16+

Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге ныгый

Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге (ГЧП) хакында соңгы вакытта күп сөйләнелә. Татарстанда моңа игътибар зур. Бу хакта 16 октябрьдә «Татмедиа» ААҖдә узган матбугат конференциясендә дә сөйләнелде.

Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге ныгый

Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге (ГЧП) хакында соңгы вакытта күп сөйләнелә. Татарстанда моңа игътибар зур. Бу хакта 16 октябрьдә «Татмедиа» ААҖдә узган матбугат конференциясендә дә сөйләнелде.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру максатыннан, ТР инвестицияләрне үстерү агентлыгы тарафыннан дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге кысаларында төзелгән килешүләр хакында мәгълүмат туплау буенча зур эш башкарылган. Аның җитәкчесе Линар Якупов сүзләренчә, республикада әлеге юнәлеш буенча 21 проект эшләнелгән, тагын икесе тәмамлану алдында тора. Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге проектларында шәхси инвестицияләрдән кергән сумма, федераль һәм республика бюджетыннан бирелгән акчага караганда, биш тапкырга күбрәк.
Шәхси эшмәкәрлек белән дәүләт арасындагы элемтәләрне ныгыту максатында, 18 октябрьдә фәнни-практик семинар оештырылды. Семинарда дәүләт-шәхси хезмәттәшлегенең хокук нигезе, аның формалары, проектларны әзерләү, финанслау һ.б. мөһим сораулар каралды. Әлеге чарада Халыкара финанс корпорациясе, БМОның сәнәгать үсеше буенча бүлеге (ЮНИДО) вәкилләре, тармак министрлыклары, республиканың муниципаль район хакимиятләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading