Люция апаның кулыннан бүгенгәчә бәйләү төшми әле. Яшь кызлар гозерләнгәч, армиягә китүче егетләргә дип, кулъяулыклар да чигә. Җептән хәтта ашъяулыкка кадәр үрә!
Язмышлары уртак
Күңелемә рәхәтлек бирә ди ул. 57 ел буена тигезлектә яшәгәнгә дә ишегалды эшләре кулына тими, барысы да Дамир абзый иңендә. Үзем урам йөзенә дә чыгып йөрмим, кибеткә дә абзагызны йөртәм, ди Люция апа. Ярты сүздән, бер күз карашыннан аңлашкан ярларның шелтәле сүзләре дә начарлыктан түгел, яратудан! Дамир аганың, күзеңне бетермә инде, нәрсәгә дип туктаусыз бәйлисең диюләре Люция апаның саулыгын кайгыртудан. Ул бетсә мин дә бетәм бит, сеңлем, ди әнә. Тансык аңа бүгенге тигезлеге – картаймыш көненең рәхәте! Яшьлекләрен эштән баш күтәрми кичкәннәр, балалар үстергәннәр, капкаларын шакыган хәсрәтләргә дә сабыр иткәннәр, инде бер-берсен саклап яшиләр. Люция апа белән Дамир абый Юсуповларны Арча районы Ашытбаш авылының йөзек кашлары диясем килә.
– Икебезнең дә язмышлар бер төслерәк безнең. Мин үги әни кулында үстем. Дамирның да әнисе балаларга үги әни булып килгән... Әтине сугыш башлануга алганнар, әни бишенчегә йөкле калган, мин ул сугышлардан йөреп кайткач туган бала, 1946 елгы. 43 көнлек чагымда әнием Мәймүнә үлеп киткән. Баладан соң өзлеккән ул, салкын тидергән. Саклана да белмәгән, киемнәрнең дә сәләмә, тормышларның да бик хәерче чагы бит... 3 айга кадәр Гайшә әби үстергән, шешәдән сыер сөте имезгән. Әти, мескенкәем, гаҗизлектән, авыл саен йөреп, бәби тапмый торган хатын эзләгән. Миңа килеп, бәби тапса, балалар ике төрле була, дигән, ике оя сабыйларын аерыр, безне кагар дип курыккандыр инде. Яшь әнкәйне мин үз әнием дип үстем, чын дөресен кайчан белгәнмендер, анысын хәтерләмим. Ул килгәндә абый – 16, апа 13 яшендә бит инде, әби аларга әтиегез алып кайткан хатын бусагадан керүгә әни дип барып күрешегез, дип үгет биргән. 1980 елларда авылыбыз бетте. Арча районында Яңа Әтнә дигән авыл бар иде, перспективасы юк дип нигезен тараттылар. Фәттерахман әти белән яшь әнине Ашытбашка алып кайттык, соңгы көннәренәчә бездә яшәделәр. Рәхмәт, Дамир абыегыз да сүз әйтмәде. Хәер, алар үзләре дә кияү дип үлеп торалар иде – ди Люция апа.
Дамир абый исә ишле гаиләдә үсә. Мин белгән исәннәре унау идек, игезәк сеңелкәшләремнең берсе 40 көнлек, икенчесе 7 айлык чагынла вафат булдылар, дип сөйли. Сугыш чоры баласы ул. 1941 елгы.
– Әтидән берничә көнлек булып калганмын. Хәзер язмалар күп, укып карыйм да исем китә, 45 яшеннән үткән ирләрне Бөек Ватан сугышына 1943 елга кадәр алмаганнар диләр дә бит, дөрес түгел – 47 яшьлек әти 1941 елның ноябрендә үк сугышка барып кергән. Яраланып, Горький шәһәрендә госпитальдә ятканда, кабат бомбага тотканнар, хәле тагын да начарланган. Барыбер өйгә кайтармаганнар инде, хәлләнүгә ут эченә юл алган. 1946 елда гына кайтты ул. Әтиегезне каршы алыгыз дип, сөенче алганнарын хәтерлим, әйтсәм әйтим, ыштансыз малай мин, корсагым шар кадәр – рахит белән чирләгәнмендер, йөгерешеп чыктык, әти ике култык таягы белән, мине күрде дә: “Тибеп, эчеңне тишәм бит хәзер, нигә дип бар байлыгыңны күрсәтеп йөрисең” – дип кычкырган иде. Кычыткан шулпасы эчеп үскәч, рәтләр шуның кадәр генә, ничек матур буласың инде? Кайткач, тормышны әти тартты, Нурмөхәммәт исемле иде ул,18 авылга хезмәт күрсәтте, – ди Дамир абый.
Авылда төпләнеп кала ул. Механизаторлыкка укый да, гомере буе күмәк хуҗалыкта техника иярли. Хәтта пенсиягә чыккач та ике ел комбайн штурвалын кулыннан бирми!
– Хәзер әнә басудан кич җитүгә таялар, элек бит чык төшкәнче дип төнге сәгать икеләргә кадәр эшлиләр иде. 32 ел комбайнда икмәк сукты Дамир абыегыз. 6 елын үзе генә интекте – ярдәмчеләрен бетерделәр. Рафилне барыбер әтисе янына җибәрә торган идем, бушка булса да 5 нче сыйныфтан әтисе янында эшкә дә өйрәнер, Дамирга да җиңелрәк булып ди идем. Казанга укырга киткәч тә, җәйләрен әтисенә булышырга дип кайтыр иде балакаем, – дип хатирәләрне барлый Люция апа.
“Кызлар миннән ваз кичте...”
Аларны яучы кавыштыра. Дамир абый дөреслекне яшермичә сөйли, авыл кызлары миннән ваз кичтеләр ди...
– Әнием беренче группа инвалид, урында ята иде – сырхау... Тормышлар авыр, авылдагы бер генә кызның килен булып төшәсе килмәде. Якын-тирә авыллар да хәлне тиз сорашып белә, кем дә ризалашмады инде. Аллаһының язганы булып чыкты Люция. Әй, матур кыз иде ул, бай егетләргә чыгарлык! Бер күрүдә ошаттым. Яучы белән сорарга бардык – әниләре өйдә юк, безнең авылга киткәннәр, туганнарына. Беренче сүздән үк ризалашмады инде, кабат әйләнеп килдек, – ди Дамир абый.
– Әти бик ошатты Дамирны. Эшчән икәнлеген дә күргәндер, чынлап та агач эшенә кулы оста булып чыкты. Авылдагы йортларның тәрәзә йөзлекләрен аннан да матур итеп ясый белүче дә юк иде. Тормыш җиңел генә бармады, яшермим. Кул-аяклары гарипләнеп урында яткан әнкәйне караулары... Авыр иде... 12 ел эшкә чыга алмадым. Мин килгәндә көч-хәл белән йөри иде әле ул. Соңгы 4 елын бетереп урынга калды. Кашык тотып үзем ашаттым, мунчасын юындырдым, дигәндәй... Кайнатамны сугышка алгач Суслонгерга җибәргәннәр. Андагы ачлыкны, безнең солдатларны михнәт белән җәфалауларын беләсездер. Кайнанам кыш үзәгендә көрт ерып, аңа ашарга илткән... Шундагы салкыннардан гарипләнеп калган ул. Кайнатам, мәрхүмкәем, ашханәдәге тук солдатлар чыгарып ташлаган чүплектә актарынып тапкан сөякләрне, балык кылчыкларын ялый идек дип, сөйләгәнен Дамир гел искә ала... Кайнатамның беренче хатыны үпкәсенә салкын тидереп үлгән, яшь әни 5 бала өстенә килгән. Олы йөрәкле кеше дим. Дамир икенче ояда туган олы бала. Бик тату үскәннәр, апалары мәрхүм инде, хәзер балалары белән аралашабыз, – ди Люция апа.
Бу йортның түрендә изгелек яши. Урында яткан кайнанасы янына кода-кодагый тиешле кешеләр – Люция апаның үз әти-әнисе дә күченеп килгән кышны бергә чыгалар.
Сынаулы бәхет
Үзләре үргән бәхет бишегендә 5 бала үсәр дип өметләнсәләр дә, Аллаһы аларга мулдан сынаулар бирә.
– Олы балабыз үле туды. Габдулла дип исем куштык җирләгәндә. Рүзия кызыбыз Казанда яши. Надир улыбыз яныбызда, гарипләнде бит менә... Рафилебез – төпчеге. Ике ир бала арасында Сүрия исемле кызыбыз бар иде, 7 айлык чагында җан бирде. Йөрәк өянәге (порок сердца) белән туган иде. Көдрә чәчле, әй матур иде ул! Үзе шул кадәр тере! Исән булса егетләрнең башыннан гына йөрер иде, билләһи. Надирның саусызлыгы борчый безне. 12 ел элек зират өстен чистартырга дип өмәгә баргач, агач басты үзен. Кискән агачы ава башлагач, читкә дә йөгергән соң, агач башында әллә кайчан череп, сынып калган агач эленеп торган, шул өстенә үк килеп төшкән. Кесәсендәге телефонын алып, райондагы таныш табибына үзе шалтыраткан әле, аңын җуймаган. Хәмбәл күрше, безнең генә күз тиде аңа, кара әле син, урман да кискәне юк, ә үзе агачны ничек оста кисә дип, исләребез китеп карап тордык, шуннан гына харап булды ул егет, ди. Бәладән качар өчен нибары ике адым җитмәде, диләр. Нишлисең инде, язмыш сынавы... Эчем авырта дигәч, тиз генә операция өстәленә салып, эчен дә ярып караганнар – кан саумадымы, талагы шартламадымы икән дип шикләнгәннәр. Умыртка баганасы сынып, нерв җепселләре кысылган... Казанда 6 сәгать буе операция дә ясадылар, юк шул билдән түбән аякларын тоймый... Шул сәбәпле ул гарипләр коляскасында. Авылда укытучы булып эшли иде, акылы, зиһене бөтен! Безгә зарланмый, күңелен төшерми үзе. Телевизор, интернет кулында, күп белә, күп аралаша, дуслары, танышлар сансыз. Рәхмәт, туганнарыбыз, балаларыбыз ташламый, гел ярдәм итеп яшиләр, – ди Люция апа. – Шушы хәлгә тарыганда Надир 40 яшендә, өйләнмәгән иде. Парсыз калды дип тә күңелсезләнмим, Аллаһының язганы булса, белмәссең әле... Менә шуларны уйлый-уйлый бәйләү бәйлим дә мин. Яшьтән бәйлим. Бирнәлекләремне дә үз кулым белән әзерләгән идем, аларны клубка илтеп тапшырдым инде. Тик торасы килми бит, чигү төшми инде кулымнан. Әле менә ашъяулык чигеп куйдым. Мулине җепләре әйбәт түгел хәзер, шәл җебен сүтеп эшлим. Уйлы күңелгә бер дәва инде кул эше, күз күргәндә эшлим әле, сеңлем эшлим. Үземнән истәлек булып калалар, иң мөһиме исән булыйк та, сырхауламыйк инде.
Комментарийлар
1
1
Уңган хуҗабикә.Сокланырлык.
0
0