16+

Парлы ялгызлар: мәхәббәтсез бергә яшәү бәхет китерәме?

Кайчак янәшәңдә кеше булса да, күңелдә ялгызлык хисе китми. Язмышлар кушылганда да, һәрвакыт мәхәббәт туа микән?

Парлы ялгызлар: мәхәббәтсез бергә яшәү бәхет китерәме?

Кайчак янәшәңдә кеше булса да, күңелдә ялгызлык хисе китми. Язмышлар кушылганда да, һәрвакыт мәхәббәт туа микән?

Эш буенча күп кеше белән аралашырга туры килә. Шундый бер нәтиҗәгә килдем: күпләргә, якыннары янәшәсендә булса да, ялгызлык хисе таныш.

Кайбер кешеләр тормышыбызга керә дә, еракка киткән кораб кебек югала. Ә кайберләре, үз ярын таба алмаган көймәдәй, кабат-кабат күңелгә әйләнеп кайта.

Танышым Диана да шундыйларның берсе булды… Без эш буенча гына таныштык, әмма сөйләшә башлагач, ул еш кына тормышы турында ачылып китә иде. Ире белән аерылышканнарына ун елдан артык вакыт узган. Ире күптән башка гаилә корган булса да, Диана күңелендә әле дә аның кире кайтуына өмет саклана.

Бу миңа һәрвакыт аңлашылмаган сер булып тоелды…Бер көнне ул яңалык белән шалтыратты: башка кешегә кияүгә чыгарга ризалашкан. Шул уңайдан мине кунакка чакырды.

Мин бардым. Анда мин ике ялгыз язмышның кушылу мизгелен күрдем. Әмма бу — шатлыклы башлангыч түгел, ә «ялгыз да түгел, парлы да түгел» дигән халәт иде.

Ир — яраткан хатынын югалтып, инде ике ел сагыш утында яши. Үткәнен оныта алмый. Хатын — тормыш давылларында гаиләсен саклап кала алмаган. Чирек гасыр бергә яшәгән ире аны калдырып киткән. Икесе дә яралы… Икесе дә ялгыз… Һәм икесе дә бер-берсендә терәк табарга тели. Ләкин бу җитәрме? Ничә еллар наз күрмәгән, сөюдән мәхрүм калган Дианага бу ир чын бәхет бирә алырмы? Әллә ул тагын бер кат күңел ярасы алырмы?

Бу сораулар мине озак уйландырды… Кешенең язмышына кысылырга ярамый. Һәркем үз юлын үзе сайлый. Мин өйгә борчу катыш уйлар белән кайтып киттем. Бер генә теләк белән: сабырлык, мәхәббәт һәм чын бәхет бир, Раббым, бу парлы ялгызларга…

Ленария апагыз
Казан

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading