясап, әзерләп куяр иде мәрхүм. Алар бер метр биеклектә булалар, эченә 400-500 литр су керә. Бүтән эшкә ярамаган такта башлары миңа эләгә иде, күп нәрсәгә өйрәтте мине әти. Халисә әнием өй тирәсендә генә кайнашты. 6 бала үстек, мин төпчеге, – ди Хәмзә абый.

Төпчеген бәлки яннарыннан да җибәрәселәре килмәгәндер, ә ул төнлә әнисенең сандыгыннан аттестатын урлый да, таң белән иптәшләренә ияреп, Казанга чыгып кача. Сентябрь ае! Училищега укырга керә. Аны тәмамлагач, төзелештә эшләргә керешә. Сәләтен сизеп алалар да, ай-ваена карамыйча, осталар мәктәбенә җибәрәләр, укырга! Анда исә тугыз белән унынчыны сыйныф белемнәрен дә үзләштереп, төзелештә мастер булып эшли, аннан армия.

– Армиядән туры авылга кайтарды әти. Казан тормышы гомерем буена җитәрлек белем бирде, дизайнерлыкка да, агач белән дөрес эшләргә дә Казанда өйрәндем. Әле дә бер урында тормыйм, гел өйрәнәм. Ят әйбер күрсәм, ничек киселгән, ничек беркетелгән, бизәкләренең ничек уелганын җентекләп карыйм, – ди ул.

Ә теге чакны күмәк хуҗалыкта прораб булып эшли. Торгынлык еллары башлангач та югалып калмый, акчасызлык дигәне үзенә үзе эшләргә мәҗбүр итә.

– Йокларга кирәк дип, фанердан үзебезгә ике кешелек карават ясадым. Безнекен күреп, берничә кеше заказ бирде, шуннан китте! Өлгер генә. Өстәл, урындыклар сорый башладылар. Туксанынчы елларда инде мин данлыклы җиһаз ясаучыга әйләндем. Кул алмашка дустымны алдым. Икәү генә җитешмибез дип, өстәмә кешеләр чакыра торгач, кул астымда 12 эшче барлыкка килде. Цехлар төзедем. Бер штук дип сорыйлар, килгәч икене алып китәләр. Көн саен капкадан кеше өзелмәде, өчәр кеше заказ бирергә килә иде. Ул караватка булган ихтыяҗ... Бер атна эчендә ясаган карават акчасына йөк машинасы сатып алдым, әзер караватларны шуңа төяп чыгып китәм, авыл башына барып туктыйм, уртасына җиткәнче карават сатылып бетә, әле бер атнага сузылырлык заказ да алып кайта идем. Без ясаган караватлар бит әле һәр өйдә икешәр яисә өчешәр тора дигәндәй. Өстәл, урындыкларны әйтәсеңме, минем җиһазлар белән көн итте халык, һич алдауларсыз әйтәм, – ди Хәмзә абый.

"Күз – алмаз!"

Агач эшенә, иң беренче, чиратта сабырлык кирәктер дисәм, тәкәбберлек, ди Хәмзә абый. Чөнки бик матур килеп чыксын дисәң, чиста да, пөхтә дә эшләргә һәм тәмам затлы иткәнче шактый “угаланырга” кирәк. Ясаганың үзеңә охшаса гына кеше кулына илтеп бирергә күңелле, алга таба эшләргә дә күңелең үсә, хәтта акчасы да кызыктырмый дип аңлата. Әле син эшләгәнне мактап та куйсалармы! Эшкә килгән егетләрнең кайсысын еллар буе өйрәтергә туры килә, ди оста.

– Бөтен кешегә дә матурлыкны күрү сәләте бирелми. Ясап куя ул аны, янында күрсәтеп торам, әмма минемчә күрми. Тирләгәнче аңлатып та, үзем ясап бетергән очраклар әз түгел. Кешедәге җиһазларга күз салуга, кайсы фабрикада эшләнгәнен әйтеп бирәм. Үзем эшләгәндә күз белән генә үлчим, теккә-тек! Күз – алмаз, диләрме әле, – дип елмая ул.

Чимал дигәне урманда. Апас урманы бездән бер чакрым ераклыкта, барып кисәбез дип елмая оста. Кырыгар кубометр агач сыешлы ике сушилкасы эшләп тора, үзендә пилорамы. Әле зур пилорамын сатып җибәргән. Авылда алпавытныкы сыман йорт җиткергән.

– Йорт салганда, әти исән иде әле. 93 яшендә кәкре кадакларны турайтып утырганы күз алдымда. Остаханә салуыма да бик куанды. Әтинең осталыгы геннар белән миңа күчкән, 5 ир бертуган арасында бу яктан миннән дә остарагы юк. Таһир улымның да кулы агач эшенә ятып тора. Дүрт еллап икәү эшләдек без, оныгым ике яшендә каны акка әйләнеп, 2 яшендә үлеп киткәч, гаиләсе авылдан күченеп китте, - ди Хәмзә абый.

"Зөлфәт улым юк..."

Ә сынауларны шактый кичә ул. Зөлфәт оныгы тугач, дөньясы кабат түгәрәкләнә дә соң, ләкин шулай килеп чыга, әҗәл дигәне йөрәгенә гомерлек әрнү уеп, нәселе дәвамчысын алып китә.

- Сәбәбен миннән күрделәр, юк, минем гаебем юк иде. Йортта тавыш купты, аңлаша алмадык без. Әниләре Мөнәвәрә бу вакытта инде мәрхүм иде. Мөнәвәрә параличланып, 15 ел урын өстендә ятты. Таһирны өйләндергәч, ике ай гына яшәде, оныгыбыз туганны да күрмәде. Таһир Казанда яши, зур гына йорт алдылар. Хәлемнән килгәнчә ярдәм иттем, йортларындагы барлык җиһазларны үзем ясап бирдем. Ике кызлары туды. Ләкин Зөлфәт улым юк, аны үземә дип үстерә идем дә. Эшкә дәртемне дә, эшемне дәвам итәр дигән өметемне дә Зөлфәт оныгым үзе белән алып китте... Элеккеге кебек үк янып яшәмим. Тугыз оныгым бар. Ләйсән белән Рамилә кызларымның икешәр ир балалары бар, Таһирда ике кыз, - ди Хәмзә абый.

Мөнәвәрә апаның авырып урынга егылуына балачагында муенының бәрелүе сәбәп була. Умыртка баганасындагы бәрелгән җирдә сөяк үсеп, нерв җепселләрен кыса. Хәмзә абый әйтүенчә, 5 ел буе хастаханә юлын таптыйлар. Зыян салып торган сөякнең дә бер өлешен кистерәләр. Ләкин хатын аяксыз кала.

- Мөнәвәрәне дә карадым, эшемне дә алып бардым, балаларны да үстердем, укыттым. Миңа ул еш кына өйлән, ди торган иде. Хатын өстенә хатын алып кайтырга тилемени мин? Яткан җирдән хатын эзләп үзәгемә үтте. Берсе килгән бит, мин риза, ди. Мөнәвәрә үзе сөйләшеп, көйләп күндергән икән. Кыенсына иде мәрхүмә, хатынлы килеш хатынсыз яшисең, ди иде. Мөнәвәрә миңа бәхет теләп, бәхиллектә өзелде. Аның рәхмәте тәрбиямне әҗерле итте – бүгенге мул тормышым шул сынауларны дөрес кичүемнең хикмәтедер, дим. Мөнәвәрәне җирләгәч, бер хатынга өйләнеп карадым, әмма яшәп китә алмадык. Тиз аерылыштык, - ди әңгәмәдәшем.

"10 онык ияргән..."

Ялгызлыктан арып, күңеле яз сулышы ымсынган мәлдә ир интернет киңлекләренә хәбәр сала – тормыш итәр өчен авылда яшәргә риза булган 50 яшьлек хатын эзлим... Күп язалар. Яшерми, нык сайлана ир.

- Сәрия килеп чыкты. Кама Тамагында яшәп, балалары янына Казанга күченгән. Буа ерак түгел Казаннан дип, очрашырга шактый үгетләдем. Күрешкәч, үзе дә үзгәрде. Ошаттык без бер-беребезне. Сәриягә – 50, миңа 57 яшь иде, кавыштык. 10 елдан артык яшибез, шөкер. Сәриянең ике баласы да минекеләр хәзер. Икебезгә биш бала, ярлары белән 10 кеше дигән сүз, аларга 10 онык ияргән. Икенче катка менеп китәләр, һәммәсенең үз почмагы, бүлмәсе дигәндәй, гөр киләбез - моннан да күңелле, тәмле бәхет бармы? - ди Хәмзә абый.

Бәхетләргә төрендем дигәндә янә сынау кичәләр – өйләнеп бер ай вакыт үтмәстән өйләре янып китә. Бер кашык та алып чыга алмыйлар хәтта. Өстендәге киеме белән генә урамда басып калган ир, көл өеменә озак кына карап торгач, яшь хатынына, китсәң дә бер сүз әйтә алмыйм, күрәсең бернәрсәм дә калмады, дип куя.

- Ә син кая, барасың, ди миңа. Апаларга, минәйтәм. Сиңа бер чүмеч аш салып бирсәләр, шуны ике кашыктан ашап куярбыз, бер телем ипи эләксә, икегә бүлеп ашарбыз, диде, курыкмады авырлыктан, янымда калды. Кыш иде, яз җиткәнче остаханәмне салып чыктым, җәйгә чыккач, йортка тотындым. Бик күп кредитлар алырга туры килде, шуларны мин ун ел буе түләдем, быел менә барысын да түләп бетердем, - ди ул.

Йорты затлы, җиһазларын үзе ясаган. Остаханәсе эшли, кул астында бүген 5 эшче. Тормышы барлыклы. Әмма кулдан ясалган җиһазларга халыкның бүген исе китмәве, кул эшенең икенче планга күчүе борчый аны.

- Кулдан эшләнгән җиһаз гомерлек, ә фабриканыкы берничә елдан кыегая башлый да бит. Халыкка арзанлы әйбер кирәк, шуңа алдана... Тик бу хәл осталар кулына суга, - ди ул.

Нишлисең инде, монысы заман "кыланмышы". Иң мөһиме, оста үзе сау булсын, саулыгы какшамасын. Ә заманның холкы үзгәрүчән, кул ясалган җиһазларга да кабаттан ихтыяҗ артмый калмас әле, артыр ул…


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading