Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин форум кысаларында оештырылган “Россия хәләл экспо”, төзелеш, техника күргәзмәләре белән танышты. “Казан Экспо”да 12 илдән килгән шеф-поварларның осталык бәйгесе дә бара.
Ислам финансы, мәдәният, медицина, мәгариф, ислам модасы, эшлекле хатын-кызлар хезмәттәшлеге, туристлык темаларына сессияләр һәм түгәрәк өстәлләр уза. “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы “Киләчәк медиасы бүген: контент һәм технологияләр” темасына медиасессия оештырды.
“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чит илләрнең Татарстан белән кызыксынуы артуын әйтте.
– Төркиянең, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең, Мисырның, Малайзиянең, Индонезиянең әйдаман медиаоешмаларының җитәкчеләре безнең белән бүген. Бу безнең уртак тырышлыкның нәтиҗәсен раслый . Казан форумы – Россия белән Ислам дөньясы арасындагы күпер, – диде Айдар Сәлимгәрәев.
Казан форумы 2009 елдан бирле үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар