16+

Иртән штурмнан чыккан вакытта «Баба Яга» көтеп торган аларны

Туган ил – туган авылдан, андагы һәр сукмактан, андагы без үткән юлдан башлана ул. Шуңа да үзенең туган авылы, туган ягы, Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр.

Иртән штурмнан чыккан вакытта «Баба Яга» көтеп торган аларны

Туган ил – туган авылдан, андагы һәр сукмактан, андагы без үткән юлдан башлана ул. Шуңа да үзенең туган авылы, туган ягы, Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр.

Кукмара районы Чишмәбаш авылында гомер итүче Миннемуллиннар гаиләсе дә өч уллары-лачыннарына туган ил, туган җирне яратырга өйрәтеп үстергән. Әнә шуңа аны сакларга таләп ителгән икән, бер сүзсез юлга кузгала Әмир Миннемуллин.

Алар бербөтен булып яшәде

– Үзем Чишмәбаш авылыннан, хатыным Гөлфирә Олыяздан, – дип үзе белән таныштырды Таһир абый Миннемуллин. – Миңа 57 яшь, 53 яшь. Әле дә хуҗалыкта эшләп йөрим. Өч ул үстердек, өчесе дә армиядә хезмәт итте. Һәркайсына командирларыннан рәхмәт хатлары килде. Ә олыбыз Әмир 1991 елның 5 июнендә туды, бик тере, шаян-шук малай булып үсте ул. Уртанчыбыз Динар 1992 елгы. Кечебез Данил1996 елгы.

Өчесенә дә белем биреп, укытып олы юлга чыгарганнар, тормышлы иткәннәр. Әлеге гаилә тирә-якта да мактауга, ихтирамга лаек.

– Туган җирне, авылны ярату көч биргәндер, – дип сүзен дәвам итә Таһир абый. – Без җир кешесе бит, тик утырырга вакыт юк. Йорт тулы мал-туар асрап көн күрдек, малайлар белән печәнен дә әзерләдек. Өчесе дә эшләп үсте, Әмиребез мәктәпне тәмамлаганнан соң, Янилдәге һөнәри көллияттә укыды. Тракторист-машинист һөнәрен үзләштерде. Мәктәпне тәмамлагач, Белгород өлкәсендә инженер-сапер гаскәрләрендә хезмәт итте, сержант званиесендә кайтты. Төзелештә эшләп алды. Гөлия белән гаилә корулары турында ишетүе дә шундый куанычлы булды, алар бербөтен булып яшәде. Авылда да аларга сокланмаган кеше калмады.

Сүземне мобилизация темасына боргач, Таһир абый боегып калды.

– Озатулары бик авыр булды. Нинди генә авырлык булмасын, бер зарланмады ул, гел барысы да тәртиптә дип әйтте. Безнең уңышлар булса, сөенә иде. Әнисенә дә: “Җиңү безнең якта булачак”, “Җиңү белән кайтачакмын”, дип кабатлаган. Аның исән-имин кайтуына һич шикләнмәдек. Күңел түрендә һәрчак өмет уты яшәде. Киленнәребезне без “кызым” дип атап йөртәбез. Гөлия кызым безгә бернинди кыенлык турында сөйләмәде. Барысын да үзе генә белгән дә, үзе генә күтәргән. Дүрт тапкыр ялга кайтты, безнең өчен бәйрәмгә әверелә иде ул көннәр. Туганнар җыела, аш-суга да Әмир улым бик оста булды, ул пешергән пылау тәме әле дә авызымда торган сыман. Үзем бик ерак бер хуҗалыкка барып эшлим, аның бу дөньядан китүен белгәч тә, миңа әйтми торганнар. Өйгә кайткач кына белдем. Районда да белмәгән кешесе юк иде аның. Әмиребезне соңгы юлга озатырга олысы-кечесе килгән. Рәхмәт һәркайсына. Инде улыбызның урыны җәннәт түрендә булсын, дип әйтергә генә кала. Үзем диндә, намаз укыган саен аның рухына да догалар кылам. Әле Әмир вафатыннан соң, кечебезнең улы дөньяга килде. Самир дип куштылар. Абыйсы исеме хөрмәтенә.

«Аңа шалтыратасы, язасы килә»

«Алар инде күктә, әнә шул зәңгәр болытлар артында... Мин көн саен шуларга карыйм да, алар белән сөйләшәм», дип сүзен башлады сабыр гына Гөлия Миннемуллина.

– Без шундый тату яшәдек. Ирем булдыклы, тырыш кеше иде. Бер-беребезнең кадерен белеп яшәдек без. Бер генә тапкыр да үпкәләшмәдек. Аллаһы Тәгалә дә шулай язгандыр, шул кыска гына гомере эчендә дә ачуланышмагыз, дигәндер. Шул истәлекләр белән яшим хәзер, – дип сүзен башлады Гөлия.

Ә истәлек-хатирәләре күп Гөлиянең. Аның белән яшьлек елларына да кайтып килдек, көлештек тә, күз яшьләренә дә бирелдек.

– Әмир белән 2013 елда таныштык, – дип сүзен дәвам итте ул. – Шул елларда Лаешта көллияттә укый идем. Әмирнең күршесе дә шунда белем алган. Булачак ирем исә аңа мөрәҗәгать итеп: "Берәр матур кызның телефон номерын бир әле?" дигән. Шул егет аңа минем номерны биргән. Мин Кукмараның Кнәбаш авылыннан, Әмирнең туган авылы белән арабыз 50 чакрым. Икебез ике чиктә. Башта без хат кына языштык, беренче язган сүзләрен дә хәтерлим әле. Ул миңа: “Сезгә матурым дип эндәшергә буламы?”, дип язды. Ә мин: ”Сезнең өчен мин Гөлия Илфатовна булам”, дидем. Шулай язышып киттек. Ә бер айдан очрашырга булдык. Мин өйгә ял көннәрендә кайтып йөри идем, ә Әмир эштән соң район үзәгенә төшкән, биредә күрештек. Шул дәвердән бирле аерылышмадык. Әмир төзелештә эшләде. Укуымны бетергәч, мин дә район үзәгенә эшкә кайттым. Әни әле дә искә ала: “Эштән кайта да, синең яныңа Кнәбашка китеп бара. Күрми дә кала идек”, ди. Биш ел очрашып йөрдек. 2017 елның 8 мартында кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Кулына торт, бер бәйләм чәчәк тоткан иде. Нәкъ шул елны гаилә кордык. 30 июньдә туй үткәрдек. Ноябрьдә йорт сатып алдык. Гаилә коргач, Кукмарага заводка эшкә күчте. Беренчебез Самат 2018 елның 17 мартында туды. Кызыбыз Ясминә 2021 елның 1 августында дөньяга килде.

2022 елның 23 сентябрендә Әмир хезмәт куйган заводның кадрлар бүлегенә мобилизация буенча китәргә тиешле кешеләрне бер исемлеккә туплап документ төшергәннәр. Ир-егет, бу исемлек турында белеп, үзенең исемен дә сораган. Гәрчә кулына повестка тапшырмасалар да.

– Ни җыярга белмәдек, кешеләрдән сораша-сораша әйберләр әзерләдек. 25 сентябрьдә район үзәгеннән башка егетләр белән Әмир дә китте. Шимбә, чәршәмбе көнне һәр атна саен туагннар белән аның янына күрешергә бара идем. Ә махсус хәрби операция үткәрелүче зонага егетләрне 26 октябрьдә алып киттеләр. 9 ноябрьдә Сватовога керттеләр. Үзләре блиндажлар корып, окоплар казыдылар. Ул көннәрне искә алсам, каз тәннәре чыга. Чөнки үзенең хис-кичерешләрен минем белән дә уртаклашты Әмир. Сапер булганга, көннән-көн төрле миналар белән эш итәргә туры килә дип сөйли иде. Хезмәтен үз итте, бөтен тәнен-җанын биреп башкарды. Штурмга кереп киткән, аннан яраланып, яки һәлак булып чыккан иптәшләре өчен көенеп яшәде. Алар бит нинди генә фаҗигале хәлләрдән дә исән калган. Үзен тәҗрибәле сапер дип әйтә иде, шул эшкә башкаларны да өйрәтте. Өч тапкыр үлемнән калган.

2024 елның 10 декабрендә дрон һөҗүме аркасында яраланып, Әмир һәлак булган.

– Бу хакта миңа аның рота командиры язды. «Инженер-саперлар бүлекчәсе командиры Әмир Таһир улы Миннемуллин 7.50 сәгатьтә һәлак булды», диелгән иде анда. Иртән штурмнан чыккан вакытта «Баба Яга» көтеп торган аларны. 19 декабрь көнне иремнең җәсәден Кукмарага алып кайттылар. Кукмара зиратындагы Дан аллеясендә җирләнде... Ике ел буе телефонда яшәгәч, аңа шалтыратасы, язасы килә. Күңелдәге бушлыкны берничек тә тутырып булмый, – ди каһарман хатыны Гөлия.

«Үз ротасының җаны булды»

Татарстанда мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү «Барс» коммерцияле булмаган автоном оешма директоры, Кукмара районы егете Илдар Зәйнуллин якташы Әмир белән һәрдаим элемтәдә булган.

– «Мини» позывноен алган Әмир Таһир улы Миннемуллинны 1234 полкта һәркем белә, һәм аның ныклы рухлы булуына, көлке хисе уята алуына һәм иң катлаулы хәлләрдә дә иптәшләренә ярдәм итүенә сокланмый торган кеше булмагандыр, мөгаен. “Мини" – үз ротасының җаны, хәтта иң авыр мизгелләрдә дә сугышчан рухны күтәрә алырлык кеше иде. Волонтер буларак махсус хәрби операция зонасына барган бер генә сәфәрем дә аның белән очрашмыйча үтмәде. Әгәр ул хәрби бурычта булмаса, һичшиксез минем белән күрешергә чыга иде. Һәрвакыт элемтәдә булдык. Аның сугышчан юлы Сватово юнәлешендә башланды, анда ул, полкның барлык сугышчылары кебек үк, иң авыр бәрелешләр аша үтте. Аннары полк Купянск юнәлешенә күчерелде. Анда «Мини» һәм аның инженер-сапер ротасындагы иптәшләре иң хәтәр бурычларның берсен үтәделәр: тирә-якны миналардан арындырдылар, штурмовикларга юл ачтылар. Сапер эше – ул һәрвакыт яшәү һәм үлем арасы, ләкин «Мини» аны гаҗәеп осталык һәм салкын канлылык белән җиңә килде.

Купянск юнәлешеннән соң полк Кременноега күчерелде. Анда хәрби бурычларны үтәү барышында «Мини» авыр яраланып, мәңгегә күзләрен йома. Аның турындагы истәлек-хатирәләр хезмәттәшләренең йөрәгендә мәңгегә сакланачак. Ул үзе өчен түгел, ә башкалар өчен яшәгән кеше һәм аның батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Аның тормышы – чын батырлык, бурычка тугрылык һәм иптәшләренә чиксез мәхәббәт үрнәге ул.

Синең алдыңда баш иям, дустым. Син яхшы дус, курку белмәс хәрби, үрнәк гаилә башлыгы идең.

Әле дә Гөлиянең иренә атап китерелгән посылкалары искә төшә. Аның өстендә һәрчак "йөрәкләр" сурәте ясалган һәм «Мини, без сине яратабыз һәм көтәбез» дип имзаланган иде. Менә чираттагы сәфәремә баргач та, егетләр арасыннан сине эзләрмен инде, дустым. Тыныч йокла, каһарман.

Узган елның 28 апрелендә Әмир Миннимуллин Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән, ә шул ук елның 6 июлендә — «Миналардан арындыру өчен» медаленә ия булган.

20.04.2023 беренче тапкыр ялга кайткан

 

Өченче тапкыр отпускка Гөлиянең туган көненә туры китереп кайткан 25.04.2024 
Ялга кайтуында мәктәпкә укучылар белән очрашуга да чакырганнар геройны
4 ноябрь 2024 ел 4 тапкыр отпускка кайтуы
Үзе белән әлеге чебурашканы йөрткән дип сөйләгән хезмәттәшләре

Ә авылдашы Чулпан Фатхрахманова хәрбигә багышлап бәет язган. Аны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. 
 

медальләре

 

Гөлия иренә җибәрелә торган һәр посылканы менә шулай яза булган

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

15

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    И, балакаем әрәмнар генә юбулгансың бит! Инстаграмда бар идең, гел карап тора идем. Амир ялга кайттымы икән диеп гел сокланып карай идем бик матур балалар диеп. Тыныч йкла балакаем!

    Мөһим

    loading