23 май иртәсе Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылында яшәүче ике гаилә язмышын икегә бүлгән.
Бер мизгел эчендә ут ялкыны еллар буе җыелган тормышны, истәлекләрне, өй җылысын көлгә әйләндергән.
Наил Нәҗмиевлар хуҗалыгында чыккан янгын күрше йортка — Җәмилә Гыйззәтова йортына да күчкән. Ялкын бернәрсәне дә аямаган. Ике йорт, каралты-кура, кош-корт — барысы да ут эчендә калган.
Җәмилә апа бу вакытта Ульян өлкәсендә аш мәҗлесендә булган.
30–40 минут эчендә
— Үзем бу хәлгә шаһит булмадым. Чөнки 22се көнне өйләдән соң Ульян өлкәсенә ашка киткән идем. Анда туганнарыбыз яши. 23е көнне иртән өйдә 92 яшьлек әнием, киленем Диана һәм оныгым калган иде. Ашта утырган вакытта, сәгать 8–9лар тирәсендә, «янгын чыкты» дип, улым энемә шалтыраткан. Ул вакытта без Коръән укып утыра идек. Энем бер миңа, бер телефонына карый. Гадәттә, Коръән уку мәҗлесендә алай эшләү рөхсәт ителми. Күзем аңа төште дә, күңелемә ниндидер шом керде. Әмма алар түзде, миңа берни әйтмәделәр. Аш тәмамланганнан соң гына энем миңа хәбәр итте. «Шундый хәл булган», — дип, башта әзерләргә тырышты ул мине. Әмма сүзләре башыма барып җитмәде. Мин бары: «Әни, балалар исәнме?» — дип кенә сорый алдым. «Барысы да исән», — диделәр. «Ярар, алар исән булгач, мал табылыр әле», — дидем. Миңа хәбәр иткәндә, дин юлындагы ике туган энем: — Апа, әгәр мөлкәтегез юкка чыкса, якын кешегезне югалтсагыз, сез моны ничек кабул итәр идегез? — дип сорады. Мин: — Шулай тиеш булгач, Аллаһ Тәгалә шулай язган икән. Мин кабул итәм. Димәк, шулай кирәк булган, — дидем. Алар тагын: — Әгәр бөтен кешеләрегез исән-сау булып, мөлкәтегез генә юкка чыкса, нишләр идегез? — дип сорады. Мин: — Мал була ул, иң мөһиме — кешеләрнең исәнлеге, — дидем. Шуннан соң гына алар бөтен дөреслекне ачып салды: — Апа, сездә хәзер нәкъ шундый хәл булды, — диделәр. Мин бу хәбәрне тыныч кына кабул иткән кебек булдым. Аллаһ Тәгалә сабырлык бирде. Әмма бөтен уйларым белән өемә кайтып килдем. … — дип сөйли ул күз яшьләрен көчкә тыеп.
92 яшьлек әнисе Хания апаны күршеләре, янгын турында белгертмичә генә, өйдән алып чыкканнар. «Күршеләрдә төтен чыккан», — дип тыныч кына җитәкләп алып киткәннәр. Олы яшьтәге әни кеше бүген дә кызы Җәмиләне күргән саен: «Әйдә, өйгә кайтыйк инде…» — дип өзгәләнә икән. Ә аның йорты урынында хәзер кара күмер генә.
Ут шулкадәр көчле ялкынлаган ки, 30–40 минут эчендә ике хуҗалыкны да тулысынча ялмап алган. Кешеләр бары документларны гына алып чыгарга өлгергән.
Җәмилә апаның күршеләре — Резедә һәм Наил Нәҗмиевлар өчен дә бу фаҗига әйтеп бетергесез зур сынау.
— Төнге сменадан Резедә кайтып кергән, ә Наил эшкә киткән булган. Алар белән күрешеп елаштык. Резедә эштән кайтуга казларын ашаткан да аш-су бүлмәсенә кереп чәй куеп җибәргән. «Мин әнине чәй эчәргә дәштем, ә ул: «Төтен исе килә», — диде. Чынлап та төтен исе килгәнен сизеп, ишекне ачсам, ялкын килеп бәргән, ди. «Әни!» — дип кычкырдым да урамга йөгереп чыктым, каршы яктагы күршеләргә чаптым. Күршебез Ринат кереп, әнине алып чыккан», - дип искә алды ул. Резедә документларын гына алып чыккан, аны башка янгын янына китермәгәннәр. Ике йорт та 30–40 минут эчендә янып беткән. — ди Җәмилә апа.
Күршеләренең 85 яшьлек әниләрен икенче бер күршеләре ут эченнән алып чыккан. Сарайдагы 25 бройлер чебиләре, тавыклары янып үлгән. Еллар буе төзелгән тормыш бер сәгать эчендә юкка чыккан.
Бүген ике гаилә дә вакытлыча туганнарында сыенып яши.
— Өй 78 квадрат метр тирәсе, мунча аерым булгач утырып калган. Безнең мал-туар юк, әни белән икәү генә яшәгәч, үзебезгә 15 тавык асрыйбыз. Алар янып үлгән. Күршеләр иртән бозау, таналарын көтүлеккә, казларын урамга чыгарганнар. 25 баш бройлер чебешләре сарайда япкан килеш янып үлгән. Резедә, Наил әниләренең шул ук урамда буш торган өйләренә күченде. Минем район үзәгендә улым яши. Аларда яшим, әнине апалар үзләренә алып китте. Ул янгын турында белми, «Әйдә өйгә кайтыйк. Ник мин монда яшим?» дип сорау яудара җаныкаем. «Анда Резедәләр янган, тәрәзәдән төтен кергән анда йоклап булмый, ремонт кирәк», дип тынычландырдык үзе. Хәзер апада яши.
«Алга таба ничек яшәргә?..»
Ике йорт та иминиятләштерелгән булса да, бүгенге бәяләр белән ул акча яңа тормыш башларга җитми. Гомер буе хезмәт иткән, балалар үстергән кешеләр хәзер кабаттан тормышны яңабаштан башларга мәҗбүр.
Җәмилә апа 35 ел укытучы булып эшләгән, бүген район администрациясендә тәрҗемәче хезмәтен башкара. Әмма көчле рухлы бу ханымның сүзләре йөрәкне тетрәндерә: ѵАллаһ сабырлык бирде. Исән калганнарына шөкер итәм. Әмма өй дигән нәрсә ул дивар гына түгел икән… Анда бөтен гомерең, хәтерең, әнкәйнең догалары, балаларның көлүе була икән…»
Бүген Олы Карамалы авылындагы бу ике гаиләгә ярдәм кирәк. Матди ярдәм генә түгел — җылы сүз, терәк, кеше кайгысына битараф булмау кирәк.
Чөнки ут йортларны яндыра. Ә кешене битарафлык сындыра…
Ярдәм итү өчен: Саклык Банкы картасы 89053125432 Җәмилә Гыйззәтова исемендә
Комментарийлар