16+

«Йөрәгемне әрнүләр мең кисәккә телмәсә, бәлки шигырьләр яза да алмас идем...»

Лаеклы ялда булсам да, өйдә йомылып утырмыйм, үземчә каләм тибрәтәм — бер кочак шигырьләремне күрсәтергә алып килдем, укып карагыз әле, берничә җырымны да тыңлатыйм, бәя бирегез дип, килеп керде ул редакциягә.

«Йөрәгемне әрнүләр мең кисәккә телмәсә, бәлки шигырьләр яза да алмас идем...»

Лаеклы ялда булсам да, өйдә йомылып утырмыйм, үземчә каләм тибрәтәм — бер кочак шигырьләремне күрсәтергә алып килдем, укып карагыз әле, берничә җырымны да тыңлатыйм, бәя бирегез дип, килеп керде ул редакциягә.

«Балаларга әни эзләгән...»

– Ничә еллар буе «Татмедиа» бинасы яныннан җәяү узып, эшкә йөрдем, бер генә мәртәбә дә ишеген ачып кермәдем. Балачактан шигырь языштыргалыйм, газета чите кулга эләгәме, ак кәгазьме тиз генә берәр дүрт юллык сырлап куя торган идем. Нияз Акмал белән бер авылдан без, Сарман районының Каташ Каран авылының, ни дисәң дә, туфрагы үзгә инде, үзгә. Бездә теленнән җыр төшмәгән, моңлы халык яши, — ди Алмас абый Закиров. 

Ә теге чакны әтисе бу гадәте өчен кулына суга, имеш, кәгазь битенә шигырь язып кына кеше булып булмый, эшләп яшәргә кирәк! 

– Без үскәндә авыл җирендә шундый сәясәт иде — терлекче баласы терлекче һөнәрен сайлый, механизаторныкы механизатор була... Әти дә безне авыл җиренә бәйләргә теләде. Үзе дә күпне күргән, сугышларда йөреп, аягын имгәтеп кайткан ир иде. Сынауларны да Аллаһы бик мулдан биргән аңа. Биш хатынга өйләнгән, дүрт никахтан 7 бала... Әтинең беренче хатыны авылда яши иде, ул никахтан туган Тәския апа белән аралашып яшәдек, ул да бик иртә — 27 яшендә үлде. Капрон оеклар чыккан вакыт, кыш үзәгендә шуны киеп йөреп, салкын тидергән иде мәрхүмә. Әтинең икенче, өченче хатыны үлгәч, минем әни 3 бала өстенә килгән. Үскәндә без аларның әниләре башка икәнлеген белмәдек тә. Әнием — Маһерия бөтенебезне дә тигез күрде, — ди әңгәдәмәшем.

— Әтигә җиңел булмагандыр. Берсендә ирләрнең капка төбендә сөйләшеп утырганнарын ишеттем, сугыш дисез, ул бөтен кешегә дә авырлыкны тигез бүлеп бирде, ут эченнән исән чыктык, менә дүрт хатынга бәйләгән язмышларга түзеп карагыз сез, диде әти шунда. Ул бит үзенә хатын түгел, балаларга әни эзләгән... Иркә-назлар күрми генә эшләп үстек. Җәйләр кырда үтте, әни һәммәбезне дә ияртеп китә — башта чөгендер, аннары кукуруз утыйбыз, киндер, мәк кыры. Һәр гаиләгә үз кишәрлеге бүленгән, күршеләрдән алда барыр өчен борын җиргә төртелгән, дигәндәй. Көзге якта борчак чабабыз, октябрь керүгә кул белән чөгендер алабыз. Унынчы сыйныфны Сарманга 7 чакрым җәяү йөреп укыдым. Көзге яңгырлары, кышкы бураннары кыйнаса да, өйгә кайта идек. 

Авыл. Фото: ТИ

Ләкин мәктәптән соң егетнең шәһәр ягына кыяклыйсы килә. Колхоз рәисе паспортыңны бирми дигән сылтау белән әтисе аны фермага учетчик итеп урнаштыра. Бер хатынның унга торганлыгын аңлап, егет хәйләгә керешә. Районга барып комсомол юлламасы сорый — бирәләр. Әнә шулай итеп Чаллыга чыгып китә.

«Тик син булмассың...»

– Әллә нинди чорга туры килдек без. Шәһәр әле күтәрелеп кенә килә, яшьләр арасына бозыклык шактый кочак җәйгән, ләкин шөкер, кыйналсак та, үзебезне яклап сугышсак та, ялгыш юлларга кереп китмәдек. Аннан армия. Диңгезче булып хезмәт иттем. И, шул елларда русча белмәүдән интегүләр. Хәзер әнә татар авылларында балалар русча сөйләшеп үсәләр. Армиядән кабат Чаллы төзелешенә кайтып кердем. Элек эшләгән бригаданы эзләп таптым. Өйләнеп җибәрдем. Рәйсә — бик чибәр иде, Уфа кызы, бер атна йөреп кенә кавыштык. Кызыбыз туды. Ләкин тормыш барып чыкмады. Рәйсәгә укыган кеше кирәк иде, тәмам колак итен ашады.

Мин соңрак булса да укырмын, аякка басыйк инде, түз бераз, дия идем. Аңа бүген үк, хәзер үк кирәк иде. Укуын да укырмын, тик син булмассың, араларны өзәргә ашыкма дип тә ялындым. Рәхмәт, бригадир ул чакта, йомышчы малай кебек һаман иләк-чиләк ташып йөрмә дип, мине йөртүчегә укытты. Әгәр тормыштагы гаделсезлекләр китереп кысмаса, бәлки башкалага кузгалмас та идем. Җитәкче итеп карадан акны аера белмәгән бер егетне китереп куйдылар, аның кыланмышларына түзеп тора алмадым. Рәйсә белән кызымны Уфага илтеп урнаштырдым, миңа ияреп, Казанга китәсе килмәде аның. Гөлнара кызыма 8 яшь тулган иде инде. Инженерлыкка укырга кердем, — ди Алмас абый.

Авыл. ФОТО: ТИ

Көндезге бүлектә белем ала ул! Гаиләсен дә, кызын да онытмый. Гел баргалап йөри, ләкин ишектән дә үткәрмиләр — бала кирәк булгач, ташламыйлар... Ә тормыш үз җаена тәгәри, күрше фатирда гына яшәгән кызга гашыйк булганын сизми дә кала яшь ир. 

– Ләлә белән бер-беребезне шактый гына вакыт читтән күзләдек әле. Аннары танышып, бик тиз якынаеп киттек. Ләлә белән танышкач та, күңелем белән аны ярата башлавымны аңлагач та, Рәйсә янына Уфага бардым. Әйдә яңадан кушылыйк, әгәр дә минем белән тормыйм дисең икән, әйт, мин икенче бер кызны алдап йөрисем килми дидем. «Син шофернядан башка да ир заты белмәгән, синнән дә яхшыракны табам», — диде ул миңа, — ди Алмас абый.

— Рәйсә белән араларны өзсәк тә, тиз генә оныта алмадым. Араларны өзүе генә тиз, ләкин онытуы бик авыр. Күңелдәге соңгы кыл шартлап өзелгәч кенә, Ләлә белән кавыштык. Бик чибәр Казан кызы иде ул, яратышып өйләнештек без. Ике улыбыз туды. Бер-беребезнең кадерен белеп, бик матур яшәдек.

«Саклап кала алмадым...»

Улларының инде үз тормышы. Оныклардан сөенгән картлык бәхет дә кителгән Алмас абыйның. 4 ел элек кенә Ләлә апа бакыйлыкка күченгән.

– Ковид... Икебез бергә авырып яттык. Температура күтәрелгәч, ике тиле, җитәкләшеп шәһәрнең җиденче хастаханәсенә бардык. Менә шунда барып, шушы чирне эләктердек тә. Көне буе табиб ишеге төбендә чиратта утырдык, әле ул безне карады да, сездә куркыныч чир юк, салкын гына тидергәнсез, дип кайтарып җибәрде. Берничә көннән икебезне дә чир ныгытып басты. Балаларның «Ашыгыч ярдәм» дә чакырасылары килгән иде, ләкин икебез дә хастаханәгә барудан баш тарттык. Ләләнең үпкәләре 35 процент зарарланган, минеке аныкыннан да күбрәк — 50 проценттан да арткан, диделәр.

Бөтен үкенечем шул, Ләләне дә хастаханәгә җибәрмәскә кирәк иде миңа. Төн үзәгендә ишек шакып, «Ашыгыч ярдәм» табиблары килеп керде. Без шаккаттык, сезне чакырмадык дип тә әйтеп карадык. Ләләне ай-ваена да карамыйча, җыендырып, өйдән алып чыгып та киттеләр. Мине дә кодаладылар, тик мин каршы тордым, бармадым. Ул чакта без, балалар шалтыратканнардыр инде дип уйладык. Балаларым хәзер дә ант итә, без хәбәр бирмәдек, диләр. Ләләне коридорга гына салганнар, мин алып килгән суларны да кулына тапшырмаганнар иде, шуңа җаным әрни. Тиешле тәрбия күрмичә үлеп китте бит, җаным.

Үз аягы белән өйдән атлап чыгып киткән Ләләне 4 көннән зиратка алып барып җирләдек... Менә шуннан соң табибларга да ышанычым калмады. Ковид бик яман чир, үпкәләрнең авыртуына түзәрлек түгел иде чынлап та. Аптырагач, флюрография үтәргә бардым, табиблар, без сезне өегезгә кайтарып җибәрмибез, туры хастаханәгә озатабыз дигәч тә, улымны чакырттым. Качып кайтып киттем өйгә. Ләләмне генә саклап кала алмадым шул... — ди әңгәмәдәшем. 

Ковид. Фото: ТИ

  • Тигезлектән киселгәч, көннәр кыскара, төннәр озыная төшә аның өчен. Болай да күңел түрендә гел борынлыйм дип торган иҗади хисләре ирек ала — шигырьләр, җырлар язарга керешә. 

– Төннәрен йоклый алмый интегәм. Иртәнге сәгать биштән аякта инде мин, паркларны әйләнеп кайтам. Ләлә исән чакта бик рәхәт яшәгәнбез. Элеккеге дусларның да йөрәктә исемнәре генә уелып калды... Чын дуслар юк та ул дөньяда. Бар юанычым — балаларым, оныкларым. Тик менә Гөлнара кызым белән генә аралаша алмадым. Рәйсәнең вафат булганлыгын ишеттем. Гөлнара кызымның да бер кызы барлыгын беләм.

Бәлки, үсеп җиткәч, үзе миңа кул сузар дип тә өметләнгән идем... Юк, үпкәләмим мин аңа, бик хөрмәт итәм, үзен күрмәсәм дә, бар йөрәгем белән яратам. Ләкин аралар өзек, шуңа җаным әрни. Әти бик акыллы карт булган икән, ничә оя баланы дус итеп үстерде бит. Ә мин үзем ике оя балаларын дуслаштыра алмадым... — ди әңгәмәдәшем. — Аллаһыдан язылган язмышларым шулайдыр. Йөрәгемне әрнүләр мең кисәккә телмәсә, кем белә, бәлки шигырьләр яза да алмас идем мин. Җиһанга матур сүз тусын өчен дә кирәктер бу әрнүләрем... 

Книга. ФОТО: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading