Газета-журналларның үзенә генә хас бер исе бар.
Кемнәр өчендер ул — кәгазь исе генә, ә кемнәр өчендер балачак хатирәләре, китапханә тынлыгы, көтеп алынган яңалыклар белән бәйле кадерле бер хис.
Китап исеннән башланган мәхәббәт Кар Иле авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Инзилә Александрова өчен дә бу ис аеруча якын.
— Газета-журналлар, китап исе күңелемә ниндидер рәхәтлек бирә. Китапханәдә эшләгән вакыттан ук ярата идем ул исне, — ди ул.
Бүген Инзилә ханымның эше дә шул яраткан кәгазь дөньясы, кешеләр белән аралашу, аларның гозерләрен тыңлау, кирәк чакта ярдәм итү белән бәйле. 2025 елның май аенда почтага эшкә килгәннән бирле ул үз урынын тапкандай яши.
— Бу эшемне беренче көннән үк яраттым. Кешеләр белән аралашу, аларның гозерләрен тыңлау, нәрсә белән дә булса ярдәм итү — барысы да ошый. Эшкә барасым килеп барам, — ди Инзилә.
Почтальон хезмәте читтән караганда гади генә булып күренергә мөмкин. Ә чынлыкта аның артында зур җаваплылык, төгәллек, сабырлык һәм кешеләр белән уртак тел таба белү тора. Пенсияләр, банк карталары, лотерея, төрле товарлар сату, газета-журналлар тарату — боларның һәркайсы игътибар сорый. Инзилә ханым барысын да яратып башкара.
Тырышлык белән язылган тормыш юлы Инзилә Александрова Балтач районының Көшкәбаш авылында дүрт балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Механизатор булып эшләгән әтисе Равил илле яшендә вафат була. Әнисе Зөлфия дүрт бала белән тол кала. Шул вакыттан ук Инзилә әнисенең төп ярдәмчесенә әверелә. Ике сеңлесенә һәм энекәшенә олы апа булу җаваплылыгын кечкенәдән тоеп үсә.
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казанга медицина училищесына укырга керә. Әмма ялгызы балалар үстергән әнисенә авыр булуын аңлап, укуын калдырып, авылга кайта. Өч ел авыл клубында урнашкан китапханәдә эшли. Аннары, тормышта ныклы һөнәр кирәклеген аңлап, Арча кооператив училищесына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлый.
Ул елларда уку йортын тәмамлаучыларны юллама белән эшкә билгеләү тәртибе була. Инзиләгә Зәй районы туры килә. Баштарак, практикасын үтәгәч, туган якларына кайтып китәчәгенә ышана ул. Әмма язмыш аны башка юлдан алып китә.
Зәйдә танылган яшь сатучы Инзилә эшкә билгеләнгән кибетнең торышы мактанырлык булмый. Складта еллар буе яткан товарларны барлый, кибетне тәртипкә китерә, киштәләрне матур итеп урнаштыра. Нәтиҗәсе озак көттерми: сатып алучылар арта, сәүдә кереме яхшыра.
Райпо җитәкчесе дә яшь кызның тырышлыгын күреп ала. Бер җыелышта: «Җирдән метр ярым үскән бала нинди нәтиҗә күрсәтте, үрнәк алыгыз!» — дип, аны башкаларга үрнәк итеп куя.
Аннары Инзиләне Поручиково авылындагы кибеткә ялга киткән сатучыны алыштырырга җибәрәләр. Анда да тәртип урнаштыра, халыкның ихтирамын казана. Авыл халкы хәтта райпо җитәкчелегенә барып, аны үзләрендә калдыруны сорый.
Ун еллап сатучы булып эшләгәннән соң, тәҗрибәле белгечне райпоның бер берләшмәсенә директор итеп билгелиләр. Шулай итеп, туган якларына кайтырга дип юлга чыккан яшь кыз Зәй төбәгендә төпләнеп кала. Шунда гаилә кора, тормышын җайларга тырыша. Әмма гаилә тормышы көткәнчә барып чыкмый. Ун ел түзеп яшәгәч, ахыр чиктә ул туган Балтач районына кайтырга карар кыла.
Язмыш сынауларына бирешмичә Балтачка кайткач та Инзилә эшсез тормый. Башта икмәк заводында әзер продукцияне җибәрүче экспедитор булып эшли, аннары кибеткә күчә. Ун еллап сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Ире дә аның янына кайтып, матур гына яшиләр. Тормышы җайга салынган, тыныч кына көннәре үтә башлаган бер мәлдә гаиләгә зур кайгы килә. 2020 елда ире коронавирус авыруыннан вафат була.
— Аны җирләгәч, ялгызлыкны бик авыр кичердем, үзем дә авыруга сабыштым. Эшләрлек хәлем юк иде, аякка баса алмый башладым. Казанның 18нче хастаханәсе табибларына рәхмәт, йөрерлек хәлгә китерделәр, — дип искә ала ул авыр көннәрне.
Яшәүгә яңадан көч табу җиңел булмый. Әмма Инзилә ханым тормыштан өметен өзми. 2025 елның май аенда аны почтага эшкә чакыралар. Бу тәкъдим аның өчен яңа бер сулыш, яңа тормыш этабы була.
Почта — кешеләрне берләштерүче урын Почта хезмәтенең үзенчәлеге шунда: ул кешеләрне яңалыклар белән генә түгел, бер-берсе белән дә бәйли. Авылда почтальон күпләр өчен көтеп алынган кеше. Ул газета-журналлар гына түгел, пенсия, хәбәр, кирәкле товарлар, кайчак җылы сүз дә алып килә.
Инзилә Александрова өчен дә бу эшнең иң матур ягы — кешеләр белән аралашу. Һәркемнең үз гозере, үз ихтыяҗы бар. Берәү пенсиясен көтә, икенчесе газетасын, өченчесе кирәкле әйберен алырга килә. Аларның һәркайсына игътибарлы булу, ярдәм итәргә тырышу — почта хезмәткәренең көндәлек бурычы.
Инзилә ханым Кар Иле авылы почта бүлекчәсен җитәкли. Дүрт почтальоннан торган коллективта дуслык, татулык хөкем сөрә. Бер-береңә ярдәм итеп, уртак эш өчен җаваплылык тоеп хезмәт кую — бүлекчә эшенең төп нигезе.
— Хезмәт хакы юк бит, нишләп утырасың анда, башка эш тап инде, диләр. Әмма, әйтәм бит, бик вак эшләр, пенсия, банк карталары, лотерея, товар сату белән җаваплылык булса да, бик ошый почтальон булу, — ди ул.
Яңа почта — яңа өметләр Инзилә ханым эшли торган почта бүлекчәсе урнашкан бина иске генә. Әмма тиздән бу мәсьәлә дә хәл ителер дип көтелә. Яңа почта бинасы төзелә башлаган инде, фундаменты салынган.
— Аллаһ бирса, Яңа елны яңа почта бүлекчәсендә каршыларга насыйп булыр бәлки, — ди ул өмет белән.
Яңа бина — почта хезмәткәрләре өчен уңайлы эш урыны гына түгел, авыл халкы өчен дә мөһим яңалык. Чөнки почта бүлекчәсе авыл тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Биредә кешеләр кирәкле хезмәтләрдән файдалана, яңалыклар белән таныша, аралаша.
Күңелгә терәк булырлык кеше дә табылган Инзилә ханымның тормышында почта эше тагын бер матур үзгәрешкә сәбәпче була. Нәкъ менә шунда ул үзенә якын күңелле кешене — Маратны очрата.
Икесе дә тормышта ялгыз калган кешеләр булып чыга. Маратның хатыны ун ел элек вафат булган, балалары да юк. Бер-берсен аңлыйлар, уртак сүзләр, уртак темалар табыла. Ярты еллап очрашып йөргәннән соң бергә яши башлыйлар.
— Бу эш мине тормышымда терәк булырлык ир белән очраштырды. Шөкер, матур гына яшибез, — ди Инзилә ханым.
Кадерле әнисе — иң зур таянычы Инзиләнең әнисе Зөлфия апа, шөкер, исән-сау. Гомер буе сыер савучы булып эшләгән хезмәт ветераны бүген улының гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Инзилә өчен әнисенең исән-сау булуы, якыннарының янәшәдә яшәве — зур бәхет. Кечкенәдән әнисенә терәк булып үскән кыз бүген дә гаилә җылысын, туганлыкның кадерен белеп гомер итә.
Тормыш юлында нинди генә сынаулар очраса да, Инзилә Александрова хезмәттән ямь табып, кешеләргә кирәк булуын тоеп яши. Кайчандыр китапханәдә башланган газета-журналларга мәхәббәте аны бүген почтага алып килгән. Ә почтальон хезмәте аңа яңа дуслар, яңа мохит һәм күңел тынычлыгы бүләк иткән.
Чыннан да, кайчак бәхет зур вазифаларда яки югары хезмәт хакында түгел, ә иртән эшкә сөенеп баруда, кешеләрнең рәхмәтле карашында һәм үзеңне кирәкле итеп тоюдадыр. Инзилә ханымның бүгенге тормышы — моның матур дәлиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар