16+

«Иң авыры — балаларымның үсүен күрми калу»

Алгы сызыкта ул — полк энергетигы, кече сержант. Ә Норлаттагы өендә Ринат белән Радмир әтиләрен көтә.

«Иң авыры — балаларымның үсүен күрми калу»

Алгы сызыкта ул — полк энергетигы, кече сержант. Ә Норлаттагы өендә Ринат белән Радмир әтиләрен көтә.

Хәмит базаны тетрәткән шартлау турында тыныч кына сөйли. Документларны ничек алып чыкканын, техниканы ничек читкә күчереп өлгергәнен бәян иткәндә дә сүзләрен үлчәп кенә әйтә. Ә иң авыры турында сорагач, сугыштагы көнкүрешне дә, урманда яшәүне дә телгә алмый.

— Балаларыңның үсүен күрми калу. Һәр көнне алар белән уздыра алмау, яннарында булмау, — ди ул.

Өйдә аны игезәк уллары Ринат белән Радмир, хатыны Гөлчәчәк көтә. Хезмәттәшләре өчен ул — «Хәмит» позывнойлы хәрби. Якыннары өчен исә һаман шул үз кешеләре: ир, әти, гаилә терәге. Аның турында сөйләгәндә, бу ике тормышны бер-берсеннән аерып карап булмый.

Балалар үз нигезендә үссен дип

Хәмит Яшел Үзән районының Норлат авылында туып үскән. 2000 елда мәктәпне тәмамлаган, бер елдан армия сафларына алынган. Хезмәтен үтәп кайткач, газүткәргечләр төзелешендә эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Соңрак Казан дәүләт университетында укып, электрик белгечлеге буенча диплом алган. Тыныч тормыштагы эш урыны да шушы һөнәре белән бәйле — газ бүлү станциясендә оператор.

2006 елда Гөлчәчәк белән гаилә корганнар. Ул чакта кыз Яшел Үзәндә яшәгән. Яшьләр үзләре дә шәһәрдә гомер иткән. Әмма игезәк уллары тугач, авылга кайтырга булганнар. Балалар туган як һавасын сулап, үз нигезендә үссен. Шушы теләк икесен дә Норлатка алып кайткан. Эш, йорт мәшәкатьләре, балалар үстерү — тормыш үз җае белән барган.
Махсус хәрби операция башлангач, гаилә башлыгы яңалыкларны даими күзәтеп, дуслары белән хәбәрләшеп торган. Аннары бер-бер артлы авыр хәбәрләр килгән: башта бер дусты, соңрак икенчесе һәлак булган.

сво. фото автора

Гаиләгә җиңел бирелмәгән карар

2024 елның февралендә ул контракт төзергә ниятләгән. Әмма якыннары каршы төшкән. Хатыны елап калуын сораган, туганнары да туктатырга тырышкан. Ул чакта Хәмит китмәгән. Ләкин бу ниятеннән баш тартмаган. Шул ук елның октябрендә, бу юлы инде беркем белән дә киңәшләшмичә, хәрби комиссариатка барган. 21 октябрьдә аның хәрби хезмәте башланган.

— Бу — минем аңлы рәвештә кабул иткән карарым. Җиңүнең безнең якта булачагына ышанам. Хатыныма бик рәхмәтлемен. Башта аңа минем китүемне кабул итү җиңел булмады. Хәзер исә ул — минем иң зур терәгем, — ди Хәмит.

Ирнең карары бер кешенеке булса да, аның авырлыгы бөтен гаиләгә төшә. Хәмит хезмәттә, ә Гөлчәчәк балалар янында кала. Көтү, борчылу, көндәлек мәшәкатьләр белән бергә, иренә терәк булырлык көч тә табарга кирәк аңа. Хәмитнең хатынына әйткән рәхмәтендә боларның барысын да аңлавы сизелә.

Шартлаудан соң кире кергән

Кече сержант Хәмит Луганск Халык Республикасы территориясендә хезмәт итә. Ул — полк энергетигы. Электр белән тәэмин итү өзелсә, элемтәгә дә, техника эшенә дә зыян килә. Шуңа күрә тыныч тормышта үзләштергән һөнәре биредә дә кирәк. 

Хезмәте турында ул күп сөйләргә яратмый. Әмма бер кичне оныту мөмкин түгел.

— Безнең базага самолёт тибындагы пилотсыз очкыч һөҗүм итте. Күпләр инде йокларга әзерләнә иде. Кинәт көчле шартлау яңгырады. Мин ул көнне кизүдә идем, каскам да киелгән иде. Егетләр, кем ничек өлгерә, шулай тышка ташланды. Беренче һөҗүм буш складка туры килде, — дип искә ала ул.

Икенче һөҗүмгә кадәр вакыт аз булуын аңлаганнар. Хәмит кире йөгереп кергән: документларны алган, авыр техниканы читкә чыгарып өлгергән. Башкалар да мөлкәтне коткарырга ашыккан.

— Ике җиңел машинаны гына югалттык. Ә базаны саклап калып булмады. Хәзер төрле урыннарда хезмәт итәбез, урманда яшибез. Авыррак, әлбәттә. Әмма болар вакытлыча гына, — ди ул.

Хәмитнең сүзләре кыска. Әмма шул кыска җөмләләргә шартлау да, ашыгу да, тагын һөҗүм булырга мөмкинлеген белә торып кире керүе дә сыя.

сво. фото автора

Һәр посылкада — туган як җылысы

Кыска вакытлы ялга кайткач, Хәмит үзләренә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерергә ашыккан.

— Норлатта Роза Ягудина җитәкләгән «Өмет» волонтёрлар төркеменә, Алексей Михайлов җитәкчелегендәге командага, Яшел Үзән районындагы барлык битараф булмаган кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез җибәргән һәр посылка, һәр хат безгә туган як җылысын алып килә. Егетләр һәрвакыт авылдашларыннан хәбәр көтеп яши, — ди ул.

сво. фото автора

Әти өйдә чакта

Хезмәт турында сөйләшү ахыр чиктә барыбер гаиләгә килеп тоташа. Хәмит өчен иң авыры да шунда: уллары үсә, ә ул һәрвакыт яннарында була алмый. Ял көннәре бу аерылышуны вакытлыча гына оныттыра. Әти өйдә. Бергә булырга мөмкин. Аннары кабат юлга җыенасы, Гөлчәчәк белән улларын калдырып, хезмәттәшләре янына китәсе.

Алар өчен ул — кирәкле белгеч, ышанычлы иптәш. Ә Ринат белән Радмир өчен аның хәрби дәрәҗәсеннән дә, вазифасыннан да кадерлерәк бер исеме бар. Әти. Хәмитнең балалары үскәндә яннарында буласы килә. Аның иң зур сагынуы да, өйгә ашкынуы да шушы бер сүзгә сыя.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading