Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар Гәрәев истәлегенә багышланган тетрәндергеч чара узды
Бер караганда гади генә бронежилет… Әмма ул батырлыкның да, дуслыкның да, өзелеп калган язмышның да шаһиты. Илнар Гәрәев кигән әлеге бронежилет озын һәм тетрәндергеч юл үтеп, ниһаять, батыр егет укыган Иске Кормаш мәктәбенә кайтып җитте. Чаллыдан килгән волонтерлар аны Илнарның апасы Гөлчәчәк Фасикова белән энесе Илшат Гәрәевкә тапшырды. Соңыннан кадерле истәлек мәктәп музеена куелды. Бу көнне мәктәп диварлары арасында яңгыраган хатирәләр, күз яшьләре һәм горурлык хисләре беркемне дә битараф калдырмады.
Сабыр холыклы, эшчән егет
– Илнар 1991 елның 31 июлендә Минзәлә шәһәрендә туды. Ул безнең әтинең икенче никахтан туган улы. Аннан соң төпчек энебез Илшат дөньяга килде. Бераз вакыт читтә яшәгәч, әти гаиләсе белән туган авылы Кыр-Каентүбәгә кайтты. Без алар белән гел аралашып яшәдек, кунакка барып йөрдек. Энеләрем белән дә дус булып үстек. Индира апа да безне беркайчан какмады, – дип искә ала апасы Гөлчәчәк.
Илнар кечкенәдән үк тыныч, сабыр, үз эшен җиренә җиткереп башкара торган егет булып үсә. Әмма язмыш аңа иртә сынаулар да әзерләп куя.
– Алар бик иртә ятим калдылар. Индира апа 2014 елда онкологиядән вафат булды. Әти белән Илнар бергәләп Илшатны карап үстерделәр, йорт салдылар. Әти 2021 елда вафат булды, – ди апасы.
Илнар башлангыч белемне Кыр-Каентүбәдә ала, ә 9 сыйныфны Иске Кормаш мәктәбендә тәмамлый. Аннары Актаныштагы 80 нче һөнәр училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Диплом алганнан соң армия сафларына алына, сапер булып хезмәт итә.
Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, “Әнәк” агрофирмасында механизатор булып эшли башлый.
– Эшен бик яратты. Хәтта махсус хәрби операциягә алынгач та, иптәшләре “сиңа яңа трактор кайтты” дип фотосын җибәргәннәр иде, – дип искә ала туганнары.
Хәрби хезмәт еллары
Илнар 2022 елның 27 октябрендә махсус хәрби операциягә алына. Башта Казандагы Танк училищесы полигонында хәрби өйрәнүләр үтә. Аннары мотоукчы полкы составына керә. 28 декабрьдә алар Украинаның Донецк юнәлешендәге Владимировка поселогына барып урнашалар һәм шул поселокны саклыйлар. Алгы сызыкта торуына карамастан, Илнар өч тапкыр 139 нчы штурм бригадасы белән сугышчан заданиеләрдә катнашкан.
2024 елның 13-14 мартында төнлә төрле рота һәм взводлардан җыелган алты егет сугышчан заданиегә кереп китә. 15 марттан Илнарга “хәбәрсез югалган” статусы бирелә.
Мәгълүматлар буенча, шул көнне Сладкое поселогы тирәсендә ике урман полосасы арасында биш егетнең – алар арасында Илнар да – һәлак булуы, ә берсенең генә каты яралы килеш исән калуы ачыкланган.
2024 елның октябрендә суд карары белән Илнар Гәрәев һәлак булган дип игълан ителә. 2 ноябрьдә туганнарына үлеме турында белешмә тапшырыла. Әмма бүгенге көнгә кадәр аның гәүдәсе табылмаган.
“Әти урынында иде”
Энесе Илшат абыйсын зур сагыш белән искә ала.
– Абый миннән сигез яшькә олырак иде. Ул минем өчен әти урынына калган кеше булды. Кечкенәдән үк яклап, саклап үстерде. Киңәшләрен бирә иде. Бар эшкә дә кулы ята иде. Мин аны бик сагынам. Һәлак булганына ышанып та бетә алмыйм. Гел кайтып керер кебек тоела, – ди ул.
Иске Кормаш мәктәбендә Илнар Гәрәев хөрмәтенә “Батыр партасы” да булдырылган. Аның артына уку алдынгылары, үзләрен һәр яктан үрнәк итеп күрсәткән укучылар гына утыра ала. Балалар шушы парта артына утыру өчен бар көчләрен куялар.
Урау юллар аша
Илнар белән бергә хезмәт иткән Бек кушаматлы Рөстәм Макулов узган ел Илнарның бронежилетын Чаллыга алып кайткан. Әмма төрле сәбәпләр аркасында ул аны Яңа Әлем авылында яшәүче апасы Гөлчәчәккә тапшырып өлгермәгән. Ул кабат махсус хәрби операциягә киткән һәм озак та үтми үзе дә батырларча һәлак булган.
Аның тормыш иптәше Наталья Владимировна бу бронежилетны Илнарның туганнарына тапшыруны үзенең бурычы дип санаган.
– Бек чираттагы хәрби заданиегә керер алдыннан Илнардан бронежилетын сорап торган. “Минекесе бик авыр, синеке җиңел. Сезгә районыгыздан ярдәм дә еш килә. Заданиедан чыккач кире бирермен”, – дигән. Илнар берсүзсез бронежилетын биргән. Әмма задание вакытында Бекның аркасына зыян килгән һәм ул госпитальгә эләккән. Ә Илнарны штурмга керер алдыннан полигонга алып киткәннәр. Шул рәвешле бронежилет Рөстәм кулында калган. Ул аны кыска вакытлы ялга кайтканда өйгә алып кайтты. Соңыннан кабат махсус хәрби операциягә китте һәм кире әйләнеп кайта алмады. Аның да һәлак булуына 27 майда бер ел тула. Мин иремнең әманәтен үтәп, бронежилетны Илнарның апасы Гөлчәчәк белән энесе Илшатка тапшырам, – диде.
Сугышчан дуслар хәтере
Чарага Илнар белән махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк бергә хезмәт иткән Чаллы егете Руслан Саттаров та килгән иде.
– Без Илнар белән Казандагы Танк училищесы полигонында өйрәнү вакытында таныштык. Бергә мотоукчылар полкына эләктек. Донецк якларында бер елдан артык бергә хезмәт иттек. 2023 елның җәендә бергә сакта торуыбыз соңгы күрешү булган икән. Соңыннан безне аердылар, мине икенче подразделениегә күчерделәр. Бик сирәк кенә хәбәрләшә алдык. Илнар күңелгә бик якын, бар эшкә дә кулы бара торган, чын дус булып истә калды, – ди ул.
Чаллыдан килгән волонтерлар да Илнар турында җылы хатирәләр белән уртаклаштылар. Күңелләрендә уллары сөйләвеннән Илнарга карата шул хәтле җылы хатирәләр саклана. Аларны тыңлаганда ирексездән тамак төбенә төер утырды, күздән яшь акты. Күңелдә райондашыбыз белән горурлану хисләре тантана итте.
– Безне мәктәптә Бөек Ватан сугышы геройлары үрнәгендә тәрбияләделәр. Әмма тыныч вакытта улларыбызны сугышка озатырбыз дип уйламадык, – дип сөйләде Альефтина Лысова күз яшьләре белән. – Минем улым Василийга 29 яшь иде. Ул җиде ай элек һәлак булды. Ул безнең бердәнберебез иде. Без аны җибәрергә теләмәгән идек. Әмма ул: “Әни, без бармасак, кем барыр?” – диде. Алар Илнар белән бергә хезмәт иттеләр. Мин аны якыннан белмәсәм дә, улым сөйләве буенча аның нинди яхшы егет булуын белдем. Геройларыбызга мәңгелек дан! Иң авыры – без инде оныклар үстерә алмаячакбыз. Алар мәңге безнең йөрәкләрдә.
Аның кулында егетләр үз куллары белән позывнойларын язган флаг та бар иде. Анда Илнар Гәрәевнең дә позывное – “Гарай” дип язылган.
Иптәшләре: “Безнең Гарай барысын да эшли”, – дип әйтә торган булганнар. Нинди генә техника ватылмасын, нинди генә проблема чыкмасын – Илнар барысын да төзәтеп куя торган оста егет булган.
“Без һәрвакыт бергә идек”
Илнарның беренче сыйныфтан ук бергә белем алган дусты, үзе дә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашы Финус Исламов та чарада катнашып, якын дусты турында хатирәләре белән уртаклашты.
– Без Илнар белән беренче сыйныфтан ук бер сыйныфта укыдык. Нык дус булдык. Ул бик ярдәмчел кеше иде. Нинди эш булса да, гел бергә башкардык. Авылда да күп эшләрне бергә эшләп үстек.
Махсус хәрби операциягә дә бергә киттек. Әмма Казанда безне аердылар. Икебез дә бер үк полкка эләктек, ләкин төрле батальоннарга билгеләделәр. Шуннан соң очрашу мөмкинлеге булмады. Дустымны югалту бик авыр, – диде ул.
Музейда сакланачак истәлек
Чара ахырында Гөлчәчәк Фасикова энесе Илнарның бронежилетын мәктәп музеена тапшырды.
– Монда сакланса, дөресрәк булыр. Партасы янына куярсыз, саклагыз, – диде ул.
Мәктәп директоры Филиза Гыйльфанова бу истәлекнең укучылар өчен зур тәрбияви әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
– Бу бронежилет мәктәп музееның патриотик бүлеге өчен бик кадерле экспонат булачак. Без аны сакларбыз. Батырларыбызга мәңгелек дан! – диде ул.
Чараны укучылар патриотик җырлар һәм шигырьләр белән бизәде. Чаллыдан килгән волонтерлар мәктәп җитәкчеләренә, укытучыларга һәм укучыларга шушындый бай эчтәлекле, патриотик чара оештырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Өмет өзелми
15 мартта Илнар Гәрәевнең һәлак булуына ике ел тулды. Әмма туганнары да, авылдашлары да әле һаман өмет белән яши: бәлки, аның гәүдәсе табылып, туган җиренә кайтарып җирләнер.
Кабере булмаса да, укылган догалар батыр егетнең рухына барып ирешсен иде. Илнар истәлеге туганнары күңелендә дә, авылдашлары хәтерендә дә, укучылар йөрәгендә дә мәңге сакланачак.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Актаныш районы.
Комментарийлар