16+

Яратаммы дип шикләнәм

Укучыларыбыздан килгән сорауга психотерапевт, психолог Гүзәл Саттарова җавап бирә.

Яратаммы дип шикләнәм

Укучыларыбыздан килгән сорауга психотерапевт, психолог Гүзәл Саттарова җавап бирә.

Мин бер егет белән очрашып йөрим. Миңа – 24, аңа – 36 яшь. Без төрле милләттән, ярты ел чамасы бергә. Мөнәсәбәтләребез башланганнан бирле, күңелемдә ул миңа туры килмидер кебек дигән хис яши. Ул мине ярата, минем өчен күп нәрсә эшли. Аның белән миңа тыныч, рәхәт, мин аңа ияләштем. Ләкин мин аны чынлап яратаммы икән дип гел шикләнәм. Бәлки мин яратуның нәрсә икәнен аңламыймдыр? Бу шикләркүңелемне көн дә телгәли.
Аерылышудан нык куркам: ялгыз калу, тормышымны яңадан кору, аны югалту авыр булачак. Ул яхшы кеше, миңа ошый, без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз – без яхшы дуслар дияр идем. Әмма ир-ат буларак ул мине җәлеп итми. Җенси якынлык хәзер күбрәк «кирәк булганга» гына була. Аның янында калсам, картлык көнемдә гомеремне дөрес кеше белән үткәрмәгәнмен дип үкенүдән куркам. Үз-үземне ничек аңларга, дөрес җавапны ничек табарга?
Диләрә Ш.

Психолог фикере:

Сез үзегез дә инде күп нәрсәне аңлыйсыз, тик курку моны танырга комачаулый. Турысын әйтим: сез аны яратмыйсыз, аның янында сезне ялгыз калудан курку гына тота. Сез үзегез дә шул хакта язасыз: тартылу юк, якынлык теләмичә генә башкарыла, шикләр ярты ел буе дәвам итә. «Яратаммы икән?», дигән сорау монда юк. Бу – яратмыйм, ләкин моны танырга куркам, дигән сүз.
Иң мөһим сорауга тәнегез инде җавап биргән. Тән алдамый. Әгәр сексуаль теләк тиз сүнә икән, димәк, тәнегез «бу минем кеше түгел» дип әйтә. Яшь аермасы, төрле милләттән булуыгыз – болар да эчке каршылык тудыра. Сез аларны күрмәмешкә салышасыз, чөнки сезгә хәзер тынычлык һәм терәккә мохтаҗсыз.
Сез инде үз соравыгызга җавап тапкансыз. Хәзер иң мөһим мәсьәлә: сез үзегезне дә, аны да алдамыйча, дөресен әйтергә батырчылык итәрсезме? Аның янында калып, сез үзегезне дә аны да чын-чынлап үз кешегезне очратудан мәхрүм итәсез.  Ялгызлыктан курку хисеннән ничек тә арынырга кирәк, бәлки психолог белән эшләргә туры килер. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading