Кендек әбисе әнисенең яралары белән кайнашкан арада, минут ярым элек кенә туган сабыйны биләүдән песи урлап төшеп китә – сөйрәп!
Утлы базга сикерә
Кан исенә ымсынгандырмы инде мөртәт, әллә Аллаһының бер хәбәрен җиткерергә теләгәндерме? Гомерең буе авырлык арты авырлык күрерсең, язмышың үтә сынаулы, чат саен үлемең көтәр. Әгәр дә әҗәлеңне хәйләләп, качар көчең булса – яшәрсең, юк икән – бигайбә, дигәндерме?..
Әмма яши кыз, үсә, җитлегә, инде гомере уртасын узып килә, ә алда матур көзләре көтә. Анысын да иярер Аллаһы боерса, тарткан арбасына төялгән әрнүле, рәнҗетүле еллары инде үткәндә, хәтердә. Янәшәсендә тиң яры – Ринаты бар, ике иңгә тигез бүленгән йөк, асылда әллә ни авыр түгел.
Сабырлыгын җуймый гына гомер йомгагын сүтүче әңгәмәдәшем – 51 яшьлек Зөлфия Гыйззәтуллина белән Мамадыш районының Катмыш авылында күрештек. Саулыгым чамалы дими, ике эштә эшли. Мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасына йөкләнсә, авылдагы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе дә.
– Мин өйдә туганмын! Тулгак авыртулары әнине төн уртасында уятса да, таң җиткәнче түзәрмен дип, ишекле-түрле йөргән, бичара. Иртәнге сәгать дүртләрдә әтине фельдшергә йөгерткәннәр, ишектән килеп тә кергән, ачыргаланып мин дә туганмын. Халатын да кияргә өлгермәгән. Мине биләүгә салып, әнине караштыргач, борылып караса – юк икәнмен. Мәче идәнгә өстерәп төшеп киткән… Кан исенәдер.
Без гаиләдә дүрт бала, дүртебез дә бишектә тирбәлеп үстек. 3 айлык чагымда шул бишек өзелеп, идәнгә очканмын, ә бишек эленгән авыр пружина муенымнан буып, өстемә килеп төшкән. Монысыннан котылганмын гына. 11 айлык чагымда өйдә ис тигән хәл дә булды. Әбине мичне күмерле килеш япкан да, кече морҗа келәсен тартып бетермәгән.
3 яшьлек чагымда янып торган базга егылып төшкәнемне үзем дә хәтерлим. Көз иде, бәрәңгеләр салырга дип әти базны чистартты, күсе-тычканнарны куар өчен базга ут якты – төтенләтә, имеш. Ә мин аңа ияреп йөрим, Индира апа бакчада помидор җыя. Әти әле баз кырыена түлләр куйды, аягы белән төртеп кенә төзәткәләде дә: “Кызым, якын килмә, яме,” – диде. Ярар, дим бит! Әти киткәч, ике аягым белән шул түл өстенә сикердем – төпкә дә чумдым.
Күршеләрнең почмак тәрәзәсе безнең якка карап тора иде, алар күргән. “Рәшит, кызың яна торган базга сикерде,” – дигәч, ышанмаганнар. Килеп карасалар – мин аста. Баскыч төшереп, тиз генә төшеп алдылар инде. Әнинең елый-елый киемнәремне салдырганы хәтеремдә.
Бишенче сыйныфта укыганда урманга имән чикләвеге җыярга алып бардылар. Елга аша торба өстеннән чыгасы, аста ташу суы ургып ага, кайнап тора! Арада бер мин аягым таеп, егылып төштем. Суның салкынлыгы… Сыйныфташ егет кулын сузган: “Ташла тишек чиләгеңне,” – ди. Балалык инде – чиләк кирәк чакмыни! Коткардылар, мәктәп директорының миңа бишмәтен салып биргәне хәтердә.
Менә шунда бик нык салкын тидереп, гомерлеккә пиелонефрит чирен эләктердем. Хәер, чирләремнең анысы әле чәчкәсе генә, – ди Зөлфия.
Гомер эчендә әҗәлдән алган “сәлам”нәре моның белән генә тәмамланмый. Машина белән берничә мәртәбә әйләнгән, шөкер, исән калган...
“Китәсем килми лә…”
Дүрт тәгәрмәч өстендә сагалаган әҗәл, Зөлфияне богаулый алмавыннан үртәлепме, бертуганнарының гомеренә үрелә.
– Бер көнне биш мәет җирләдек… Әти белән әнинең түзгән йөрәгенә рәхмәт. Ике апам да – Индира белән Илмира – Чаллы шәһәрендә яшиләр иде. Ул елны алар җыйнаушалып минем 20 яшем тулган көнгә кайттылар. Илмира апамның ире Илфир җизни машинасында. Ике уллары – Илнарга 5, Илфатка 2 генә яшь. Индира апа кияүдә түгел, гел аларга утырып йөрде. Әнинең бертуган энесе Хәлим абый да, үз машинасы була торып, аларга тагылган иде. Минем авыл клубында эшләгән чак.
Китәсе көнне Илнар зәп-зәңгәр зур күзләрен мөлдерәтеп миңа караган да, ялыныпмы ялына: “Апам, калыйм әле сезнең янда, китәсем килми бит,” – ди. Җизни кызуланып: “Сине алырга тагын кайчан кайтыйм, китәсең?” – дип бер генә әйтте. Икенче көнне аңа эшкә дә түгел иде, никтер ашыкты ул. Кара буранда юлга кузгалдылар. Алабуга шәһәре янында юл һәлакәтенә очраганнар, өсләренә КамАЗ машинасы менгән иде. Илнар да, ике апам да, җизни дә, Хәлим абый да шул минутта ук үләләр.
Илфат кына исән кала, тик аның да ике аягы сына. Каты бәрелештән имгәнгән җирләрен санасаң… Аның белән хастаханәдә мин яттым. Ике апаны безнең өйгә, Хәлим абыйны әнисе йортына, Сәйдә әби исән иде әле, җизни белән Илнарны Чаллыдагы фатирларына алып кайтып салдылар. Җизни белән Илнарны әти-әнисе Чаллы зиратына җирләделәр, алар теләгенә каршы килмәдек. Ике апа янәшә ята, алар янында Хәлим абый… Индира апаның фатирына баргач, шаккаттык: сәгате алар юл һәлакәтенә очраган вакытта, көндезге сәгать бер туларга ун минут калгач, туктап калган. Хәлим абый хәтта киткәндә фатиры ачкычын әбидә онытып калдырган, барыбер кирәк булмый дигәнме икән?..
Илфатны әни үз тәрбиясенә алды, мин кияүгә чыкканчы бергәләп үстердек, – ди әңгәмәдәшем. Илфатның бүген барысы да ал да гөл. Кайчандыр тулы гаилә булып яшәгән фатирларында үз гаиләсе белән яши ул. Һөнәрле, эшле, ә иң мөһиме – туганнарына рәхмәтле.
Үпкәләп кайтып китә…
Зөлфия ханым киләчәген медицина белән бәйләргә теләгән. Алабуга медицина училищесына имтиханнар тапшыргач, хәрби хезмәттән кайткан бер абитуриент егет белән балларының тигез икәнлеге ачыклана. Өстенлек егеткә бирелә, ә Зөлфия үпкәләп авылына кайтып китә.
Күрше авылдагы участок хастаханәсенә санитарка булып эшкә урнашканда, теләге үз көчендә кала: “Икенче елга барыбер укырга керәм!” – ди ул. Керә, билгеле, ләкин мәдәният-агарту училищесына. Үз сукмагын үзе ярган кыз дипломын сөеп кулына алгач, башта авыл клубында, аннан китапханәдә эшли.
Көннәрдән бер көнне мәктәп директоры аңа сүз ката: “Әгәр дә укырга керсәң, башлангыч сыйныф укытучысы итеп алам, мәктәпкә мөгаллимә кирәк!” Тәвәкәлли Зөлфия, Казанда педагогика институтына читтән торып укырга керә. Тик узган ел гына мөгаллимә кыскартылуга эләккән.
– Бу адымны үзем сайладым, калырга була иде. Авыргач гел сорап китәргә кирәк, ә сыйныфны калдырырга кеше юк, – ди ул. Менә шул сәбәптән ул бүген директор урынбасары вазыйфасында. Хезмәт кешене бизәсә дә, бәхетле иткән нәрсә – гаилә. Ул да яшьлегендә тормыш кора.
Новосибирск якларыннан әбисенә кунакка кайтып йөрүче егет белән бер күрешүдән тормышы бөтенләй башка сукмактан юл ала.
– Армиядән хатлар язды. Туры авылга кайткан бит, “Өйләнәм,” – ди. Яраттыммы мин аны, белмим дә, ә менә жәлләвем хак. Үзем тиле. Салгаларга яратканын белә идем. Кызгануым бик кыйммәткә төште, гомере буе тилмердем, эчтем… Күргәннәремне китап итеп язарлык. Гүзәл Уразова башкаруындагы “Очрашулар эзләмә” дигән җырым да аңа багышланган.
Кулы белән миңа тимәде, өйдәге бөтен әйберне вата, келәттә ни бар – чыгарып сата, шулай аракы юнәтә иде. 6 мең сумга үзем алып биргән мотоциклны эчкән килеш ГАИга калдырып кайтулары… 12 ел тоташ михнәттә үткән гомердә ике балам – Зәлия белән Илһамым тормыш яктылыгым иде. Зәлия бүген Алабугада балалар табибибәсе булып эшли, улым КФУда укый. Алар минем йөз аклыгым! – ди Зөлфия.
Никах укытуга яшьләр Сәйдә әби нигезенә күченә. Ләкин түземлекләр чиксез түгел.
– Мин аны дүрт тапкыр дәваланырга алып бардым. Беренчесендә – 11, икенчесендә – 5, өченчедә – 2 ай гына торды. Аерылышырга гариза яздым. Судка барыр алдыннан бик үрсәләнеп елады да, инде мин аны бер бөртек тә кызганмас чиктә идем. Әнисенә: “Минем өстемнән йөри,” – дип хат язган. Ышандылар. Кайнанам белән дус идек, соңрак аңлаштык. Колагы ишетми иде аның, гел хатлар язышып аралаштык. Ә мин беркайчан да аңа “улың эчә” дип язмадым. Төп хатам да бәлки шул булгандыр.
Аерылгач, Чаллыда бомжлыка йөргән улын чак юллап алып китте ул. Ул да дәвалап караган, ләкин булырлык түгел иде инде. Ахыр чиктә үз-үзенә кул салды, банк карталарының пин-кодларына кадәр язып калдырган диделәр. Урыны оҗмахта булсын, мин аны авыр булса да кичердем, – ди Зөлфия.
Шул елларның әҗере саллы – инде авырулары бер кочак. Паркинсон белән яман шеш чирен генә атау да җитә, ә исемлекне әле шактый дәвам итәсе. Ир терәген тоймыйча, гомере буе үз көчендә тормыш тарткан ханымга яшәүне яратуы шигырь, җырлар язарга да көч бирә. Җырларын хит җырчылар башкара. Хәтта авыр көннәрендә җыйнаулашып хәйрия концерты куярга да тәкъдим белән чыкканнар.
Зөлфия ханым үзе карыша, әлегә соңгы чиккә җитмәдем, ди. Аллаһы хәерле саулыгыннан сөендерсен иде. Шөкер, әле 7 ай элек кенә бәхетен сынап, янә никахланган.
– 15 ел ялгыз яшәдем. Балаларым, инде күптән: “Йортта үзең генә яшәп калдың, берәр әйбәт кеше тап инде,” – диләр иде. Никах бит ул Аллаһыдан язылган эш. Насыйбым килеп чыкты. Ринатның бертуган абыйсы – минем күрше. Килгән арада гел күзәтә икән. “Сине усал дип, эндәшергә куркып йөрдем, карашың белән генә кадаклыйсың бит,” – ди. Абыйларына ашка кергәч, үзем исәнләштем, кичен шалтыратты. Улым беренче көне үк аңа “әти” дип эндәште, Ринат үзе дә балаларны бик якын итә. Бер тапкыр да өйләнмәгән иде, гаилә гамьнәре кешене бәхетле итә, – ди Зөлфия.
Аның тәрбиясендә тагын ике кеше бар – тумыштан авыру энесе, олыгайган әнисе. Ике йорт мәшәкате белән, ике эш вазыйфасын үтәп, бәхетенә куанып яшәгән көннәре аңа бик тансык та, рәхәт тә.
Комментарийлар