Бу сүзләр артында никадәр өмет, күпме сагыш ята...
Айлинә көллияткә кире кайтырга, кешеләрне коткару турындагы хыялын дәвам итәргә тели. Ә әнисе өчен бүген иң зур теләк – кызының мөстәкыйль рәвештә утыра, йөри, сөйләшә алуына ирешү.
Гаиләдә тагын ике бала үсә. Уртанчылары Ильяр Әлмәттә юристлыкка укый, төпчек кызлары җиденче сыйныфта белем ала. Әмма бүген бөтен гаиләнең тормышы Айлинә тирәсендә әйләнә.
Альбина ханым эшеннән китәргә мәҗбүр булган. Кызын ялгыз калдырып булмый. Әтисе дә гаиләнең төп терәге булып калган. Ул авариягә кадәр үк аягын сындырган була, әле тулысынча терелеп тә бетмәгән килеш эшкә чыгарга мәҗбүр.
Реабилитация, махсус туклану, памперслар, юл чыгымнары, операцияләр... Боларның һәркайсы гаилә бюджетына авыр йөк булып ята. Ә кызга ярдәмне туктатырга ярамый: тернәкләнү өзелсә, ирешелгән нәтиҗәләрне югалту куркынычы бар.

«Мин аңымны югалттым...» Суд бу аңлатмага ышанмады
Авариядән соң Гатауллиннар өчен икенче бер көрәш тә башлана – гаделлек эзләү.
Юл һәлакәте буенча җинаять эше кузгатыла. «Мерседес» руле артында 25 яшьлек Диана Н. була. Ул машина йөртү инструкторы булып эшләгән, тугыз ел элек машина йөртү таныклыгы алган. Буш вакытында «аек машина йөртүче» булып та акча эшләгән.
Фаҗига булган кичтә ул «Елга» ял базасыннан шәһәргә кайтып барган. Машинада дүрт пассажир булган.
Тикшерү материалларында «Мерседес»ның тизлеген арттырып хәрәкәт итүе турында мәгълүматлар китерелә. Пассажирлар сүзләренчә, шәһәргә якынлашканда автомобиль сәгатенә 120–130 чакрым тизлек белән барган. Чаллыга кергәч тә, юлдагы ясалма тигезсезлекләр алдында тизлеген киметмәгән.
Пассажирлар машина йөртүчегә берничә тапкыр кисәтү ясаган, тизлекне киметүне сораган. Ләкин ул аларны тыңламаган.
Юл чатына якынлашканда светофорда кызыл ут янган. Пассажирларның берсе хәтта: «Туктагыз! Сез кая барасыз?» – дип кычкырганын искә ала. Шаһит сүзләренә караганда, шул мизгелдә машина йөртүче тормозга басу урынына газны арттыргандай булган.
Ә суд процессында Диана Н. авария алдыннан үзен начар хис итүен белдергән. Юл чатына якынлашканда хәлсезлек тойганын, күзләре караңгылануын, колакларында шау-шу барлыкка килүен сөйләгән. Туктап өлгергәнмен дип уйлаган, әмма видеоязмадан күренгәнчә, өлгермәгән.
Ул: «Мин аңымны югалттым», – дип аңлаткан. Үз гаебен танымаган, авариядә «Лада Гранта» йөртүчесенең дә куркынычны күреп, тормоз кулланырга тиеш булуын әйткән.
Ләкин суд тикшерү материалларын, видеоязмаларны һәм шаһитларның күрсәтмәләрен исәпкә алган. Аклау карарын чыгару, җинаять эшен туктату һәм машина йөртүчене җаваплылыктан азат итү өчен нигезләр табылмаган.
Диана Н. саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип табылган. Аңа ике елга иреген чикләү җәзасы билгеләнгән, шулай ук ике елга автомобильләр белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Хөкем ителгән хатын карар белән килешмичә, шикаять биргән. Әмма 2026 елның 19 ноябрендә Татарстан Югары суды хөкем карарын үз көчендә калдырган. Димәк, «аңымны югалттым» дигән аңлатма аны җинаять җаваплылыгыннан азат итү өчен нигез булмаган.

Суд карары – ахыргы нокта түгел
Хөкем карары үз көчендә калса да, Гатауллиннар гаиләсе өчен көрәш тәмамланмаган.
Альбина ханым әйтүенчә, авариядән соң гаилә күпме генә чыгымнар күтәрергә туры килүен санап та бетерә алмый. Реабилитация, дәвалау, операцияләр, юл чыгымнары, адвокат хезмәте – боларның барысы да акча сорый. Мәгълүматларга караганда, ата-аналар инде 1,3 миллион сумнан артык акча сарыф иткән.
– Коточкыч авария кызыбызның тормышын «моңа кадәр» һәм «аннан соң»га бүлгәннән соң ел ярым вакыт узды. Без һаман тынычлык белмибез. Йокысыз төннәр, күз яшьләре, авырту һәм аның тормышы өчен көрәш. Чишелешләр эзләү, алга таба нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә, көч һәм чараларны кайдан табарга дигән чиксез сораулар. Юллар, дәвалау, операцияләр – шулкадәр күп, сүз белән әйтеп булмый, – дип уртаклаша Альбина Гатауллина.
Гаилә алга таба суд аша кызларын реабилитацияләүгә тотылган чыгымнарны каплауны һәм мораль зыянны компенсацияләүне таләп итәргә ниятли.
.jpg)
Иң зур җиңү – Айлинәнең аякка басуы
Бүген Айлинәнең көннәре реабилитация белән үтә. Һәр күнегү, һәр хәрәкәт, һәр яңа сүз – зур тырышлык нәтиҗәсе. Кайвакыт бер адым өчен күпме вакыт, күпме сабырлык кирәклеген бу гаилә үз тәҗрибәсендә белә.
Ә бит ул әле 19 яшьтә генә. Көллияттә укырга, һөнәр үзләштерергә, дуслары белән очрашырга, тормыш корырга тиеш булган кыз бүген инвалид коляскасында киләчәккә өметләнеп яши.
Әнисе кызының кулыннан тотып, аны тагын бер кат яшәргә өйрәтә. Кичә зонд аша тукланган бала бүген томат согын үзе эчә. Кичә башын тота алмаган кыз бүген иҗекләп укырга тырыша. Бу – гаилә өчен зур җиңү.
Ләкин Айлинәгә ярдәм әле дә кирәк. Реабилитацияне дәвам итү, белгечләр белән шөгыльләнү, алдагы операцияләргә әзерләнү өчен акча таләп ителә.
Бәлки, бу язманы укыган һәркемнең кулыннан зур ярдәм килмәс. Әмма кечкенә генә өлеш тә гаилә өчен мөһим булырга мөмкин.
Айлинә кайчандыр кешеләрне коткарырга хыялланган. Бүген аның үзен тормышка кайтару өчен күпләрнең ярдәме кирәк.
Әнисе һаман кызының янында. Һаман өметләнә. Һаман дога кыла.
«Башта терел, кызым. Уку качмас...»
Ә бәлки, бер көнне Айлинә яңадан көллият бусагасын атлап керер. Әнисе аның кулыннан тотып, бу юлы хастаханәгә түгел, ә яңа тормышка алып барыр.
Шул көнгә кадәр көрәш дәвам итә.
Айлинәгә ярдәм итү өчен:
Альбина Гатауллинаның «Сбербанк», «Т-Банк», «Зенит» банкларына беркетелгән телефон номеры: 8-917-252-46-33
Карта номеры: 2202202311309615
Бер дога, бер игелек, бер ярдәм – кайчакта кешенең бөтен киләчәген үзгәртә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина




Комментарийлар