Алмаз сораулы караш белән әтисенә борыла, бу гаиләдә балалар шулай тәрбияләнгән, әти-әни рөхсәтеннән башка беркая да бару каралмаган. Рәмис абый: «Ярар соң», дигәч, яшьләр машинага төяләшеп, күрше Нәлет авылы янындагы күлгә юнәлә. Эссе көннәрдә авыл яшьләре бирегә су коенырга килә.
Күл буе яшьләрнең чыр-чу килгән тавышларына күмелеп кала. Әмма берчак Алмаз күздән югала. Аңа эндәшеп тә карыйлар, әмма ул юк була. Икетуганы эндәшеп тә, эзләп тә карый. Егет күренми. Олылар авызыннан бу күл турында төрле шомлы сүзләр ишетелгәне бар. Биредә, имеш, төпсез коелар бар икән. Яшьләр Алмаз баткан дигән фикергә килә һәм бу хакта хәбәр итү өчен авылга чаба.
...
Күзеннән яшь чыкмады Гөлсараның, алар елый-елый кибеп беткән иде инде, ахры. «Йә, Аллам, ник болар барысы да төш түгел?! – дип, әрнеп сыкранды ул. – Нишлим соң, нишлим? Ни хәл итим? Ни өчен нәкъ миңа шундый газаплар? Берәрсен рәнҗеттемме, кемгәдер зыян эшләдемме әллә?»
Янындагы кешеләрнең юату сүзләрен гүя ишетмәде хатын. Кашлары җыерылган, маңгаендагы җыерчыклары тирәнәйгән. Көтмәгәндә ишелеп төшкән тау кебек хәсрәттән кечерәеп, бөрешеп калган сыман иде ул. Менә калтыранган кулларын йомарлады да, улы баткан дип күрсәткән җиргә атлады. Кипшенгән, дерелдәгән иреннәр бары бер сүзне пышылдады: «Син исән. Син исән булырга тиеш, улым». Ничаклы тирәнгә керүен дә сизми калды ана. Үзен күлдән тартып чыгарган иренә дә ул: «Улымны алып чыгам», – дип кабатлады.
Водолазлар бер тәүлек эзли егетне, шул вакыт эчендә бирегә авыл яшьләре, гаиләнең бөтен туган-тумачасы җыела. Ахырга чаклы яхшы яңалык көтә алар.
Елга ярыннан дүрт метр ераклыкта, шактый тирән җирдән табып ала водолаз Алмазның гәүдәсен. Ярга алып чыккач та, баласы өстенә сыгылып төшә ана. Газизен күкрәгенә кысып, үкереп елый ул...
– Иннә лилләһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун! Аллаһтан килдек, Аллаһ каршына китәбез... Сабыр ит, Гөлсара, Рәмис, – диде җыелган кешеләр юатырга теләп. Акылдан шашарлык хәлгә килгән Гөлсара шунда гына аңына килде, бу сүзләргә ышанмыйча, бер баласына, бер янында чүмәшкән кешеләргә карады, аннан: «Улым, Алмаз, ач күзеңне!» – дип өзгәләнде. Барча кеше олы хәсрәттән шашып калды.
Егетне Спас районы Иске Рәҗәп авылында туган көне 18 августка бер ай кала җирләделәр. Аның белән хушлашыр өчен Чаллыдан сыйныфташлары, барлык дуслары, укытучылары берничә автобус белән кайттылар. Шундый изге җанлы, акыллы, сөлектәй егетнең үлү хәбәренә беркемнең дә ышанасы килмәде.
Хәсрәттән иң яхшы дәва – вакыт, диләр. Көннәр үтә торды, ә күңел тынычлыгы килмәде. Киресенчә, вакыт узган саен борчылу, эч пошу арта барды.
Ике ай буе рәтләп йоклый алмады Гөлсара. Ябыгып эштән чыккан, йөзе соры төскә кергән хатыны өчен борчылып, ире дә тәмам бетереште. Кая барса, нишләсә дә, күз алдында гел улы булды. Авылга кайткан саен улы салган мунчаның бүрәләрен сыйпап-сыйпап елый, каберенә барып сәгатьләр буе аның белән сөйләшеп, серләшеп кайта ана.
– Киттең, улым ...
Кайтмаска дип киттең,
Ерагайды безнең аралар.
Дәва табып булмый бу кайгыдан,
Йөрәгемдә канлы яралар.
Нигә иртә калдырыплар киттең...
Ямен тапмыйм якты дөньяның?..
Син киткәчтән күктә кояш сүнде,
Нуры тонык синсез, ул айның.
Бигрәк яшьли киттең...
Ник ашыктың
Безне ташлап шулай еракка?
Күз яшьләрем кипте, инде күптән
Булмый хәтта хәзер елап та.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар
1
0
Мэнге тозэлмэслек яра
0
0