Миңа 39 яшь, иремә – 37. Ике балабыз бар: берсенә 13, икенчесенә 10 яшь.
Тыштан караганда безнең гаиләдә барысы да яхшы кебек. Әмма күңелдә җыелган авырлыкларны кемгә сөйләргә белмим. Шуңа күрә киңәш сорап язам.
Кияүгә чыкканнан бирле иремнең туганнары белән мөнәсәбәтләр җиңел булмады. Нәрсә генә эшләсәк тә, ошамый. Икенче баланы көткәндә ипотекага фатир алдык. Җиһаз ала башлагач: «И-и, акчагыз күп икән», – дип әйттеләр. Берничә елдан ремонт ясадык, тагын шул ук сүзләр. Соңрак фатирны сатып, башка җиргә күчтек. Әмма караш үзгәрмәде.
Иремнең сеңлесе бар. Авылга кайтабыз дип әйтә дә, күп вакыт үзе кайтмый. Нәтиҗәдә бөтен эш миңа кала. Без исә ике көннең берендә диярлек авылга кайтып, йорт эшләрендә булышабыз.
Ә иң авыры үзебез турында уйлый башласак. Балалар белән ялга барырга җыенсак та, ризасызлык башлана. Имеш, авылда эшләп ятарга кирәк. Безнең дә ял итәргә, балалар белән вакыт үткәрергә хакыбыз юкмыни?
Бер ел элек тормышымда иң авыр чор булды. Онкология диагнозы куйдылар. Операция, химия терапиясе үттем. Аллаһка шөкер, бүген табиблар: «Исән-сау яшәгез, күбрәк ял итегез», – диләр. Әмма якыннардан җылы сүз ишетү урынына һаман шелтә, ризасызлык кына тоям. Кайчак хәтта: «Әллә минем терелүемә сөенмәделәрме икән?» – дигән уйлар да килә.
Мин беркайчан да кайнанам белән бәхәсләшмәдем, сүз кайтармадым. Олы кешене хөрмәт итеп яшәргә тырыштым. Әмма барыбер гаепле булып калам. Хәзер инде: «Син безнең кызны яратмыйсың», – дип тә әйтә башладылар. Ә мин беркайчан да алар турында начар сүз сөйләмәдем.
Иремнең туганнары балаларын калдырып чит илләргә ялга йөриләр, беркем дә сүз әйтми. Ә без табиб киңәше буенча, ерак түгел генә барып ял итәргә җыенсак та, төрле сүзләр ишетергә туры килә. «Бензин юк, авыл эше күп», – дип ризасызлык белдерәләр.
Инде үзем дә аптырыйм: бөтен кешегә ярарга тырышып яшәргә кирәкме икән? Әллә үз гаиләбез, балаларыбыз турында күбрәк уйларга вакыт җиткәнме?
Мин бит берәүдән дә артык тормыш сорамыйм. Балаларым белән тыныч кына ял итеп кайтырга, сәламәтлегемне сакларга һәм гаиләм белән бәхетле яшәргә телим.
Хөрмәтле укучылар, бәлки арагызда шундый хәлләр кичерүчеләр бардыр? Сез мондый очракта нишләр идегез? Үтенечем бар: зинһар, бары тик ихлас, уңай киңәшләр генә языгыз. Болай да күңелем бик арыган…
Гөлсинә
Фото: нейрочелтәр
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар