16+

“Кулымда өзелде…” – 43 еллык мәхәббәт тарихы

Җиргә җиңү язы бүләк иткән елның ипле көзләрендә дөньяга килгән Розалия әби Галиуллина Апас районының Карабай авылында гомер кичерә.

“Кулымда өзелде…” – 43 еллык мәхәббәт тарихы

Җиргә җиңү язы бүләк иткән елның ипле көзләрендә дөньяга килгән Розалия әби Галиуллина Апас районының Карабай авылында гомер кичерә.

– Кайчандыр гөрләп торган йорт бу, нишлисең, балаларым читкә таралды, ирем Фәрит тә бакыйлыкка күченде, ә мин менә ялгызым нигез саклыйм. Дөрес, балаларым кайталар, көндәлек телефоннан хәлләр белешәбез. Күршеләр белән йөрешәбез. Күпләрдән ишетәм, күрше күршегә керешми диләр. Күршең кунакка керсен өчен үзең дә әйбәт булу кирәк, безнең урам әбиләре әнә чиратка салган кебек көн дә беребез чәйгә ала, – ди Розалия әби. Кунакчыллыгы, тәмле сыен күршеләр белән бер кашыктан бүлешеп ашавы – тәрбиядән. Тәтеш районының Алабирде авылында 9 балалы гаиләдә туып үскән ул. Әтисе сугыштан яраланып кайткач, агроном булып эшләгән, кызын да җирне яратырга өйрәтә белгән.

– 9 бала үстереп, әни эшкә чыга алмады. Мәктәпне бетерүгә сыер саварга эшкә кердем, сеңелкәшләрне укытасы бар бит, әти-әнигә әз булса да ярдәмем тисен дидем. 19 яшендә кияүгә киттем, – ди ул.

Свердловск шахталарында эшләп, өйләнүдән яше чыгып барган Фәрит абый исә, әти-әнисе олыгаеп китү сәбәпле, авылга күченеп кайткан елында Розалия апага гашыйк була.

– Ике апасы да безнең авылда кияүдә иде, кунакка килеп йөрде. Мине күргәч, артымнан калмады. Үземнән 11 яшькә олырак иде. Әйбәт нигезгә килен булып төштем. Кайнатам да, Фәрит тә балта осталары, акчаны әйбәт эшләделәр. Әтиле гаиләдә ачлыкны белмичә үскән бала мин, әниемнең, кызым, синең бәхетең үзеңнән алда йөри дигәне хәтеремдә. Безнең Гайнелхәят әби сукыр иде, гел кулыннан җитәкләп йөрттек, кашыклап ашаттык, мунчада юындырган саен ул безгә бәхет теләде, күрәсең, изге догалары кабул булды! – ди әбекәй. – Фәрит белән 43 ел бергә яшәдек. Иремнән уңдым мин, бөтен авыл белә – эшкә оста иде, эчү белән булышмады, какмады, сукмады. Язмышлар кабатлана икән – үз әнием дә әти белән 43 ел тигезлектә гомер иттеләр. Фәрит иртәрәк китеп барды. Ашказанында яман шеш иде. Авыртып киткән көненнән 6 ай гына яшәп калды, әҗәле тиз тотты, өйдә, кулымда өзелде. Тормышымнан канәгать мин. Кайнатам белән 27 ел бергә яшәдек, хөрмәт итте. Кайнанам 68 яшендә үлеп китте, авырды. Сер сандыгым иде ул, һәр сүзем йөрәгенә сыйды!

Фәрит абый белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Зөлфирәсе күрше Иске Йомралы авылына килен булып төшкән. Лилиясе Казанга төпләнгән. Рәүф улы Түбән Камада яши. Һәрберсе гаиләле. Онык-оныкчыкларын сөеп яшәү бәхетеннән дә уңган Розалия әбинең гомер көзләренә саулык телибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading