16+

Бурычлылар фатирларыннан чыгарыла

Казан халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычы ике миллиард сумны тәшкил итә. Яңа Савин районында яшәүче бер гаиләнең бурычы 1 миллион 300 мең сумга җиткән инде хәтта.

Бурычлылар фатирларыннан чыгарыла

Казан халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычы ике миллиард сумны тәшкил итә. Яңа Савин районында яшәүче бер гаиләнең бурычы 1 миллион 300 мең сумга җиткән инде хәтта.

Б ашкала мэры Илсур Метшин киңәшмәләрдә кат-кат искәрткәнчә, бурычларны кайтару зарури һәм мәҗбүри чара. Коммуналь түләүләрнең кермәве йортларга һәм инженерлык корылмаларына төзекләндерү үткәрүнең тиешенчә финансланмавына китерә.

- Казанда 50,5 мең кешенең - йөз мең сумга якын, 1700 гаиләнең 101 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, 274 гаиләнең 600 мең сумга кадәр, ә 34 гаиләнең 600 мең сумнан да күбрәк бурычы бар, - дип белдерде шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

Автоинспекция белән берлектә, «Мобиль пристав» программа комплексы гамәлгә кертелгән. Бурычлылар, автомобильләренең дәүләт теркәү саны буенча тиз генә ачыкланганнан соң, тоткарлана, милек­ләренә арест салына.
Россия Федерациясе Торак кодексының 90 нчы маддәсенә таянып, шәһәр хакимияте ­кырыс чаралар күрергә мәҗбүр.

- Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче алты гаилә судка бирелде. Аларның гомум бурычлары ике миллион сумга якын, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Бурычлары 217 һәм 477 мең сум булган ике гаилә 27 һәм 53 квадрат метрлы фатирларыннан 9 һәм 12 квадрат метрлы бүлмәләргә чыгарыла. Өч гаилә бурычын түләп котылган, ә бер гаиләнең эше әле судта.

Искәндәр Гыйниятуллин: «Ида­рәче компанияләр бурыч­ларны кайтару өчен судларга ел саен ун меңнән артык мөрәҗәгать җи­бәрә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләп барырга тырышырга кирәк. Әгәр гаилә сәбәпсез рәвештә алты ай дәвамында түләү башкармаса, хөкемгә бирелә. Кешеләрне фатирларыннан чыгару күңелле хәл ­түгел, ләкин шәһәр хакимияте күп бурычлары җыелган гаиләләргә шушы кырыс чараны да күрергә мәҗбүр булачак», - дип кисәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading