Европа күзенә карап торсаң, “авызыңны ачып” каласың
Казанда 7-8 сентябрьләрдә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә “Ростки: Россия-Кытай” беренче халыкара икътисад форумы була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда 7-8 сентябрьләрдә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә “Ростки: Россия-Кытай” беренче халыкара икътисад форумы була
— Форум кысаларында 6-8 сентябрьләрдә “Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру” күргәзмәсе дә үткәрелә. Анда Россиядән һәм Белоруссиядән 61 экспонент катнашып үзләренең продукциясен күрсәтә. Эшкуарларга эре предприятиеләр белән аралашу мөмкинлеге тудырыла,-дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Марат Ахматов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев әйткәнчә, Россиянең 55 төбәге һәм 20 чит ил “Ростки: Россия-Кытай” форумында катнашырга заявка җибәргән.
“Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру” күргәзмәсендә катнашачак мәгълүм бер компаниянең генераль директоры Павел Борисов:”Санкцияләр, бәлки, бетерелер, дип өметләнеп, кайбер компанияләр чит ил товарларына алмаш булдыруны сузыбрак тордылар. Хәзер технологияләр булдыру максатында эш кузгалды, бу –яхшы хәл,”-диде.
Марат Ахматов сүзләренә караганда, республикада “Татпромстан” берләшмәсе станоклар җитештерү юнәлешендә актив эшли. Күргәзмәдә алар да үзләренең технологияләрен күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар