Быел Татарстанда балалар бакчаларын карап тоту чыгымнары 16 млрд сум тәшкил итә. Шуның 2,5 млрд сумын ата-аналардан җыела торган взнослар тәшкил итәр дип уйланылган. Бакчада бер баланы карап тоту өчен аена уртача 7 мең сум тотыла. Бу чыгымның 6100 сумын республика бюджеты күтәрә, калган 900 сумы ата-аналар җилкәсенә төшә.
Ләкин...

Ләкин ата-аналарның взносларны вакытында түләмәве бүген бурыч җыелуга китергән. 2013 елның узган 3 аенда балалар бакчаларына түләүләр буенча ата-аналарның бурычлары 2,5 тапкырга арткан. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, балалар бакчалары өчен түләүдә гаиләдә җан башына туры килгән керемгә карап дифференциацияләнгән принцип кертергә кирәк, дип белдерде, ягъни зуррак керемле гаиләләр күбрәк түли булып чыга. Моңа гамәлдәге законнар каршы килми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар