16+

Суслонгер газапларын кичкән 102 яшьлек ветеран ниләр васыять итә

Тау итәгенә сыенган Түбән Кама районы Колмакчы авылының гаҗәеп табигате әнә шундый әҗердән сөендерә – озын гомерле халык яши биредә.

Суслонгер газапларын кичкән 102 яшьлек ветеран ниләр васыять итә

Тау итәгенә сыенган Түбән Кама районы Колмакчы авылының гаҗәеп табигате әнә шундый әҗердән сөендерә – озын гомерле халык яши биредә.

Мирсәяф ага да гасырны узып киткән, бер үк урамда каршы як күршесе булып гомер итүче Асия әби Фәйзетдинова да 101 нче гомер бәйләменә керешкән. Чишмә сулары, уңдырышлы туфрагы, мәгърур тау һавасының бер хикмәте дими нәрсә дисең инде моны?!

 “Халык дошманы...”

Асия апа колакка гына бирешкән, күзлексез укый, ә менә Мирсәяф абый егетләр кебек әле. Төз йөри, үз акылында, хәтере аяз, зиһене бөтен.

– Кышларын өй сакласам да, җәйләрен капка төпләренә чыгып утырам. Асия дә чыга. Исәнмени әле син кортка, дим үзен күргәч. Өч кычкырам, ишетми генә. Аннары сер бирәсе килмичә, сине узып киткәнче яшим дигән була. Ул куа килә, ә минем тоттырмаска исәп, тагын ничә еллар ярышырбыз, – дип елмая Мирсәяф ага.

Бәрәкәтле гомер ияләренең татулык, күршелек хакын хаклаулары – яшь буынга үрнәк. Күпме авырлык, чиксез михнәт күрсәләр дә, күңелләре әле дә матурлыкка мөкиббән.

– Безнең балачак бик болгавыр елларга туры килде. Гаиләдә 4 бала үстек, мин – икенчесе. Әти белән әни үтә тырыш кешеләр иде мәрхүмкәйләрем. Әти халыктан тире, йон җыйган. Йортыбызга өстәп, янкорма ясаган, түбәсен, беләсезме, ул елларда ук черепица калаеннан яптырган. Кайдан юнәткәндер, белмим. Бик әйбәт яшәгәнбез дә бит, теге каһәр көннәр җиткән. 1931 елны кулак дип, өебезне тартып алдылар. 7 ел өйсез яшәдек, кайларга гына барып бәрелмәдек без. Халык дошманы дигән тамга тактылар... Интегүләребез. Эшсез, йортсыз, 6 кеше җан асрап кара син! Әти мәрхүмкәем, Чистайга барып эшләп йөрде. Якын-тирәдә эш бирмичә тилмерттеләр безне. Аннары әтине Пермьгә җибәрделәр. Ярый атмадылар әле дип сөенгән идек тә, барыбер шунда үлеп калды ул. Ә мине, яшүсмер чагымда Донбасс шахталарына озаттылар. Сугыш башлангач, аннан качып кайттым. Авылда әни бар бит, аны сагындым. Сагынудан бигрәк, кызгана идем әнине, гел кимсетеләдер, кыерсыталардыр шикелле тоелды. Авылга кайтып күпме генә тордым икән, 18 яшең тулды инде дип мине сугышка җибәрделәр, – ди Мирсәяф ага.

Авылдан чыгып киткәч тә ут эченә барып керми әле ул. Бераз булса да русча сукаларга, атарга өйрәнерсез дип Суслонгер җиренә китерәләр. Менә анда көтә газаплы михнәт, җәһәннәм утына эләгүләрен китап итеп язарлык.

– Сугышта ичмасам кулга корал тотып, ил иминлеген яклап сугыштык. Ә монда бит бер дә юкка җәзаландык. Зыкы салкын көннәрдә 10 чакрым ераклыкка кадәр барып урман кисәбез, икенче көнне ташыйбыз. Әгәр дә кушар эш табылмаса, өченче көнне шул кискән агачларны кире илттерәләр, дүртенче көнне кабат күтәреп алып кайтабыз, ул ач тотулары... Өс-баш юка, сәләмә иде. Ворошилов килеп чик куймаса, шунда бетәсе идек без, – ди Мирсәяф ага.

“Артыгын сорап алып булмый”

Шөкер, сугыштан имин кайтып җитә ул. 1949 елны өйләнеп җибәрә. Акыл белән тормыш иткән эшчән тырыш егетнең авылда дәрәҗәсе дә арта.

– Газизә апагыз вафат инде, бергә 62 ел яшәдек, 86 яшенә җиткәч бакыйлыкка кузгалды. Чыгышлары белән Болгар ягыннан, бу якларга теге заманда шул чукындырылудан куркып килеп утырганнар. Әтисе халык табибы иде, төрле төнәтмәләр ясап, халыкны дәвалап көн итте. Мине бригадир итеп куйдылар, ә Газизә сөт җыйды. Аңа да эләкте авырлык, үгез җигеп тә, сыер иярләп тә йөрде, зарланган сүз ишетмәдем. Ат җигеп сөт ташыганда  каршы әйткән бер генә сүзем булды, сөт илткән бидоннарына кире кайтканда аертылган сөт тутыра иде. Аларны бит ат арбасына күтәреп төяргә дә кирәк, үзеңә өстәмә авырлык китереп, эшең юк кеше кебек, шуны авыл буйлап, өй борынча таратып йөрмә инде,  дидем. Ул аларны ачлыктан шешенгән халыкка дип алып кайта иде, күземә карап торалар, тамакларыннан шул сөт булса да үтсен, рәхмәт әйтеп, куанып алулары гына да ни тора, дигәч, бүтән сүз кузгатмадым инде. Соңрак халыктан салым җыюны да аңа тактылар, йомыркасы, йоны өстәлде.  Матур яшәдек без. Эчү белән кайнашмадым, гаиләгә дә ул яктан авырлык китермәдем, авыл халкы белән дә аңлашып эшләдем. Тормышы авыр гаиләләр күмәк хуҗалык милкенә кул сузганда күрмәдем, чарасыздан бит ул, бүтәнчә чамасы булмагач, салам, көрпә алып кайта. Ә инде, салам сатып, аракылык акча эшләргә теләүчеләрнең юлына аркылы төштем, алай ярамый, монысы инде чын бурлыкка керә, дидем. Рәхәтлектән азыну! – ди аксакал.

Менә шуның өчен дә хөрмәт итәләр аны, гаделлеген бүген дә сагынып сөйлиләр.

– Газизә белән 6 бала үстердек. Тәрбиягә кырысрак иде ул, балаларның китап тотып утырганнарын күрсә, башта тыштагы эшне бетереп керегез, аннары китап-дәфтәргә ябышырсыз дия иде. Хәзергеләр бит, дәресенә керешкән бала янында аяк очларына гына басып йөрергә яраталар, кая аңа эш кушу! Без эш тәрбиясе белән үстердек. Ишегем беркайчан да бикле булмады, төнләме, киченме башына бәла төшкәндә гел үземә йөгереп килделәр. 82 яшемә кадәр сыер асрадым! Балалар кайтып җитмәсә, үзем чыгып сава идем, хәзер дә эшкә иренмим, тик эшләргә генә ирек бирмиләр. Сүзем сүз әле дә, йорт башлыгы да үзем! – ди ул.

Яллар җитсә, Мирсәяф аганың йорты тулы кунак җыела. Оныклары, оныкчыклары кайтып җитә.

– Коръән ашлары үткәргәндә, берәр баламмы, оныгыммы кайтмый калса, кая алар дип сорыйм. Эше чыккан, диләр. Һәрвакыт бер сүзне әйтәм: сәбәбен түгел, җаен эзләгез, дим. 9 оныгым, 16 оныкчыгым, 1 йолдызчыгым бар, аларга васыятем шул – әти-әниләре, балалар бер вакытта да бергә хәмерле өстәлдә утырмасыннар! Өстәленә хәмер менеп кунаклаган йортта бервакытта да бәрәкәт булмас. Әгәр дә мин хәмер белән кайнашсам, гасырны куып тота алмас идем – гыйбрәт алыгыз. Кайчагында сизенәм, яшьләрнең кыланасылары килә, бакчага чыгып, куак төбенә чүгәлиләр. Керүгә якаларына ябышмыйм, әмма ипле итеп кенә үз сүземне җайлап әйтәм. Газизә белән 62 ел бергә яшәдек, рәхмәт, бик игелекле итеп тәрбияли белде балаларны, – ди Мирсәяф ага.

Ике як күршесендә улы белән кызы алпавытныкы кадәр йорт җиткергәннәр. Рәфкать улы җитәкче урыннарда эшләп, инде лаеклы ялга чыккан. Ә олыгайган көндә күңел, шагыйрь әйтмешли, туган якка тартыла шул. Сул як күршесе булып төпләнгән кызы – Гөлүсә бер ел элек кенә 60 яшендә вафат булган. Төп йортта Вахит улы төпләнсә дә, Мирсәяф ага янында Чистайда яшәүче кызы кайтып тора.

– Вахитның атнасы икегә бүленгән. Атнаның 5 көнен Түбән Камада үткәрсә, ике көнгә минем янга кайта. Кызымның да ире Чистайда тора, ул гел ике арада. Картлыгымда хәсиятле тәрбиядә мин. Әти-әни гомерләрен гомерли торганмындыр дим үземне. Нишлисең, Аллаһы Тәгалә язган гомерләрне яшибез, артыгын да, кимен дә сорап алып булмый, – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading