Быел кызым урта мәктәпне бетерде. Аңа карыйм да, үземнең яшь чагымны искә алам. Әйтерсең лә, минем яшьлек кызымда кабатлана.
Яшь чакта кыска итәк кияргә ярамый иде
Озын чәчле, зифа буй-сынлы идем бит мин дә! Юк-бар сүздән көлеп, гел кызык ясап, күңелле яшәгән елларым артта калса да, кызымның көзге каршысында бөтерелүләре, һәр эшне минем кебек җәһәт кнеә эшләп куюлары, ирексездән балачакка — авылда үткәргән елларга алып кайта. Безгә кыска итәк кияргә ярамады. Әти кырыс иде, әни дә таләпчән була белде. Әби бөтенләй инде, хәленнән килсә безне озын күлмәкләр генә кидереп йөртергә кызыкты. Өйдән озын итәк киеп чыгып китәбез дә, урам башында аны салып, кыскасын киеп куя идек. Әле бит егетләр озата кайталар, алар янында итәк алмаштырып булмый.
Кыска итәктән кайтып керүләребезне әби күрә торган иде, аның комган тотып, ишегалдына чыгып барган чагына туры иклә идек. Бәлки безнең кайтканны юри шулай каравыллап йөргәндер инде, кем белә. Аның каравы, иртән иртүк теге яшереп калдырган итәкне барып ала идек. Минем арттан күрше авыл егете йөрде. Матай белән килә торган иде. Әле ул матаеның тавышы! Тузаннар туздырып, акыртып килеп керә авыл башыннан... Әни, бар теге тилең килеп җиткән, дип бер генә карый. Мин ашыга-кабалана чыгып йөгерәм. Әти аның минем арттан йөргәнлеген белсә, яратмас дип уйлый идек. Ә егетемнең безнең капка төбенә кадәр килеп мине каршы аласы, алай гына да түгел, безнең өйгә үк кереп йөрергә кызыга иде.

Минем арттан күрше авыл егете йөри иде
Кертер, ди, әти! Имеш, аның яшьтиләре йөргән кызларының өйләренә үк керә. Кертмәдем. Кияү булыр вакытың җиткәч керерсең, әле кемнең кемгә өйләнәсен, кемнең кемгә кияүгә чыгасын кем белгән дия идем. Чынлап та, ярты ел да йөрмәдек, аерылыштык. Менә керт син егетләрне өйгә. Без аерылышкач, ниләр генә сөйләмәс иде аннары.
Бер көнне кызым да танышкан егете турында сүз башлады. Нинди гаиләдән, кайда укуы турында сораштым. Кунак егете икән. Күрше авылга кайтып йөри ди. Кичен инде егетләр машинага төялешеп безнең авыл клубына киләләр, берсенең әнә минем кызга күзе төшкән. Сораша, барлый торгач аңладым, кайчандыр минем арттан егетнең улы икән бу! Менә сиңа, мә... Инде нишләргә дә белмим. .jpg)
Кызымның сөйгән егете кем булып чыкты?
Кызыма сөйләр идем, бәлки язмышыдыр, әгәр дә чын йөрәгеннән яратса, дип тә куркам. Ләкин мин элек йөргән егетемне дә түремдә кода итеп утыртырга әзер түгелмен әле. Хәер, ашыкмый тор, яшьләрнең иртәгәсен үк мөнәсәбәтләре үзгәреп тә китәргә мөмкин бит, нигә дип алдан кайгырасың диярсез. Бәлки шулайрак та булыр, ләкин йөрәккә шом керде. Әгәр дә туганлашырга туры килсә? Мин ул егетне яратмадым да, ләкин күңелдә калды. Үткәннәргә кабат кул бирәсе дә, үткән белән бүгенгене ялгыйсы да килми. .jpg)
Әгәр дә туганлашырга туры килсә?
Әле мунча кергәндә иремә дә шул хакта сөйләдем. Болай сабыр гына тыңлап торган иде, ахырдан котырырга тотынмасынмы. Мине тагын тиле диярсез. Сөйләмәсәм дә берни белмәс иде, үзем артык ихлас кеше, имеш иремне алдыйсым килми, кемнәр икәнлеген алдан белеп торсын! Менә белде... Инде көн дә күземне ачырмый. Имеш кичәге сөяркәм иртәгә кодам булачак. Кызым ишетмәсә ярар иде бу сүзләрне дип котым оча. Кодалаша калсак, ниләр көтәсен уйларга да куркам.
Әнә минем иптәш кызым, бер егет белән йөрде дә, шуның артыннан үзе чабып, дигәндәй, ябышып кияүгә дә чыкты. Ә минем арттан көтүләре белән йөрде шул егетләр. Кызыкмаслык та түгел, чибәр, матур идем. Менә хәзер дә шуларның игътибарыннан интегәм. Ямьсез булсаң почмак саклыйсың, егетләр карамыйлар, ә артык матур булсаң, гомер буе ирләр карашыннан тилмерәсең. Әйисәм әйтим, әле дә кияүдә булсам, илле яшемә җитеп килсәм дә ирләр очрашып йөрергә кыстыйлар. Их, бу дөнья...
Алсу Төхвәтуллина.
Арча
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар